7


  • Учителю
  • Занятие Әбием,бабаем -минем кадерлеләрем

Занятие Әбием,бабаем -минем кадерлеләрем

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий. (1.10.2016)



Сәламләү өчен кечкенә балалар сүз ала.



Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Бүген гади көн түгел.

Бүген - өлкәннәрбәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.



Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килгән мәктәпкә

Атлап кояшлы юлдан.



Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.



Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.





Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә,

Хөрмәт итәбез сезне.





Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Өлкәннәрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.





Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!





Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк - кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!



Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау - сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.



Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау - сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.



Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.



Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга.

Телим сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.





А.б. Хәерле көн, кадерле өлкәннәребез, килгән кунаклар!

Кадерлеләрдән - кадерлерәк, сөйкемлеләрдән - сөйкемлерәк, шәфкатъле, михербанлы,олы җанлы өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшеп һәм рәхәтләнеп ял итик әле. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны михербанлы, шәфкатъле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез бик кирәк. Гаиләдә дә буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен. Сау - сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз,хөрмәтле укытучыларыбыз!! Без сезне һәрвакыт хөрмәт итәргә тиешбез.

Ә хәзер, үзенең тәбрикләү сүзен сезгә җиткерү өчен "Кояшкай " балалар бакчасы җитәкчесе Ләйлә нургали кызына бирәбез. Рәхим итегез!



А.б.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идек

Әгәр килсә безнең куллардан!



Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

-------------------------------------------------------------------------------------------



А.б Гомерләре буе хезмәттә кайнаган укытучыларыбыз,техник хезмәткәрләребез зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Кадерле өлкәннәребезгә,

Хөрмәтебез бик зур безнең.

Шундый кешеләр булганга

Шатлана күңел безнең.



___________________________________________________

____________________________________________________



А .б.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, бердә, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

____________________________________________________

____________________________________________________



А.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.



Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!



Сезне хөрмәтләп _________________________________________________

_________________________________________________



А.б.

Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.



  • Пенсия акчам - кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.



  • Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач "Дәү әни!"-дип

Китерер күчтәнәчен...



Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.



Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.



_________________________________________________

____________________________________________________________



А.б. Бәйрәм итик шатланышып

Әйдәгез әле, бергә-бергә,

Безнең бергә булуыбыз

Китсен бөтен гомергә.



Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.



Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек ите







А.б.



Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән



Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.



Бию







А.б.



Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.





Җыр

А.б.

Бер җырың - бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?









А.б

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.



Бию_____________________________________________________________________________________



А.б.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.



Җыр.





А.б.



Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.



Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

Хөрмәтле, кунаклар, кадерле өлкәннәребез хәзер сүзне гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова Гөлсинә Вагыйз кызына бирәбез. Рәхим итегез Гөлсинә апа!!!















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал