7


Проектная работа Алтын коз

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проект эше "Алтын көз"

Проект төре: кыска, информацион-күзәтү, иҗади эзләнү

Проект вакыты: 1 атна

Проектны төзүче: тәрбияче Садикова Гөлназ Галимҗан кызы

Проектта катнашалар: икенче кечкенәләр төркеме балалары

Проектның максаты: ел фасылы көз турында белемнәрен тулыландыру, көз ел фасылының характерлы билгеләре белән таныштыру.

Проектның бурычлары:

  1. Көз ел фасылы белән таныштыру. Табигатьне күзәтергә кызыксыну уяту.

  2. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне аера белергә ирешү, аларның файдасы турында аңлату.

  3. Иҗади сәнгатькә кызыксыну уяту. Кул чукларын

  4. Табигатькә һәм бер-береңә игътибарлы булырга кирәклегенә төшендерү.Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисен тәрбияләү.

  5. Сүзлекне активлаштыру, "салкынайтты", "яңгырлар еш ява", "яфраклар коела", "җил исә", "караңгы иртә төшә", "кошлар җылы якка очып китәләр", "яфраклар ява"; "кызыл", "сары", "кызыл-сары" төсләрен кабатлау;

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә, тирә - юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.2. Балалартеретабигатьтәбулаторгансезонлыүзгәрешләртурындабелемалалар. 3. Көзнең үз матурлыгы барлыгына, яшелчә-җиләк-җимешнең кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар.4. Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.

Кулланылган әдәбият.

1) К.В.Закирова"Балачак аланы".2) Ф.Җ.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина "Туган телдә сөйләшәбез".3) Г.З.Гарәфиева"Көзне кем белә?









Проектның эш этаплары.

  1. Көз турында рәсемнәр карау, шигырьләр уку.

Кырлар буш кала. Яңгырлар ява.

Җирләр бушана. Бу кайчак була? Проектная работа Алтын коз

  1. Табигатьне күзәтү.

-Апа безгә артыбыздан.Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

-Кем дә дәшми, көзге яңгыр. Зонтик белән сөйләшә.

Проектная работа Алтын коз

  1. Әңгәмә "Мин яшелчә яратам" , "Мин җиләк-җимеш яратам"

  2. Рәсем ясау " Тып-тып яңгыр ява"

Яңгыр яу-яу

Майлы ботка бирермен

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда.





  1. Кисеп ябыштыру "Җиләк-җимештән кайнатма" Проектная работа Алтын коз

  2. Пластилинография "Көзге кояш", "Гөмбәләр" Проектная работа Алтын коз

  3. Хәрәкәтле уеннар: "Яфрак җыю", "Гөмбә җыю".

Көз килде. Үләннәр

Саргайды. Шиңде.

</ Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

Проектная работа Алтын коз

Артикуляцион гимнастика "Яфрак оча", "Тамчы тама" Проектная работа Алтын коз

Йомгаклау.

Бу проект эшем бик әһәмиятле булып чыкты. Балалар көз турында белемнәрен ныгытып, тагын да тулыландырдылар. Кызыксыну туды. Рәсем ясау, пластилин белән ябыштыру барышында нәниләр зур теләк белән катнаштылар. Аларда эстетик һәм иҗади яктан зур үсеш күренде. Табигатнең матурлыгын тоемлаулары, тәрбияче соравына аңлаешлы итеп җавап бирә белүләре артты.

Без Алтын көзне бик яратабыз!

Проектная работа Алтын коз

Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы"

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе













































Проект эше "Алтын көз"









































Тәрбияче: Садикова Гөлназ Галимҗан кызы









































2016 уку елы



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал