7


  • Учителю
  • Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеге.КВН.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеге.КВН.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Актаныш муниципаль районы

Гомуми үсеш бирүче 7 санлы балалар бакчасы





























































Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеге











































2015





Программа эчтәлеге:

-Балаларда үзара ярдәмләшү күнекмәләрен формалаштыру;

-Балаларны логик биремнәр чишүгә күнектерү;

-Арифметик мәсьәләләр төзү һәм чишү күнекмәләрен үстерү;

-Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту;

-Аваз, сүз, җөмлә төшенчәләрен аңлап, аларга анализ ясый белү күнекмәләрен ныгыту;

- Иҗади хикәя төзү, бәйләнешле сөйләм үстерү.

Җиһазлау: алдан әзерләнгән биремнәр- слайдларда; таратма материаллар; эш дәфтәрләрләре; ручкалар; геометрик фигуралар җыелмасы;



1 тәрбияче: Хәерле иртә, кадерле балалар, хөрмәте әти-әниләр, укытучыларыбыз. Безнең менә бу күркәм дә, акыллы да, зирәк тә булган балалар "Алтынчәч" балалар бакчасында 1500 нан артык көн йөреп, белем һәм тәрбия алдылар.

2тәрбияче:.Әйе шул, ул меңярым көн эчендә төрле күнекмәләр ныгытылды, биремнәр үтәп зиһеннәре үсте, санарга, язарга, хәтта укырга да өйрәнделәр.



1тәрбияче: Озын сүзнең кыскасы, без бүген бакчада йөргән 6 елыбызга нәтиҗә ясап, КВН дип аталган ярыш уен оештырырга булдык.

2тәрбияче: Уеныбызда математика, грамотага өйрәнү, дөньяны танып белү өлкәләре буенча күнегүләр, рус телендә дә биремнәр булачак.



1 тәрбияче: Уенда ике команда ярыша. Беренчесе- арифметиканы су урынына эчүче балалардан торган "Математиклар" командасы. Аның капитаны- Давлетов Илмир Рузил улы.

2 тәрбияче: Икенче командага әдәбиятны яратучылар, укырга язарга яратучы грамота сөюче балалар җыйналды. "Лириклар" командасы , капитаны Галиева Нәркизә Фәнил кызы.



1 тәрбияче: Сәламләү өчен сүзне командаларга бирик. Рәхим итегез, "Математиклар"!

«МАТЕМАТИКЛАР»КОМАНДАСЫ:

Мы - ребята-дошколята,

Не боимся мы преград.

Любим в КВН играть,

Дружно, честно побеждать!

Безнең девиз: «Математика- акыл гимнастикасы».



2тәрбияче: Рәхим итегез, "Лириклар"!

«ЛИРИКЛАР»КОМАНДАСЫ:

Мы веселые ребята

В детском саду мы не скучаем.

В игры разные играем

В КВНе побеждаем!

Безнең девиз: "Әдәбият яраткан бала булалмый начар."

1 тәрбияче: "Тел чарлагыч" уены: Яңгырлы көнне карга нинди агачка утыра?

Балалар: Юеш агачка.

2 тәрбияче: 3 сыерга ничә мөгез була?

Балалар: 6 мөгез.



1 тәрбияче: Буш стаканда ничә чикләвек салынган?

Балалар: 0.

2 тәрбияче: Якшәмбедән соң нинди көн туа?

Балалар: Дүшәмбе.



1 тәрбияче: Аркан җептән юанрак, шулай булгач, җеп арканнан....

Балалар: арканнан нечкәрәк.

2 тәрбияче: Җөмлә берничә сүздән тора, ә сүз...

Балалар: сүз бер яки берничә иҗектән тора, яки берничә аваздан тора.



1 тәрбияче: Казанның уртасында ни бар?

2 тәрбияче: Көн белән төн нәрсәгә бетә?



1 тәрбияче: Кадерле балалар, беренче биремдә югалып калмадыгыз, хәзер исә төп биремнәргә күчәчәкбез.

2 тәрбияче: Бер айдан сез бакча белән хушлашып, мәктәп тормышына аяк басачаксыз. Сезнең һәркайсыгызның мәктәптә укыйсы була.



1 тәрбияче: Ягез әле, без сезнең белән киләчәк мәктәпне төзик. Төзелеш материалларыннан мәктәпне төзергә кирәк.

Төзү (Көй яңгырый: Чайковский "Май" УМК)

2 тәрбияче: Ә хәзер, мәктәп сүзенә аваз анализы ясыйк

Балалар: мәктәп сүзе ягымлы әйтелешле сүз, ике иҗектән, 6 аваздан тора. Мәктәп сүзендә 2 сузык аваз, 4 тартык аваз бар.



1 тәрбияче: Мәктәп әзер, анда керү өчен: бик тә җиңел бер биремне үтәргә кирәк.(1 слайд) Экрандагы саннарны түгәрәк эченә, хәрефләрне квадрат эченә алырга кирәк.

2 тәрбияче: "Хәрефләрне төркемлә " биреме (2 слайд) Балалар сузык һәм тартык авазларны белдергән хәрефләрне төркемгә аералар.

1 тәрбияче: "Хәрефләрне төркемлә" биреме (3 слайд) Балалар төзелеше буенча хәрефләрне төркемнәргә аералар: ике, өч, дүрт кисемтәдән һәм кәкре сызыктан торган хәрефләр.

Биремне искиткеч җитез һәм төгәл эшләдегез балалар, рәхмәт!

2 тәрбияче: Командирларга бирем: буталган сүзләрне табарга кирәк

(4 слайд) укучы, мәктәп сүзләрен укыйлар.



1 тәрбияче: Хәзер без булачак укучыларны тагын бер бирем белән сыныйбыз. Өй эше итеп, картинага карап сөйләргә өйрәнергә кушылган иде. Сүзне "Лирик"ларга бирик. (5 слайд)

Бер бала: Алтын көз җиткәч, без мәктәпкә барачакбыз . Безне ягымлы, мөлаем укытучыбыз.... каршы алачак. Мин мәктәпкә пөхтә киенеп, чәчләремне матур итеп үреп барырмын. Иптәшләрем белән бик тә дус, тату булырмын дип ышандырам. Мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укырга сүз бирәм.

2 тәрбияче: 2 картина буенча икенче команда сөйли (6 слайд ):

</ Озакламый ямьле җәй җитә, мин дә авылга дәү әнием янына кайтачакмын. Дәү әниемнең 3 бибиле казын, 3 бибиле үрдәген якындагы күл буена куачакмын. Чәчәкләрне санаячакмын: 1, 2, 3, 4, 5,...... -11.



1 тәрбияче: Ә хәзер бик нык игътибарлы булыгыз:слайдтагы күренеш буенча мәсьәлә төзергә , ә чишелешен саннар һәм тамгалар кулланып тактада язарга (7, 8 слайдлар)

Өстәлләрдә эш.

2 тәрбияче: "Лириклар"га бирем: Түгәрәккә беренче авазны белдергән хәрефләрне яз! (21 бит, 1 китап)

"Математиклар"га бирем: Түгәрәккә ахырда ишетелгән авазны белдергән хәрефне яз! (23 бит, 1 китап)



Математик диктант.

1 тәрбияче: Сул як өскә к хәрефен, уң як өскә и хәрефен , уң як аскы якка- т хәрефен, сул як аска а хәрефен һәм уртага п хәрефен языгыз. Бу хәрефләрне язган юнәлештә тоташтырырга кирәк. Хәзер тоташтырган хәрефләрне кушып сүзне укыйк: К И Т А П



Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"



1 тәрбияче: Теперь у нас задания на русском языке. У бабушки Даши внучка Маша, кот Пушок, собака Дружок. Сколько у бабушки внуков? (одна внучка Маша).

2 тәрбияче: В зоопарке было 4 медведя и 3 барана. Сколько диких животных было в зоопарке?

1 тәрбияче: Какой зверь помогает переходить дорогу? (Зебра).

2 тәрбияче: Какую птицу называют почтальоном? (Голубя).



1 тәрбияче: Биремнәрне дәвам итәбез. Бу схемага карагыз: (9 слайд) ничә төрле фигура һәм ничәшәр? "Математиклар" квадратны, ә "Лириклар" өчпочмакларны саныйлар. Ә түгәрәкләрне ике команда да саный.

2 тәрбияче: Биремнәрне грамотага өйрәтү - авазларны әйтелешләрен аеру буенча биремнәр.(10, 11 слайдлар)

1 тәрбияче: (12 слайд) Мисалларны чишелешләренә туры килердәй саннар белән тоташтырып чыгарга.

2 тәрбияче: (13 слайд) Кайсы геометрик фигураларның почмагы юк?

Бер почмаклы фигураны, ике почмаклы, өч почмаклы һ.б. фигураларны күрсәтегез, әле.

1 тәрбияче:Безнең уен тәмам. Хәзер сүзне жюрига бирәбез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал