7


  • Учителю
  • Выступление Бала тәрбияләүдә әти – әни һәм тәрбияченең роле.

Выступление Бала тәрбияләүдә әти – әни һәм тәрбияченең роле.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бала тәрбияләүдә әти - әни һәм тәрбияченең роле.

</ Балалар безнең киләчәгебез. Ә аларга дөрес тәрбия бирү-бәхетле киләчәк. Чөнки җирдә иң олы байлык-балаларыбыз. Алар безнең җирдә яшәү максатыбыз, дәвамыбыз.

А.М.Горький баланы "Кечкенә кеше" дип атаган. Баланы сабый чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Чөнки бала чакта формалашкан күзаллау һәм гадәтләр системасы нык була. Без тәрбиячеләр һәм әти-әниләр баланың сабый чакта ярдәмгә мохтаҗ икәнен беләбез.

Баланы тәрбияләүдә чолгап алган тирәлек тә бәйле. Бала өлкәннәрне күрә, предметлар һәм күренешләр арасындагы иң гади бәйләнешләрне аңлый башлый. Баланы чолгап алган тирәлектән аерып куя, үз хисләре белән идарә итә башлый.

Саф, чиста күңелле,бер гөнаһсыз, тирә - юньнән бары яхшылык кына алган сабыйлар белән - без тәрбиячеләр эшлибез. Бу бәхет түгел мени? Белем биреп, тәрбияләп, аның шәхесен сындырмаска,кабатланмас гамсез балачагын бәхетле итәргә кирәк.

Баланы тәрбияләүдә алтын урталыкны да табу кирәк. Яратып, кадерләп, уйнатып тәрбия биргәндә генә балага тәрбия биреп була. Һәр балага аерым караш,аерым фикер, аңа гына аталган сүз, аның күңеленә генә илтә торган юл бар. Һәр балага юл таба белергә кирәк.

Балаларны уен аша тәрбияләү зур роль уйный. Уйнасыннар, әйдә рәхәтләнеп уйнасыннар.Төп шөгыльләре уен бит аларның. Менә шул уен аша дөньяны танып белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, уенда хыялларын чынга ашырсыннар. Уен уйнап киләчәктә әти-әни булырга әзерләнсеннәр. Бала уен аша әти-әнинең гореф- гадәтләрен белә. Уен аша сөйләмнәре камилләшә, матур гадәтләре, белемнәре арта.

Балаларны әкият аша тәрбияләп була. Төрле әкиятләр уку, сәхнәләштерү бала күңеленә тиз керә.

Балаларны күп яклап ачарга, үстерергә,аларга күпкырлы белем бирергә кирәк.Табигатнең матурлыгын да күрә белеп бала үсәргә тиеш.

Тәрбияче һәр балага якын килеп, һәркайсының көен белеп, төрлесе белән төрлечә аралашып, тиешенчә дөрес тәрбия бирергә без бурычлы. Аны белемле булырга, белемнәрне, авырлыкларны җиңүдә куллана белергә өйрәтергә кирәк. Безнең максат-баланы белем белән туплап кына түгел, аныотышлы һәм файдалы куллана белү кирәк. Тагын бер мөһим шартның берсе-тәрбияче белән әти-әни берлектә баланы никадәр иртәрәк тәрбияли башласак ,аның нәтиҗәсе шулкадәр яхшы була.

Баланы тәрбияләгәндә тәрбияче һәм әти-әни киңәшчедә, психологта, остазда була белергә кирәк.

Бала тәрбияләүдә без тәрбиячеләргә, әти-әниләргә заманадан яңалыклардан артта калырга ярамый, киресенчә алда барырга кирәк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал