7


  • Учителю
  • Татарский национальный праздник Карга боткасы

Татарский национальный праздник Карга боткасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Карга боткасы бәйрәме

( уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре)

Сарман районы

Җәлил бистәсе 3нче санлы

"Аленушка" балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

Талибуллина Г.Р.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар,

тәрбиячеләр! Элеккеге заманнарда кешеләр язның нилектән булганын белмәгәннәр. Алар язны канатларында кошлар алып киләләр дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.

Аны "Карга боткасы" дип атый торган булганнар.

"Карга боткасы"на рәхим итегез!



1 нче бала: Әйдә кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә!

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм,

"Карга боткасы" бездә!



2 нче бала Җиребезгә язлар килгәч,

Кошлар кайткач ерактан.

"Карга" боткасы пешергән

Халкыбыз чын йөрәктән!



3 нче бала: Җылы яктан очып кайталар

Көзен киткән кошлар, кошкайлар.

Җырлый-җырлый оя сайлыйлар

Безнең якын дускайлар.



4 нче бала: Хуш киләсез, кошкайлар,

Безнең якын дускайлар

Карлыгачлар, актүшләр

Сыерчыклар, тургайлар.



Җыр "Яз килә"



Алып баручы: Яз җиткәч, җиргә кояш җылы нурларын сибә башлагач кошлар кайта башлыйларю Ягез әле, уйнап алыйк!



"Кошны таны" дидактик уен

(интерактив тактада яки презентация формасында проектор экранында)

-Иң беренче булып нинди кош кайта?

-Басу, кырларда яшәүче, таңнан торып җырлаучы кош?

-Без ннди кошны оялар ясап көтеп алабыз?

-Кайсы кош оя кормый, балаларын чыгармый?

-Нинди кош иң матур сайраучы булып санала?

-Кайсы кошның койрыгы икегә бүленгән, үзе бик җитез, очканда чебен-черки ошый?



Алып баручы: Безнең балалар кошларга эндәшләр беләләр, игътибар белән тыңлыйк әле.



5 нче бала: Карга әйтә Кар!Кар!

Мичтә бәлеш бар! бар!

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә хуҗа бар! бар!

6 нчы бала: Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан,

Бер яагы тимердән.

Көш, көш, карак,

Һәрчк торабыз карап!

7 нче бала: Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан!

Шу, шу, кит, карак!

Йөрмә син монда карап!

8 нче бала: Сыерчык, сыерчык,

Күк ыштаның киеп чык!

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык!

Атаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык!

9 нчы бала Тук, тук тукран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме,

Шуны көтеп утырам!



Җыр "Яз җитә"

Алып баручы: Көннәр җылытты, көн аяз, саф һавада уйнап алыйк!



Уен "Зәңгәр чәчәк" 7нче төркем

Алып баручы: Карларны эретергә, тамчы булып тамарга, гөрләвекләр агызырга, кошларны кайтарырга, дөньяны яшеллеккә күмәргә дип ашыгам!

Күрегез әле, мин килүгә яңгыр да яварга җыена.



Җыр "Тамчы, там"

Алып баручы: Яңгыр явып үтте, әйдәгез кояшны чакырыйк!



Эндәш "Кояшны чакыру"

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кирәкми безгә салкын,

Безгә кирәк саф алтын!



Алып баручы: Күрегез әле, балалар! Каргалар монда да очып килгәннәр!

(каргалар тавышы ишетелә, Ләйсән, Әдилә, Данил чыгалар)

Ләйсән: Каргалар килгән! Нинди сөенеч! Данил, Данил, кил монда! Кара, кара каргалар килгән!

Данил: Әйе шул! Димәк, яз килеп җитә! Әдилә! Кил монда!

Әдилә: Ни булды, дусларым?

Данил: Яз килә! Кара каргалар кайтканнар!

Әдилә: Әйдәгез, су буена барабыз! Карга боткасы пешерәбез!

(Балалар кәрзиннәр тотып баралар, өй янына килеп ишеккә шакыйлар. Каршыларына әби килеп чыга)

Ләйсән: Исәнме, әбекәй!

Бир безгә күкәй!

Бирсәң безгә бер күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй!

Данил: Май кирәк, ярма кирәк!

Карга туена бар да кирәк!

Әдилә: Тагын булса он чыгар,

Пешерербез бер чумар!

Әби: Бар, балакайларым, бар! Барысын да бирәм.

(Әби балаларга төрле ризыклар биреп, кәрзиннәренә салып озата. Балалар "су буена" барып учак ягалар, "Ботка пешеергә" куялар.

Әдилә: Әйдәгез, дусларым, уйнап алыйк!



Уен "Ачык авыз"

Малай : (Кызга карап): Ник көләсең?

Кыз: Кызык бит, шуңа көләм!

Малай: Көлмә, авызың зураер!

Кыз:Зурайса соң, бәләкәйләтергә сине чакырмам!

Малай: Көлмә дим!

Кыз: Нишлим соң? Елыйм мени?

Малай: Елама, җырла!

Кыз: Ярар, җырлармын!



Җыр "Алсу гөлем" татар халык җыры

Алып баручы: Ә хәзер, дусларым, уйнап алыйк!



Уен "Сукыр тәкә"

Алып баручы: Ботканы ашап карыйк әле, Бик тәмлә! Бераз пешсен, изелсен. Бәйрәмне дәвам итик! Безнең балалар җырга да, биюгә дә бик оста, үзегез күрегез!



Җыр-бию "Әпипә"



Уен "Матур уен"

Алып баручы: Ботка пешкәнче уйнап алыйк: кайсы балалар җитез, өлгер икән?

Хәрәкәтле уеннар: "Кашыктә күкәй тотып йөгерү"

"Калай әтәч"

"Капчыкта сикерү"

"Чүлмәк вату"

Алып баручы: Менә, дускайларым, ботка пешеп тә җитте. Әйдәгез, килегез якынрак, авыз итегез!

Балалар, кунаклар ботка ашыйлар, "Кояшлы ил" җырын җырлап таралышалар.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал