7


  • Учителю
  • Белем бирү эшчәнлеге Экскурсия маршрутын өйрәнү (Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Белем бирү эшчәнлеге Экскурсия маршрутын өйрәнү (Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Экскурсия маршрутын өйрәнү"

Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Төркем: Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек

Проблема: урамдагы хәвеф-хәтәрне ничек булдырмаска?

Максат: балаларның җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

1.Микрорайон картасында ориентлашырга, маршрутны чагыштырырга өйрәтүне, юл билгеләре белән танышуны дәвам итү. Күзәтүчәнлекне, игътибар, сөйләмне, тиз фикерли белүне, реакция тизлеген үстерү.

2.Белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу теләге үстерү.

3.Урамда үзеңне тоту культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Алдан башкарыласы эшләр:

-педагоглар белән: микрорайон картасында ориентлашырга, балалар бакчасы-"Әкият" курчак театры маршрутын тирәнтен өйрәнү;

-үстерешле тирәлек булдыру: маршрут буенча слайдлар ясау, театральләштерелгән уен өчен костюмнар әзерләү, юл билгеләре, светофор, юл өсте җәяүле билгеләре булдыру;

-әти-әниләр белән: экскурсия турында, маршрут буенча сөйләшү алып бару, балалар белән бергә өйдә экскурсия маршрутының рәсем-схемасын ясарга тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-урамдагы куркыныч ситуацияне күрә һәм аннан чыгу юлларын таба белү;

-өлкәннәр һәм иптәшләре белән иркен аралаша белү;

-тиз фикер йөртә белү.

Башка белем бирү өлкәләре белән бәйләнеше: "сөйләм үсеше", "Социаль-шәхси үсеш", "нәфис-нәфасәти үсеш".

Конспект "Балаларны зур шәһәрнең үстерешле тирәлегендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү" проектының бер өлеше булып тора.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче һәм балалар түгәрәккә җыелалар:

Әй, балалар, килегез,

Бер-берегезгә карагыз.

Куллар белән исәнләшик,

Бер-беребезгә елмайик.



Әңгәмә. Тәрбияче: балалар, балалар бакчасыннан кайларга экскурсиягә барганыбыз бар? (Бөек Ватан сугышы музеена, герой шагыйрь М.Җәлил музей-квартирасына, мәктәп китапханәсенә бардык). Без анда ничек бардык? (автобус белән, җәяү бардык). Без сезнең белән тагын кая экскурсиягә барырга планлаштырабыз? ("Әкият" курчак театрына). (слайд 1) Курчак театры кайсы урамда урнашкан? (Петербург урамында урнашкан). Ул балалар бакчасына якын урнашкан, анда җәяү барырга була. Экскурсиягә җәяү барасы булгач, безгә аның маршрутын өйрәнергә кирәк.

Төп өлеш. Без сезгә өйдә, әти-әниләрегез белән бергә, балалар бакчасы- "Әкият" курчак театры маршрутының рәсем- схемасын ясарга тәкъдим иткән идек. Менә сезнең рәсемнәрегездән күргәзмә ясадык. Сез барыгыз да актив катнаштыгыз, бик яхшы. Әйдәгез, балалар, рәсемнәрегезне карыйк әле.(Балалар күргәзмә янына киләләр, рәсемнәрне карыйлар). Барыгызның да рәсем-схемалары төгәл, аңлаешлы ясалган, ләкин безгә бер рәсемне сайлап алырга һәм шул рәсем буенча маршрутны өйрәнергә кирәк. Гадел булсын өчен ничек сайларга? (Балалар үзләре санагыч белән сайларга кирәк дигән нәтиҗәгә килергә тиешләр). Сез бик дөрес фикергә килдегез, әйдәгез санагыч белән саныйк. (Бер бала санагыч белән саный, кем чыга, шуның рәсем-схемасын алып кулланалар). Хәзер без Муратның рәсеме буенча һәм экрандагы рәсемнәргә карап маршрутны өйрәнә башлыйбыз. (Балалалар утыралар).

Безнең балалар бакчасы урнашкан урам ничек атала? (Спартак урамы).

Әйдәгез урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшереп сөйләшик. (Үзеңне тыныч тотарга, бер-береңнән калмаска, таныш түгел чит кешеләр белән әңгәмә кормаска).

Балалар, бакчадан чыккач, Муратның рәсеме буенча уң якка борылырга кирәк, бу нинди урам? (Спартак урамы). Экранга да карыйк әле. (Слайд 2). Урамның кайсы өлешеннән барабыз? (Тротуардан, уң як кырыеннан). Мурат, әйдә аңлат әле, бераз баргач нинди урамга килеп чыгабыз? (Туфан Миннуллин урамына килеп чыгабыз) (Слайд 3 күрсәтелә) Бу урам буйлап бераз баргач, юл чатына килеп җитәбез. Нәрсә ул юл чаты? (Ул юллар киселеше). (Слайд 4 күрсәтелә) Хәзер безгә юлны аркылы чыгарга кирәк. Кайсы урыннан юлны аркылы чыгарга мөмкин? (җир өсте җәяүле юлы билгесе буенча, светофор сигналына карап, башта сулга, аннары уңга карап).

Юлны аркылы чыккач юлыбызны ничек дәвам итәбез? Рәсемгә карап кем аңлатырга тели? (Турыга, тротуарның уң як кырыеннан, Т.Миннуллин урамы байлап). (Слайд 5 күрсәтелә). (Юл кырыенда нинди юл билгеләрен күрүләре турында сөйләшергә була).

Балалар карыйк әле, юлның уң ягында нәрсә, сул ягында нәрсә урнашкан? (Сул ягында серковь (Слайд6), уң ягында туган авылым күңел ачу комплексы(Слайд7). Әйдәгез бездә ял итеп алыйк. Физ. минут.

Тротуардан баргач нинди урамга килеп чыгабыз? (Бер бала рәсем-схема буенча сөйли: Петербург урамына килеп чыгабыз). Хәзер безгә юл аркылы чыгарга кирәк. (Слайд 8). Бу юл чатында юл хәрәкәтен нинди светофорлар көйләп тора. (Җәяүлеләр һәм транспорт светофорлары). Балалар кагыйдәләрне үтәп юл аша чыгулары турында аңлатып сөйлиләр.

Муратның рәсем схемасы буенча хәзер кайсы якка таба борылабыз? (Уң якка таба борылыбыз). Хәзер юлыбызны ничек дәвам итәбез? (Тротуарның уң як кырыеннан, турыга барабыз). Һәм "Әкият" курчак театрына килеп чыгабыз. Курчак театрына карагыз әле, нинди ул? (Зур, матур, бизәлгән, якты).(Слайд 9)

Балалар безнең монда костюмнар бар. Бу костюмнар кайсы әкият геройларыныкы? Әйдәгез үзегезне яшь артистлар дип хис итегез.(Балалар костюмнарны үзләре алып кияләр һәм әкиятне күрсәтәләр).

Инсенировка (юл хәрәкәте буенча)





Уенлы практик өлеш. Балалар кайтканда ничек кайтабыз? (Шул ук маршрут буенча) Безгә ничә юл чатын үтәргә кирәк булачак? (Ике юл чатын үтәбез). (Светофор, юл билгесе, җир өсте җәяүле юлы куела). Менә юл чаты әзерләнгән, юл аркылы ничек чыгабыз? (Балалар үзләре аңлаталар һәм күрсәтәләр).

Йомгаклау өлеше. Балалар без бүген нәрсә өйрәндек? (Балалар бакчасы-"Әкият" курчак театры маршрутын өйрәндек). Бик яхшы. Хәзер без бу хәвефсез маршрут буенча экскурсиягә бара алабыз.











































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал