7


  • Учителю
  • Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез! развлечение для детей 6-7 лет ко дню смеха

Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез! развлечение для детей 6-7 лет ко дню смеха

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



МБМББО "Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы "Тургай" "ЛМР" МБ ТР









ТЕМА: "КӨЛЕГЕЗ, КӨЛЕГЕЗ,

ФАЙДАСЫ КҮП БЕЛЕГЕЗ!"











Максат: Балаларны көлү көне белән таныштыру, кызыклы уеннар уйнарга теләк тудыру,көлеп яшәүнең бик әһәмиятле булуын аңлату.

















Бәйрәмне әзерләде:

1 категорияле татар

теле тәрбиячесе

Кашипова Р.Н.















2016 ел апрель

А.Б.

Бүген бакчада бәйрәм

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Хәерле көн, исәнмесез кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без көлү көненә җыелдык.



1 бала:

Бүген кайгыру урынсыз,

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен-көлке,

Мәзәк хәлләр күрегез.

Көлке хәлдән көлә белү

Бик файдалы, белегез! (Алина)



А.Б. Көлү кешенең гомерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Менә нинди зур көчкә ия икән ул көлү!



А.Б. Бүгенге бәйрәмебезне бик кызыклы, файдалы итеп ,көлеп, уйнап үткәрик .Уенда катнашып җиңгән балаларны смайликлар көтә.



2 бала:

Уянганда елмаеп тор,

Бар дөнья балкып китәр.

Дускаеңа көлеп кара

Телә хәерле иртә.(Рамина)



3 бала:

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң-иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше. (Азалия)



А.Б.

Җырлар ул- күңел көзгесе,

Җырлар ул-гүзәл бизәк.

Кадерен белеп тормышның

Җырлап яшәргә кирәк.



Җыр: "Көлегез" Хөснул Вәлиуллин көе Шәүкәт Галиев сүзләре

1.Кояш бөтен кешегә дә

Бертигез көлеп карый,

Көлү бит ул, гөнаһ түгел,

Начальникка да ярый.

Көлегез,көлегез,

Файдасы күп, белегез!



2.Сау-сәламәт, таза була,

Шаярган, көлгән кеше,

Көлеп эче авыртса да,

Авыртмый бүтән төше!

Көлегез,көлегез,

Файдасы күп, белегез!



А.Б. Бәйрәмебезне "Рәхәтләнеп бер көлик" дип аталган презентация белән башлап җибәрәбез. (Презентация карау)



А.Б. Бәйрәмебезне дәвам итәбез.Беренче уеныбыз: "Бакага күзләр куй " дип атала.(Уенга 2 әтәч битлеге кигән бала чыга.Магнитлы тактада елмайган бака рәсемнәре беркетелә. Тик аларның күзләре юк. Балалар күзләре бәйләнгән килеш бакага төсле магнитлар ярдәмендә күзләр куярга тиешләр. Карап утыручылар уңга, сулга,аска, өскә дип өйрәтеп утыра алалар. Күзләрне иң оста урнаштырган балага смайлик бирелә.



А.Б. Алдагы уеныбызны уйнарга 4 эт битлеге , 4 төлке битлеге кигән балаларны чакырам. Бу уен "Пожар" дип атала. (Һәр балага җитәрлек итеп түгәрәкләп урындыклар куела. Балалар бер аяк киемен салып, кулларына тотып, музыка астында урындык тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, балалар кайсы урындык янында калалар, шул урындыкка аяк киемнәрен куялар. Икенче тапкыр уйнаганда, икенче аяк киемен салып уйныйлар. Өченче тапкыр уйнаганда малайлар түбәтәйләрен, ә кызлар яулыкларын салып куялар. Дүртенче тапкыр болай гына урындык тирәли биеп йөриләр. Алып баручы "Пожар" дип кычкыргач, балалар үз аяк киемнәрен, яулыкларын, түбәтәйләрен табып, тиз генә кияргә тиешләр. Иң тиз кигән бала җиңүче була.(кызлар һәм малайлар арасыннан иң беренче кигән баланы билгеләү)



А.Б. Куанычлар һәм бәхетләр

Сыймый күңелгә.

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә.

Буыннар әле катмаган...

Бер биеп калыйк.

Хәтта бии белмәсәк тә,

Бер биеп карыйк.



Алдагы уеныбызны игълан итәм. Ул "Иң оста биюче" дип атала. Бу уенга биергә яратучы балаларны чакырам. Сезгә төрле халыкларның кыскача гына бию көйләре куела, сез шул халыкларның биюләрен биергә тиешсез.



А.Б. Ә хәзер күңелле шигырь тыңлап китик.



Юкка малай булганмын

1 малай:

Их, кыз буласым калган!

Белмәдем шул, мин алдан.

Кызларга кадер-хөрмәт,

Эшләре бара гөрләп:

Бәйрәм саен аларга





Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең.

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең.

(Динар)



2 малай:

Троллейбуста барганда,

Автобуста барганда

Алар утырып бара,

Ә син утырып кара!





Шунда ук күрәчәкләр,

Һәммәсе көләчәкләр.

Әдәпсез диячәкләр,

Гадәтсез диячәкләр.

(Айдар)



3 малай:

Ә үзләрен кайда да

Чиратсыз уздырасың...

Юкка малай булганмын,

Калган ла кыз буласым!





Моннан соң мин, күрерсез,

Акыллы булачакмын.

Яңадан тусам әгәр,

Кыз булып туачакмын!

(Раяз)



А.Б. Уеннарыбызны дәвам итәбез. Алдагы уенга 3 куян битлеге кигән баланы уйнарга чакырам. Ул "Туп җыям" дип атала. (Балаларга аш калаклары бирелә. Алар кул белән тотынмыйча, бары тик калак белән кечкенә тупларны җыеп чиләккә салырга тиешләр. Соңыннан бергәләп тупларны саныйбыз. Иң күп тупны җыйган балага смайлик бирелә.

А.Б. Хәзер уйныячак уеныбыз "Мин оста артист" дип атала. Бу уенга 6 баланы чакырам. (Идәнгә түгәрәкләп ара калдырып картоннар таратам. Картоннар артына эт, төлке, әтәч, ат, маймыл, куян рәсемнәре ябыштырылган, балалар ул рәсемнәрне күрмиләр. Музыка башлангач балалар картоннарга басмыйча сикереп йөриләр.Музыка туктагач, алар кайсы картон янында калалар, шуның өстенә менеп басалар. Картонның алгы ягында 1-6 га кадәр саннар язылган. Капчык эченнән 1 бала 1-6 га кадәр булган сан чыгара. Нинди сан чыкса, шул санга баскан бала картон артындагы рәсемне карап, шул рәсемдәге хайван кебек кыланырга тиеш)

1. Куян кебек сикереп бие №6

2.Әтәч кебек кычкыр №5

3. Төлке кебек бие №3

4.Эт кебек бие (эт биюен видеодан карау) №4

5. Ат кебек кешнәп йөгер №2

6. Маймыл кебек бие (маймыллар биюен видеодан карау )

7.Маймыл кебек кычкырып күрсәт (маймыл кычкырган видео күрсәтү)

Уенда оста артист булып кыланган балага смайлик бирелә.



А.Б. Нинди бәйрәм такмакларсыз була инде ул? Күңелле такмаклар тыңлап китик.



</



Такмаклар

Иртән торып тышка чыксам,

Кәҗә көтү төшерә.

Табаларын кыра-кыра

Әтәч коймак пешерә.(Раяз)

Иртүк торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кәкре каен гармун уйный,

Сыер танцевать итә.(Раил)

Ике тавык җырлап йөри,

Әтәч гармун уйната.

Шул тавышка чыдый алмый

Ата каз елап ята. (Диана)

Чуар тавык суга бара,

Аягында чабата.

Шул вакытта оялмыйча

Ата каз йоклап ята.(Фаизә)

Безнең песи бигрәк уңган,

Комганга су тутыра.

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра.(Мәликә)

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Миргата.

Синең кебек яшел бака

Күпер астында ята. (Алия)







А.Б.

Әйдәгез, бер рәхәтләнеп

Шаярыгыз, көлегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул, белегез! Көлегез, көлегез,

Файдасы күп, белегез!

Ә хәзер кызыклы ролик карап китик, балаларга кушылып, без дә бер рәхәтләнеп көлик.(Балалар кызык итеп көлгән ролик карау)



А.Б. Хәзер без сезнең белән "Ракета" уенын уйнарбыз. Бу уенга 3 керпе, 3 әтәч битлекләре кигән бала кирәк булыр. (Балалар бер сызыкка тезелеп басалар. Музыка уйнаган арада балалар шарга һава тутыралар. Аннан берәмләп шарны алга таба очырталар. Кемнең шары ераккарак оча, шуңа смайлик бирелә.



Җыр "Көләсе килеп тора"

Нинди матур көн бүген

Көләсе килеп тора.

Минем көлгәнне күреп,

Кояш та көлеп тора.

Кушымта:

Хи-хи-хи, ха-ха-ха

Көләсе килеп тора.(2 тапкыр)

Кояшка карап бөтен,

Гөлләр дә көлеп тора.

Алар да көннең матур,

Икәнен белеп тора.

Бакчада гөлләремнән

Хуш ис бөркелеп тора.

Мин үстергән гөлләр дип

Бар кеше белеп тора.



А.Б. Алдагы уеныбызга 2әти-әнине чакырам. Бу уен "Иң җитез" дип атала. Кара-каршы 2 урындык куела. Урындык астыннан әз генә очлары чыгып торырлык итеп бау куела. Әти-әниләр урындык тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач,иң беренче булып бауны тартып алган әти-әни җиңүче була.



Балаларны алдау.

А.Б.Уеннар да күп уйналды, биюләр дә биелде. Тик идәнебез генә пычранды. Раилә Илдусовна! Идәнне тиз генә юып алыгыз инде, бигрәк пычранган бит. ( балаларга күрсәтеп сулы чиләккә чүпрәкне батырып идәнне тиз генә юып ала да, башка бүлмәгә кертеп куя.)



А.Б. Нигә дип ул чиләкне анда куйдыгыз? Бүген ул суны балалар өстенә түксәгез дә ярый. (Алдан ук нәкъ шундый ук чиләккә конфетлар салына. Идән юган кеше тиз генә шул чиләкне алып, балалар өстенә сибә.)



А.Б. Бүгенге бәйрәм бик күркәм булды. Сез барыгыз да бик матур итеп чыгышлар ясадыгыз, уеннар уйнадыгыз.Алга таба да уңышлар сезгә.

Күршегезне көлдерегез,

Үзегез дә көлегез!

Көләч кеше озак яши,

Таза була белегез.



А.Б. Бәйрәмебезне бергәләп җыр белән тәмамлыйк.

Кул чабыгыз, алкышлагыз

Көлү көненә килгәч.

Менә ничек рәхәт икән

Бергәләп көлә белгәч.





































































1 бала:

Бүген кайгыру урынсыз,

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен-көлке,

Мәзәк хәлләр күрегез.

Көлке хәлдән көлә белү

Бик файдалы, белегез! (Алинә)





2 бала:

Уянганда елмаеп тор,

Бар дөнья балкып китәр.

Дускаеңа көлеп кара

Телә хәерле иртә.(Рамина)





3 бала:

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң-иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше. (Азалия)





Такмаклар

Иртән торып тышка чыксам,

Кәҗә көтү төшерә.

Табаларын кыра-кыра

Әтәч коймак пешерә.(Раяз)





Иртүк торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кәкре каен гармун уйный,

Сыер танцевать итә.(Раил)



Ике тавык җырлап йөри,

Әтәч гармун уйната.

Шул тавышка чыдый алмый

Ата каз елап ята. (Диана)





Чуар тавык суга бара,

Аягында чабата.

Шул вакытта оялмыйча

Ата каз йоклап ята.(Фаизә)





Безнең песи бигрәк уңган,

Комганга су тутыра.

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра.(Мәликә)







Юкка малай булганмын

1 малай:

Их, кыз буласым калган!

Белмәдем шул, мин алдан.

Кызларга кадер-хөрмәт,

Эшләре бара гөрләп:

Бәйрәм саен аларга





Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең.

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең.

(Динар)



2 малай:

Троллейбуста барганда,

Автобуста барганда

Алар утырып бара,

Ә син утырып кара!





Шунда ук күрәчәкләр,

Һәммәсе көләчәкләр.

Әдәпсез диячәкләр,

Гадәтсез диячәкләр.

(Айдар)



3 малай:

Ә үзләрен кайда да

Чиратсыз уздырасың...

Юкка малай булганмын,

Калган ла кыз буласым!





Моннан соң мин, күрерсез,

Акыллы булачакмын.

Яңадан тусам әгәр,

Кыз булып туачакмын!

(Раяз)





11





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал