7


  • Учителю
  • Нуриева З.Р. “Безнең өчен олы кунаклар” Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу конспекты

Нуриева З.Р. “Безнең өчен олы кунаклар” Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"





























"Безнең өчен олы кунаклар"

Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу конспекты





































Конспектны төзеде: Нуриева Зинфира

2013 ел





Бәйрәмнең максаты: 1 Октябрь- Өлкәннәр көне бәйрәме белән таныштыру; зурларны яратырга, аларга игътибарлы булырга өйрәтү.

Көй яңгырый, балалар залга керәләр.

Алып баручы:Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле өлкәннәребез. Бүген бездә зур бәйрәм, өлкәннәр көне! Бу бәйрәм ХХ гасырда барлыкка килгән. Бездә Рәсәйдә 1992 елның 1 октябреннән бәйрәм итәләр. Әйдәгез әле, кадерлеләребез, бөтен мәшәкатләрне онытып бер ял итеп алыйк.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шуңа шатлана күңел

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Җыр: "Җырлап яшәр чагыбыз" (зурлар төркеме)

Балалар шигырь сөйлиләр

1. "Олы кунаклар".

Безгә бүген кем килә?

Саескан күптән белә.

Өйдә пешә пәрәмәч

Бәлеш исләре килә.

Өстәлебездә әзер

Мунча куйган ягылып

Килә олы кунаклар,

Көтәм күптән ,сагынып.

Килә ике әбием,

Килә ике бабам

Мин аларны яратам

Һәр вакыт көтеп алам.

2."Дәү әнигә күчтәнәч".

Тутырдык без тартмага

Өрек,йөзем,алманы

Салдык чәйдә,конфетта-

Буш урыннар калмады

Әй сөенер дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч

Кызык булыр ул аңа,

Алдан белеп көтмәгәч.

  1. "Оекбаш" .

Кыш көне салкын булса да

Һич туңмый минем аяк

Җылыта аны дәү әни

Бәйләп биргән йон оек.

Сарык йоны җылы була.

Бар бит тагын шунысы

Күчкән аңа дәү әнием

Кулларының җылысы.

4."Дәү әнием"

Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Мин бакчага киткәндә

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала ,

Бигрәк әйбәт инде!

5."Иңнәремдә -фәрештәләр".

Иңнәреңдә -фәрештәләр,-

Ди миңа ак әбием

Оҗмах кошым,-дип сөяләр

Әтием Һәм әнием

Үзе тарих,тере тарих

Безнең әби-бабабыз.

Зурласак кына аларны

Олы булып калабыз.

Алып баручы: Бу көнне сезгә йөрәк җылыгыз өчен, эшкә түккән көчегез өчен, яшь буынга үзегезнең тәҗрибәгезне җиткергәнегез очен зур рэхмэтлэребезне әйтәсебез килә. Бәйрәмебезне дәвам итеп җыр "Әтәчем" трио башкаруында.

Җыр "Әтәчем" (трио)

Балалар шигырь сөйлиләр

6. Дөньяда иң җылы әби-

Безнең әби беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

7."Булышабыз."

Минем тешем чыга гына,

Бабамныкы коела.

Коелган теш урынына

Яңалары куела.

Минем чәчем каралганда,

Бабамныкы агара.

Ап-ак чәчләр бигрәк матур.

Килешеп тора аңарга.

Бабам машинада йөртми,

Матайгада утырмый

Ишек алдында,бакчада

Бер минутта тик тормый

Мин аңар булышып йөрим

Ул булыша әбигә

әбием дә шундый уңган

Ярдәм итә әнигә.

8."Әбиемне яратам".

Мин үзем шәҺәрдә яшим,

Авылга кайтам җәен.

Чөнки ул авылда яши

Яраткан әбекәем.

Мин үскәч әбием белән

Авылда торачакмын

Әбием картаеп киткәч

Ярдәмче булачакмын.

9."Минем әбием."

Әбием күзлек кия

Чәчләренә чал кунган

Бер көн дә соңга калмый

Иртүк тора йокыдан.

Әбекәй, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам,яратам,

Яратам мин аны!

10."Әбием килгән".

Өйгә кайтсам,өй балкыган-

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул белгән!

"Күрим әле улымны!"-дип,

Әбием килгән!





Алып баручы: Безнең өлкәннәребезне мәктәпкә әзерлек төркеме дә котлыйсы килә. Сүзне аларга бирик, рәхим итегез.

Җыр "У Калинушки" (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Алып баручы: Әйдәгез әле, өлкәннәребез, сезне сынап карыйк.

  1. Татарстандагы кайсы шәһәр исеме балык исеме белән атала? (Алабуга)

  2. Татарстандагы нинди шәһәр исеме боерык фигыль була ала? (Бөгелмә)

  3. Башы төс, уртасы сыеклык, ахыры- бай! Бу нинди авыл исеме? (Аксубай)

  4. Дөньяда иң күп су эчүче хайванны әйтә аласызмы? (Чүл дөясен туйганчы эчертү өчен 250 л су кирәк)

  5. Ат дагасыз булмый,

Батыр ...... (ярасыз булмый)

Булдырдыгыз, ә хәзер сүзне нәни дусларыбызга бирик.

11.Пусть сегодня ваше сердце

Согревают улыбки и теплые слова

И пусть праздник подарит Вам

Чудесные настроение.которое

Надолго останется с Вами.

Хоровод "Матрешки" (кызлар башкаруында)

Җыр "Өебезнең кояшы"

Алып баручы: Әйдәгез әле ярышып та алыйк.

Ярыш "Бәрәңге әрчү"

Татар биюе (зурлар төркеме)

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без.

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөняны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул

Сау-сәламәт булып озак яшәү

</ Үзе бәхет,үзе шатлык ул.





Рус халык әкияте "Шалкан "

Катнашалар: Шалкан-Мухаммад-Али, Бабай-Ильшат, Әби-Сөмбель, Кыз-Әминә, Эт-Илнур, Песи-Камилла, Тычкан-Рузан.

Алып баручы: Хөрмәтле өлкәннәребез, гел шундый шат күнелле булыгыз. Алдагы көннәрегез бәхеттә, сәламәтлектә үтсен, Амин. Вакыт табып безгә килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, безнең балаларның концерты сезгә ошагандыр дип ышанып калабыз. Сүзне балалрга бирәбез.

Музыка җитәкчесе җырлар Айназ Халилова



















































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал