7


  • Учителю
  • План конспект занятия по рисованию по стихотворению Тукая во второй младшей группе ДОУ

План конспект занятия по рисованию по стихотворению Тукая во второй младшей группе ДОУ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3

План конспект занятия по рисованию во второй младшей группе по стихотворению Г. Тукая "Бала белән күбәләк"









МАКСАТ: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күбәләк турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларга карата кайгыртучанлык,сак караш тәрбияләү, аны бармаклар ярдәмендә бизәргә күнектерү. Төсләр аеру өстендә эшләү.

Шөгыль барышы:

Без бүген Габдулла Тукайның "Бала һәм күбәләк" шигырен өйрәнербез. Һәм шушы шигырьгә нигезләнеп,күбәләкнең "күлмәгенә" бизәкләр төшерербез.

Шөгыльне башлар алдыннан, бераз искә төшерик әле, кем ул Габдулла Тукай?

Балаларның җаваплары тыңлана. Шагыйрь турында бераз информация бирелә. Балалар,Габдулла Тукай ул- татар халкының күренекле шагыйре. Ул бик күп шигырьләр язган,балалар өчен әкиятләр иҗат иткән. Мәсәлән, "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләре. Ә бүген мин сезгә аның "Бала белән күбәләк" дип аталган шигырен укып китәрмен. Игътибар белән генә тыңлагыз:





Бала:

Әйт әле,Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсын син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?





Күбәләк:

Мин торам урманда,

Болында ,кырларда;

Уйныймын,очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы,рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.





-Сезгә шигырь ошадымы?

-Монда сүз нәрсә турынды бара?

-Күбәләк кайларда яши?

-Сез күбәләкләр тотасызмы? кебек сорауларга балаларның җаваплары тыңлана. Күбәләкләрне тотарага, куарга ярамаганлыгы искәртелә. Инде утыра-утыра аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк





Ял минуты.





Күбәләк булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз.

Чәчәктән чәчәккә сикереп,

Өскә карап алабыз.

Менә минем уң канатым,

Менә минем сул канатым

Менә җир,менә һава.

Үрелик әле алга.

Утырып-торып алыйк,

Урыннарга таралыйк.





-Әйдәгез,балалар,өстәлләр артына утырышыйк. Ә хәзер без сезнең белән күбәләкне бизи башларбыз, мин сезгә әзер күбәләк өлгеләре-рәсемнәре таратам. Һәркайсыгызның алдында, буяулар бар,бармакларның очын батырып,аны күбәләкнең "күлмәгенә" төшерәбез,шуннан сон бармакларны салфеткага сөртәбез һәм тагын икенче төстәге буяуга бармакны манып, нәк шул рәвешле эшебезне дәвам итәбез. Пөхтә эшләргә кирәклеге әйтелә.





Релакс музыка куела.





Рәсем ясау ошдымы? Сорауларга җаваплар тыңлана.





"Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре укыла









Килеп чыккан эш нәтиҗәсе:





План конспект занятия по рисованию по стихотворению Тукая во второй младшей группе ДОУ



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал