7


  • Учителю
  • Әкиятләр илендә күңелле стартлар. (спорт бәйрәме)

Әкиятләр илендә күңелле стартлар. (спорт бәйрәме)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

"Гомуми үсеш төрендәге "Алтынчәч" балалар бакчасы"

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе





















Әкиятләр илендә күңелле стартлар.

(спорт бәйрәме)









































Үткәрде тәрбияче: Л.В.Мөхетдинова









Октябрь, 2016 ел





Максат: балаларда физкультура һәм спорка кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Җиһазлар: 4 урындык, 2 бүрек, 2 туп, 2 яулык, 2 боҗра 2 чиләк, 2 себерке,20 кәгазь йомарламы.

А. б. Балалар, сез барыгыз да әкият яратасыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәткә барырбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз. Уеныбыз ярыш формасында

була. Иң элек командалар белән танышыйк. ( музыка астында командалар чыга һәм үзләре белән таныштыралар )

Ә хәзер әйдәгез әкиятләр иленә сәяхәтебезне башлыйбыз. Балалар сез нинди әкиятләр беләсез?

Балалар җаваплары.

Ә нинди әкиятләргә сәяхәткә барасыгыз килә?

1 әкият "Чуар тавык" Яшәгән ди булган ди әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырганнар. Ә тавык әйтә икән: - Кайгырмагыз әле сез шул кадәр, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.

1 ярыш. Ике табакта су. Аларның һәрберсендә унар теннис шарлары.Табаклар 3 м ераклыкта урындыкка куелган. Командалар янындагы урындыкларга тәлинкәләр һәм шул тәлинкәләр янына 10 кашык куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йомырканы кашыкка алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизерәк ташыр?

А.б. " Чуар тавык " әкиятендә сез әби белән бабай ролендә булдыгыз. " Шалкан " әкиятендә дә шул роль дә булырсыз. 2 әкият " Шалкан " Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта, тарта тартып чыгара алмый икән. Бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар икән тартып чыгара алмыйлар икән. 2 ярыш. Парлап басалар. Малайлар бурек кия, ә кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз млайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшыралар. А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш " Теремкәй " әкияте. Басу уртасында теремкәй тора. Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән? 3 ярыш. " Теремкәй " - боҗра. Шул боҗрага берәм - берәм йөгереп барып керәләр кайсы командадан ничә кеше сыя. А. б. Ә урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора. Ул кемнең өе дип уйлыйсыз?

4 ярыш. " Убырлылар ярышы ". Бер аякны пластмасса чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себерке тотып әйләнеп килергә. А. б. Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизерәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк. 5 ярыш. 3 м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар берсе артына тезеләләр, һәрберсендә кәгазь йомарламы - боз кисәкләре. Менә шул боз кисәкләрен икенче сызыкның икенче ягына ыргыталар. Командалар биремне чиратлап үтиләр. А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланып та килә. Барыгыз да бик җитезләр, өлгерләр икәнсез. Рәхмәт сезгә!

</ Ә, әкиятләр тагында исегездә калсын өчен мин сезгә әкиятләр темасына рәсемнәр бүләк итәм. Сез аларны матур итеп буярсыз һәм күргәзмәгә элерсез.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал