7


  • Учителю
  • Сценарий развлечения Каз өмәседля подготовительной группы

Сценарий развлечения Каз өмәседля подготовительной группы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Казөмәсе».

1 алып баручы: Хәерле көе, дуслар, хәерле көн! Бәйрәмебез котлы, мөбәрәк булсын!

2 алып баручы: Бүген бездә каз өмәсе,

Каз өмәсе бүген бездә.

Каз йолкырга килгән кызлар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

1 бала: Каз канаты, каз өмәсе

Елларына бер генә.

Гомер буе онытылмый

Туып-үскән ил генә.





2 бала: Каз канаты, каз өмәсе-

Борынгыдан калган йола.

Сездә була, бездә була,

Күңел шатлыкка тула.





3 бала: Каз канаты каурый-каурый,

Коймак майларга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч тә,

Бу дөнья нигә ярый.

4 бала: Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага

Шау-гөр килә һәммәсе!





Балалар татар биюен башкаралар!

Хуҗа кызы: Әйдәгез, кызлар, әйдәгез. Әти казларның эшен бетерде, эш бездән генә тора.

2 кыз: Кызлар, тизрәк эшкә тотынсак, эшебез дә тизрәк бетәр.





"Тала-тала" җырын җырлап эшлиләр (казларны йолкылар).





3 кыз: Гүзәлнең казы чистарак булган бит, кызлар!!!

4 кыз: Әй уңган да инде, безнең Гүзәлебез. Нәрсә тотынса, шуңа кулы килеп тора.

5 кыз: Безнеке дә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз, ялт иттердек.





5 бала: Каз өмәсе, каз өмәсе

Каз өмәсе күңелле.

Казлар кебек канат кага,

Безнең кызлар түгелме?!





6 бала: Каз өмәсендә җырлыйбыз,

Җырны гаеп итмәгез.

Кышлар җиткәч, казлар кебек

Безне ташлап китмәгез.









"Каз канаты" җырлы- бию башкарыла.





Хуҗа кызы: Кызлар, егетләр киләме соң? Шау-гөр киләләр...

Егетләр керәләр!

1 егет: Нигә кертмисез инде, кызлар?! Кертегез инде, туңдык бит...

4 кыз: Канат сатабыз, канат,

Ап- агын сайлап, карап,

Кемгә кирәк, алыгыз,

Бармы акча-ялыгыз.





2 егет: Канатыгыз кыйммәтме?

2 кыз: Канатыбыз 1 алтын.

3 егет: Кыйммәт икән: 1 алтын ой-ой!

4 егет: Канатлар сездә калсын...

3 кыз: Егетләр, ачуланмагыз инде, әйдәгез җырлап-уйнап алыйк әле.





"Чума-үрдәк, чума каз" уены уйнала.





1 алып баручы: Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп

Ярлар табып калыгыз.





2 алып баручы: Сокланырсыз сылу кызга,

Чыңлар чулпы, төймәсе.

Борынгыдан килгән йола-

Татарның каз өмәсе!





«Татарстан Республикасы Буа шәһәре "Ромашка" гомүми үстерү төрендәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе.





























"КАЗ ӨМӘСЕ"

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кичә)









</















Татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр:

Кәримова Р.А

Әхмәдуллова А.М





Җыр җитәкчесе:

Бабынина Л.М







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал