7


  • Учителю
  • Нуриева З.Р. Мәктәпкә озату кичәсе “Сау бул, бакча!”

Нуриева З.Р. Мәктәпкә озату кичәсе “Сау бул, бакча!”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"Нуриева З.Р. Мәктәпкә озату кичәсе “Сау бул, бакча!”





















Мәктәпкә озату кичәсе



"Сау бул, бакча!"









I кв.категорияле тәрбиячеләр:

Ганиева Л.М, Нуриева З.Р.



2015 ел.





1 бала: Исәнмесез!

Хәерле көн!

Ай, нинди көн?

Яктыра күңелем күге!

Мең кояштай балкып тора

Саубуллашу көне.



2бала: Бу нинди көй, нинди моң агыла?

Нинди бәйрәм,нинди кичә бу?

Моңлы бу көй - саубуллашу көе,

Аерылышу көе икән бу.



3 бала: Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

Гамьсез балачакның үткәнен.



4 бала: Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.



  • Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш төркеме балалары.



Балалар залга үтәләр, вальс бииләр.



Бию: Вальс.



1 а.б.: Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,

әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.



2а.б.: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм - биим дип тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Җыр "Бакчабызда бәйрәм"



Балаларны котлау өчен сүз тәрбиячеләр Ганиева Ләйсәнгә һәм Нуриева Зинфирага бирелә.



1 а.б.: Бакча белән саубуллашу көне,

Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.

Шундый көн бу - олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.



2а.б.: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - сезнең балачк.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар - сезнең балачак.



  1. Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире.



  1. Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.



  1. Сезнең хезмәт өчен,

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Җырлар алып килдек,

Безнең хисне җырлар әйтерләр.



Җыр: "Сау бул бакчабыз".



  1. Без бакчага килгән көнне

Бик - бик бәләкәй идек.

Еладык ул көнне күрсәтеп ишеккә

"Әннә, кил тизрәк!" диеп.



  1. Ятсындык, ят иттек

Ул көнне апаны.

Ике-өч көн үтүгә

Аңладык хатаны.

Апабыз әнидәй

Бик яхшы икән бит,

Без аның кулында сизмәдек

Әнинең эшкә дип киткәнен.



  1. Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак - уйнатты,

Ачыксак - ашатты,

Арысак - йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән - яратты.



  1. Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Көе калсын йөрәкләргә үтеп,

Гомер буйларына җитәрлек.



Җыр: "Хуш бакча".



Тәрбияче: Сез бәләкәй, без яшерәк идек,

Тәүге тапкыр бире килгәндә.

Вакыт бик тиз үткән- ышанасы килми

Аерылышу көне җиткәнгә.

Еллар үтте, сез үстегез инде,

Без дә инде бераз картайдык.

Ничек кенә булсын, үткәннәрне,

Булмый инде, булмый кайтарып.



  1. Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.



  1. Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә.



  1. Бакчада җырладык, уйнадык,

Бәйрәмнәр үткәрдек, яшәдек күңелле.

Бу матур биюләр

Сезнең дә тырышлык түгелме?



Бию: Татар биюе.



Алып баручы сумка табып алып килә.

А.б.: Карагыз әле, кемдер монда сумкасын калдырган.

Сумка тавышы: Ах, мин бәхетсез! Бу җирдә инде күптән ятам. Мәктәпкә бара башлагач кирәк булырмын инде мин балаларга.

А.б.: Сине монда кем ташлап калдырды соң?

Сумка тавышы: Әгәр мин югалткан хәрефләрне тапсагыз, аның исемен белерсез.

А.б.: Балалар, бу сумканы югалткан кешене табарга кирәк бит инде. Нәрсә эшләргә соң? Хәрефләрне ничек тизрәк табарга?



Җилкәләренә капчык асып кәҗә белән сарык килеп керәләр.



А.б.: Кәҗә, сарык, нишләп йөрисез монда?

Кәҗә: Менә, әби белән бабайның өеннән чыгып киттек. Ә сез монда нәрсә эшлисез?

А.б.: Бездә бәйрәм, балаларны мәктәпкә озатабыз.

Сарык: Мәктәп дигәннән, урманда чәчәкләр җыеп йөргәндә без дә ниндидер хәрефләр тапкан идек. Шул мәктәп дигән әйбергә барып өйрәнеп кайтырга туры килер инде, үзебез генә һич белә алмадык, нинди хәрефләр икәнен.

А.б.: Кәҗә, Сарык, күрсәтегез әле безгә ул хәрефләрне, бәлки ул без эзләгән хәрефләрдер. ( Кәҗә белән Сарык хәрефләрне күрсәтәләр. Балалар нинди хәрефләр икәнен әйтәләр. Б Е Л )

Кәҗә: Без хәрефләрне бирербез, ләкин бер үтенечебез бар. Без җыйган чәчәкләр серле булып чыктылар. Аларның ниндидер тамгалары бар. Шуларны һич белмибез. Сез ярдәм итегез әле.

(Чәчәкләр артында саннар. Балалар саннарны әйтәләр. Тәртип буенча тезелеп басалар.)

Кәҗә, Сарык: Рәхмәт сезгә, балалар, менә сезгә хәрефләр. Мәктәптә яхшы укыгыз. Акыллы булыгыз. ( китәләр).



А.б.: Калган хәрефләрне ничек табарга инде, кемнән ярдәм сорарга.

( күңелле көйгә атлыйлар. Күл буена килеп җитәләр. Күл буенда су анасы утыра.)

А.б.: Карагыз әле, нинди матур күл. Кем утыра анда?

Балалар: Су анасы. Исәнме су анасы.

Су анасы: Исәнмесез балалар, нишләп йөрисез монда?

А.б.: Без хәрефләр эзлибез. Шуларны тапсак, сумканы кем югалтканын белер идек.

Су анасы: Кичә су төбеннән мин ниндидер хәрефләр тапкан идем. Белмим, алар ничек анда килеп чыкканнардыр.

А.б.: Син аларны безгә бирә алмассың микән?

Су анасы: Бик рәхәтләнеп бирермен. Ләкин башта мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән.

Табышмаклар:

  1. Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән. (китап).

  1. Ак кыр буйлап уза ул,

Тап-тар юллар сыза ул.

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә (каләм).

Су анасы: Сез бик тапкыр балалар икәнсез. Бу сорауларыма да дөрес җавап бирсәгез, хәрефләр сезнеке булыр.

  • "Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган"?

  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?

  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5 малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?

  • Кем ул Ш.Галиев?

Су анасы: Сез бик акыллы, зирәк балалар икәнсез. Мәгез хәрефләрне. Мәктәпкә гел яхшы билгеләргә генә укыгыз. Хәерле юл сезгә!. (М Ә хәрефләрен бирә).



Шүрәле кычкырган тавыш ишетелә.

А.б.: Балалар, анда кемдер кычкыра. Кем булыр бу?

Шүрәле керә: Кысты, кысты, Былтыр кысты.

А.б.: Нәрсә булды, Шүрәле, нигә шул кадәр кычкырасың?

Шүрәле: Ай-ай, авырта, бармагым авырта.

А.б.: Балалар, әйдәгез Шүрәлене яратыйк, иркәлик, бәлки авыртуы бетәр.

Шүрәле: Рәхмәт инде, балалар. Сез бигрәк мәрхәмәтле балалар икән. Ә монда нәрсәгә җыелдыгыз соң? Үзегез шундый матурлар, матур итеп киенгәнсез.

А.б.: Бездә бәйрәм. Балаларны мәктәпкә озатабыз.

Шүрәле: Мәктәпкә барырга вакытыгыз җитте мени? Ничә яшьсоң әле сезгә? Нәрсәләргә өйрәндегез инде балалар бакчасында, ягез әле, һөнәрләрегезне күрсәтегез.





  1. Йөрәгемә иң якын тел

Туган телем - үз телем.

Ярдәмең белән өйрәнәм

Иң бөек тел - рус телен.



  1. И кызык шул рус теле

Тырышып өйрәнәбез.

Әллә нинди сүзләр белеп,

Кайтабыз өйләргә без.

А.б: Чыннан да, бакчабызда рус телен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Балалар Гүзәлия апалары белән рус теле серләренә төшенәләр. Рус телендә әкиятләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Балалар, әйдәгез әле, Шүрәлегә дә һөнәрләребезне күрсәтик.



13. Наш детский сад с утра украшен,

Сегодня праздник выпускной.

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

Нам детский сад тепло дарил.

И гнал печали в тень.

Здесь добрый дух всегда царил,

Здесь праздник каждый день.





Җыр: "Досвиданья детский сад"



  1. Откровенно говоря,

Сад прекрасней букваря,

Здесь мы пели, веселились и играли.

Здесь мы ссорились, дружили,

И одной семьёй жили.



  1. В садике родными стали стены,

И кроватки, и игрушки.

Воспитатели и няни,

И мои друзья, подружки.

Годы сказкой пролетели,

Подросли мы, повзрослели.

Наступил прощанья час,

Скоро в школу, в первый класс.







Бию: рус биюе.(мәктәпкә әзерлек)



Шүрәле: Әй булдырдыгыз, балалар, сезнең күп белгәнегезгә кызыгып минем дә мәктәпкә барасым килә башлады. Ә сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер икәнсез. Менә, үлән арасыннан ниндидер хәрефләр дә тапкан идем. Шуларны сезгә бүләк итәм. Мәктәпкә баргач өйрәнерсез. (хәрефләр бирә. М Е Ш ).

А.б.: Рәхмәт, Шүрәле. Без бу хәрефләрне эзли идек, син безгә нык ярдәм иттең.

Шүрәле: Сау булыгыз, мәктәптә яхшы укыгыз.

А.б.: Балалар. Әйдәгез әле, хәрефләрне тезеп карыйк. Нинди сүз килеп чыгар микән? БЕЛМӘМЕШ

Җыр "Шакмаклар"

Шаян көй уйный, Белмәмеш йөгереп керә.

Белмәмеш: Мин бар нәрсәне беләм,

Тиздән айга да менәм.

Бу - түгел имеш мимеш.

Минем исемем ...

Балалар: Белмәмеш.

А.б.: Димәк, Белмәмеш, син икән сумканың хуҗасы.

Белмәмеш: Әйе шул, укыйсым, мәктәпкә барасым килмәгәч. Сумканы ташлап калдырган идем. Ләкин хәзер гаебемне аңладым инде.

А.б. Белмәмеш, синең сумкаңда мәктәпкә алып барырга ярамаган әйберләр дә күренә әле. Хәзер безнең балалар сиңа булышырлар.



Уен: "Портфельне тутыр".

Белмәмеш: Сез бигрәк җитез булдыгыз. Балалар бакчасына йөргәнгәдер инде. Ә бакчада тагын нәрсәләргә өйрәтәләр соң?

А.б.: Балалар бакчабызда күп төрле һөнәрләргә өйрәнделәр. Алар матур итеп рәсем дә ясый, җырлый дә, бии дә белә.



Җыр: "Өйрәтәләр бакчаларда".

А.б.: Белмәмеш, әгәр дә теләсәң, син дә балалар белән бергә мәктәпкә барырсың.

Белмәмеш: Рәхмәт, мин бик рәхәтләнеп сезнең белән мәктәпкә барырмын. Минем дә күп нәрсәләргә өйрәнәсем килә.

А.б.: Ярый, без сине мәктәптә көтеп калабыз.



Белмәмеш саубуллашып чыгып китә.



А.б.: Бакчада үткән еллар - сезнең балачакның бер мизгеле. Әле кайчан гына әти-әниләрегездән аерыласы килмичә, елый-елый ишектән керә идегез. Инде әнә ничек зур үстегез. Елап түгел, елмаеп, колач җәеп килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә. Инде бакчадан китәсез. Бүген хушлашу көне, саубуллашу сәгате.



  1. Сумкалар да әзер, формалар да,

Без мәктәпкә күптән җыендык.

Инде менә соң мәртәбә бакча белән

Хушлашырга бире җыелдык.

Шаяра алмыйм, никтер моңсу бүген,

Шушы көнне күптән көтсәм дә.

Бакчам чыкмас истән, оныта алмам.

Саубуллашып аннан китсәм дә.



  1. Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Аларда булган сабырлык

Гомер буена җитсен.



  1. Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар.

Бию "Финская полька» (Логопед)

  1. Беләм апа, беләм.

Син бит орышсаң да,

Якын итеп кенә орыштың.

Өйрәткәннәрне белмәсәк,

Әниләрчә син бит борчылдың.

Тәрбия һәм белем биргәндә

Мавыктыргыч юллар эзләдең.

Безнең өчен тырышканнарың,

Маңгаеңа сырлар салганың,

Сизмәдең син, беләм, сизмәдең.



Бүлмәдәге һәр уенчык-

Машиналар,аюлар,

Сау булыгыз(2)

Дигән сыман карыйлар.

Дус яшәдек барыбыз да

Туганнар күк бу йортта.

Сау бул сөекле бакчабыз,

Мәктәп, безне каршыла.



  1. Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар бер почмакта,

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым,

Әйдәгез соң биеп алыйк,

Хушлашканчы дусларым.



Бию: уенчыклар белән бию.



Кечкенәләр котлый.

Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.



Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.



Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.



Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.



А.б.: Балалар, безнең бәйрәмгә сезне тәрбияләгән барлык апалар да килгәннәр. Алар, сезне үз балаларыдай якын күрүче тәрбияче апаларыгыз Дилә, Гүзәл, Гүзәлия, Гөлсия, Чулпан, Нәзлия апалар, һәрвакыт чисталык булдырып, сезне ашатып, иркәләп торучы тәрбияче ярдәмчеләре Нәзилә һәм Асфира апаларыгыз, бакчабызның мөдире Йолдыз апа Сәетовна, методистыбыз Венера апа Мозаффаровна, шәфкать туташлары Рәмзия һәм Венера апаларыгыз,җырга - биюгә өйрәтүче Фәүзия, Әлфинә апаларыгыз, бассейнда йөзәргә, сәламәт һәм нык булырга өйрәтүче Айгөл апа, рус теленә өйрәтүче Гүзәлия апагыз, урын - җирегез һәрвакыт чиста булсын дип тырышучы Рәвия апа, сезгә бәйрәмнәргә матур күлмәкләр тегүче Асфира апа, пешекче апалар, һәм башка балалар бакчасында хезмәт куючы барлык-барлык апалар. Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.



  1. Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.



  1. Баш иябез бүген сезнең алда.

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып.

Яшәгез дип шулай гел бергә.



  1. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.



  1. Бик зур рәхмәт барыгызга,

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда гел кайгыртып,

Янып - көеп торучыга.



Җыр: "Рәхмәт сезгә".



Укытучыларга сүз бирелә.

А.б.: Борчылмагыз, балалар,

Мәктәптә дә апалар,

Бик яхшылар, бик сабырлар.

Алар сезне һәр иртәдә,

Шатланып каршы алырлар.



А.б.: Челтер -челтер. Челтер-челтер,

Тәңкәләр челтериме.

Әллә инде чишмәләрнең

Язгы бу бер җырымы? (кыңгырау чыңлый).

Тыңла әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан безне мәктәпкә,

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә ул,

Көтә диеп мәктәп, парталар.

Белем дөньясына ишекне киң ачып

Көтә укытучы апалар.



А.б.: челтер-челтер, челтер-челтер,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.





Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Сезгә барысы өчен дә

Рәхмәт әйтә балалар.

Җыр: "Әлифба".





А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал