7


Без - табигать балалары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Без - табигать балалры

Максат: 1. Күчмә кошлар, дару үләннәре турында белемнәрен ныгыту.

2. Урман турында төшенчә бирү; урманны сакларга өйрәтү.

3. Җәнлекләргә сак караш һәм табигатьне ярату хисе тәрбияләү.



Эшчәнлек барышы

Т. - Балалар, без бүген сезнең белән урманга барырбыз. Урман ерак, шуңа күрә без паравоз белән барырбыз. (бер бала паравоз була, күкрәгенә паравоз рәсеме куела). Камил паравоз, ә без вагоннар, әйдәгез, кузгалып киттек. Безнең вагоннар күп, шуңа күрә дә игътибарлы булу кирәк.

Нинди көчле паравоз

Без артыннан барабыз.

Тек-тек-тек, тек-тек-тек,

Без кузгалып киттек.

Бер-бер артлы кузгалып китәләр

«Күчмә кошлар» тукталышына җиттек (Туктыйлар, утыралар).

Т. - Сез нинди күчмә кошларны беләсез? (Сыерчык, сандугач, карлыгач, күке, тургай, торна, кара каргалар)

- Ни өчен алар күчмә кошлар дип аталалар? (Чөнки алар күчеп йөриләр)

- Ни өчен көз көне китәләр? (Чөнки бездә суык, алар туңалар, җим таба алмыйлар, җир өстен кар каплый)

- Ә ни өчен кире кайталар? (Алар да кешеләр кебек үк туган якларын сагынып кайталар)

- Кошлар ни өчен кирәк? (Алар матур итеп сайрыйлар, бөҗәкләрне юк итәләр, урманга ямь өстиләр)

- Балалар, сез инде кошларны рәнҗетергә ярамавын беләсез. Аларга таш ыргытырга, ояларын туздырырга ярамый.

- Әйдәгез, балалар, юлыбызны дәвам итәбез. (Балалар бер-берсенә тотынып тагын китәләр)

Хәзер безгә карагыз,

Нинди кызу барабыз.

Чылбыр кебек тезелдек,

Кемдер калды өзелеп. (кызу баралар)

Икенче тукталыш. «Дару үләннәре». Балалар туктыйлар, утыралар.

- Балалар, үләннәрне ни өчен дару үләннәре, диләр? ,(Чөнки кешеләр аларны дару итеп кулланганнар)

- Дөрес, чыннан да эле дарулар булмаганда кешеләр бу үләннәрне еллар буе сыный-сыный дару итеп кулланганнар. Хәзер дарулар булса да, кешеләр һаман бу үләннәрдән файдаланалар. Чөнки үлән үзе үк файдалы. (маска кигән балалар чыгып сөйлиләр)

1. Мәтрүшкәнең көрәне

Бардыр инде күргәнең?

Шәп доктор, дип кешеләр

Мактый мине барысы. (Сары мәтрүшкә)

2. Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Анкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да,

Сак була күр җыйганда. (Энҗе гөл)

3.Бик тәмле мин - бал гына,

Авызына ал гына.

Күңелләрең ачылыр-

Шифалы су эчкәндәй,

Сусавын да басылыр. (Каен җиләге)

4. Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек

Чәй ясасаң кыздырып

Тәме исең китәрлек. (Тузганак)

5. Сары төсе бал кебек

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. (Ромашка)

6. Сәяхәтче юлдашы без

Ул уләнне кем белә

Юлда аяклар кабарса,

Аның файдасы тия. (Бака үләне)

7. Яраларны дәвалыйм мин, беләсеңме?

Бармагыма ябар идем, диясеңме?

Нинди үлән икәнемне беләсеңме? (Үги ана яфрагы)

- Менә балалар никадәр күп икән бит дару үләннәре. Аларның файдасы бик күп, шуңа күрә балаларны кирәксезгә өзәргә, э өзеп алганда тамыры белән йолкырга ярамый. Аларны күпләп юк итсәң, алар бетәләр дә. Мәсәлән, Энҗе чәчәк «Кызыл китап»ка кертелгән. «Кызыл китап»ка бетү алдында торган үләннәр, кошлар, хайваннар кертелүен сез беләсез инде.

Тагын юлыбызны дәвам итәбез. Безнең паровоз әллә нишләде, бара алмый. Без бит «Адашкан авазлар» авылыннан үтәбез икән. Әйдәгез әле авазларны дөресләп үтәбез.

Әни кибеткә барган

Зур куркак (курчак) сатып алган.



Яшел каен төбендә

Кызыл чиләк (җиләк) күренә.



Карлыган (карлыгыч) җитез оча

Зәңгәр киңлекне коча.



Елгага бармак (кармак) салдым

Зур балык тартып алдым.

Паровоз китә, агачлар арасыннан үтә (елан кебек йөриләр)

Нинди көчле паровоз

Без артыннан барабыз.

Җек-тек-тек-тек-тек

Без кузгалып киттек.

«Урман» тукталышына җиттек. Балалар, без бик арыдык, әйдәгез әле бер уен уйнап алабыз. (Чия, чия, чия чияләгәндә көенә)

Кулларны кулга тотышып

Без урманга барабыз

Урманда яшел аланда

Җырлар җырлап алабыз.

Черкиләр очып йөриләр, Яшел үлән арасыннан,

Баш очында шаулашып. Без җиләкләр җыябыз.

Без черкиләрне куабыз, Тәмле җиләкләр, качмагыз,

Кулларны шапылдатып. Барыбер эзләп табабыз.

Аю чыгып балаларны тота.

Аю. - Сез минем урмандагы агачлар турында сөйләсәгез мин сезне җибәрәм.

Т. - Әйдәгез балалар без урман турында нәрсәләр беләбез сон, анда нинди агачлар үсә? (Каен, усак, нарат, чыршы, тал, имән, шомырт һ.б. (Балалар шигырь сөйлиләр).

Үсә каен тоеп җаен, Юкә чәчәкләре дә тиз

Үсә каен ел саен Хуш исләрен тарата.

Сындырмагыз каенкайны Юкә балы татлы дару

Сокланырсыз сез тагын. Аны һәркем ярата.



Чыршы яшел, Нарат исен сулыйм һәркөн

Кышын яшел Хуш исенә сөенәм.

Беләбез аның хәлен Нарат күркәләре эзләп,

Энәсенә тотынмагыз Урман эченә керәм.

Бозмагыз урман ямен.



Имәнне без хөрмәтлибез Тал бөгелә, тал сыгыла,

Имән урман бабасы. Тал бөгелә җилләрдә.

Имән чикләвеге җыям, Бөгелүчән зифа таллар

Чикләвектән дәвасы. Үсә безнең илләрдә.

Сындырмыйк шомырт агачын,

Моңсу булыр урманым.

Ел саен мине җыярсыз,

Рәхмәт әйтеп дусларым.

(Балалар белән урман турында сөйләшү. Нинди җәнлекләр һәм алар ничек яшиләр.)

Т. - Балалар, сезгә урман ошадымы? Сез үзегезне урманда дөрес тота беләсезме? Менә мин дә сезгә бер шигырь укып күрсәтәм.

И күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту,

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта,

Урманда ут якмагыз.

</ Табигать - ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал