7


  • Учителю
  • Сценарий Мәктәпкә озату иртәсе

Сценарий Мәктәпкә озату иртәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font size="6" style="font-size:22pt;">Мәктәпкә озату иртәсе "Көтек балалар бакчасы"

Алып баручы. Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен,чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез,кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары бик матур. Бакчада үткәргән көннәре,шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хәтерләрендә мәңге саклансын.

Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар! Кадерле балалар! Бүгенге бәйрәм иртәбезне башлап җибәрәбез.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз.

Әкият төше - алтындыр,

Аңлаганга - акылдыр.

Борын-борын бер заманда

Бер урман булган.

Менә шушы бер урманда

Бер Куян туган.

Җил кебек йөгерек аяклы,

Бик матур озын колаклы,

Шәп Куян булган.

Әтисе яраткан аны,

Әнисе яраткан аны,

Туймаган сөеп.

Тәмләп кенә ашатканнар,

Сыйпап кына йоклатканнар.

Үскән Куян уйнап кына,

Саф һавалар сулап кына,

Сикереп тә биеп кенә,

Барысы өчен үзе күреп

Дөньяның ямен.

Бервакыт бу үсеп җиткән.

Дөньяга чыгар чак җиткән,

Мәктәпкә йөреп.

Тик ул йөрергә теләми,

Берни белергә теләми.

Әтисе ялына аңа,

Әнисе ялына аңа,

Белем ал,диеп.

Урманда кемнәр торганын,

Нинди җәнлекләр булганын,

Кем дус,кем дошман икәнен,

Белеп кал,диеп.

Куян. Юк, мәктәпкә бармыйм,

Мин бернинди белем алмыйм.

Мин болай да барын да

Бик яхшы беләм:

Мин кишер кимерә беләм,

Мин оста йөгерә беләм.

Алып баручы. Ишетәсе дә килмәгән,беләсе дә килмәгән. Әти-әнисен, алай бик йөдәтсәләр, чыгып китәм, дип куркыткан.

Яклап әти дә килмәгән,

Яклап әни дә килмәгән.

Киреләнеп Куянкай

Урманга качкан.

Урман күренеше. Аланда Күбәләк очып йөри.

Куян. Әй,Күбәләк,Күбәләк,

Синең тормыш түгәрәк.

Күбәләк.Түгәрәген түгәрәк!

Булып кара Күбәләк!





Тиен керә. Әйт әле,Күбәләк, Ничек соң тормышың?

Сөйләшик бергәләп: Ничек көн күрмешең?

Бу кадәр күп очып, Сөйләп бирче тезеп,

Армыйсың син ничек? Табаламсың ризык?

Күбәләк. Мин торам кырларда, Иркәли һәм сөя

Болында,урманда; Кояшның яктысы;

Уйныймын,очамын, Аш буладыр миңа

Якты көн булганда. Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы,рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Күбәләк очып чыгып китә.

Тиен. Куянкай, хәлләр ничек?

Куян. Әй,син кем?

Тиен. Белмисеңме әллә?

Мәктәпкә йөрмисең мәллә?

Мин бит - Тиен,Куянкай.

Куян. Син,Тиенкәй,юлыңда бул,

Күрәсем килми сине!

Тиен. Ай-яй-яй! Тиен үпкәләп чыгып китә.





Куян. Беркем мине аңламый,

Беркем ярдәмгә килми.

Керпе керә.

Керпе. Исәнме,Куянкай!

Куян. Әй.син кем?

Керпе. Белмисең мәллә?

Мәктәпкә йөрмисең мәллә?

Мин бит - Энәбай-Керпе!

Ишеттем синең турында

Бөтен урман гөр килә.

Мәктәпкә барырга кирәк!

Белем һәркемгә кирәк!

Куян. Кара,кара,акыл бирә!

Үзем дә бик акыллы.

Юк теләмим,юк укымыйм.

Син энәле,кит әле,

Күрәсем килми сине.

Керпе. Ярар,ярар,китәрмен.

Синең укымаганыңны

Бар урманга сөйләрмен.





Бака сикереп чыга. Бака-ка,бака-ка,

Куянкай,матуркай,нихәл?

Куян. Әй, син кем?

Бака. Белмисеңме әллә?

Мәктәпкә йөрмисең мәллә?

Мин бит- бакылтык Бака!

Куян. Кит моннан,яшел Бака!

Бака. Тәрбиясез! Бик усал син,Куянкай!

Бака " күлгә" чума.

Куян елый башлый.

Аю керә.Кулында барабан.

Аю. Ай-яй-яй!Ник елыйсың,Куянкай!

Куян. Син кем?

Аю. Белмисең мәллә?

Мәктәпкә йөрмисең мәллә?

Мин бит камыт аяк - Аю! Бал кортларын куып йөрим. Ә-ә-әнә үзләре дә монда.

Бал кортлары биюе.

Бал кортларын куа-куа Аю чыгып китә.

Алып баручы. Шулай беркемне белмичә,

Акны-караны күрмичә,

Куян озак атлаган.

Бара-бара тәмам аргач,

Ямь-яшел үзәнлектә

Туктап хәл алган.





Шул чагында куе бер куак төбендә

Бик матур бер җәнлек күреп,

Хәйранга калган.

Алтын сыман тун өстендә-

Нәкъ кояш нуры төсендә,

Энҗе кебек җем-җем итеп тора икән,ди.

Үзе шундый матур карап,

Ара-тирә иренен ялап,

Алтын көлтәдәй койрыгын бора икән,ди.

Төлке биюе.

Төлке. Кил,үскәнем,кил яныма,

Мин сине күптән сагынам,

Балаларым да зарыгып

Көтәләр күптән.

Менә шуңа да, күз нурым,

Назлым,йомшагым,матурым,

Мин сине бүген аларга

Кунакка илтәм.

Юк,хәзер үк алып китәм,

Көтәр хәлләрем юк бүтән.

Әткәң-әнкәң бик сагынса,

Күрерләр килеп...

Куян. Кем соң син шулай кунакчыл,

Әй,чибәр түти!?

Төлке. Белмисең мәллә?

Мәктәпкә йөрмисең мәллә?

Мин бит бөтен тирә-якта

Дан тоткан Төлке!

Алып баручы. Кинәт кенә үрелеп,"Һап" иттереп колагыннан кабып та алган.





Куян бичара куркудан,

Колагын каты тартудан

Чак үлми калган.





Дуслар ерак йөрмәгәннәр,Куян тавышын ишетеп,бик тиз килеп җитткәннәр.





Җәнлекләр. Әй,син,хәйләкәр Төлке!

Төлке. Ярый,ярый,кызмагыз,

Мин бит шаярдым гына.

Куянкай,дусларың күп булуына

Мин бик шатландым гына.

Куян. Рәхмәт сезгә,дусларым!

Дуслык турында җыр.

Алып баручы. Менә шулай безнең Куян

Сүз тыңламый йөргән өчен

Җәзасын алган.

Сизгер нәселдән туса да,

Йөгерек аяклы булса да,

Наданлыгы аркасында

Чак үлми калган.

Менә шулай,балалар,әби-бабаларыбыз әйткән мәкаль бик дөрес. Дөнья - йозак,ачкычы - белем.

Без бүген бакчабыздагы иң акыллы,иң тәртипле кызыбыз- Рахимова Зәринәне белем иленә озатабыз.Безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә,эштә дә безнең зур ярдәмчебез булган Зәринәбезнең бүген бакчада соңгы көннәре.

Саубуллашыр чак та җиткән,

Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

Сизмәгәнбез күңелле көннәр белән

Зәринәнең үсеп җиткәнен.





Зәринә.Өйрәттегез мине бакчабызда

Бик күп,бик күп нәрсәгә.

Кечкенәләрне яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Баш иямен бүген сезнең алда,

Бурычлымын сезгә гомергә.

Өйрәттегез:"Дус һәм тату булып

Яшәгез,-дип,-шулай гел бергә.

Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

Әйе,мине мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга мине сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

Анда да мин сынатмамын,

Менә күрерсез әле.

Зәринә-безнең бакчаныкы,

Диеп йөрерсез әле.





Алып баручы. Без сиңа ышанабыз,Зәринә. Бүген сиңа үзләренең теләкләрен нәни дусларың да әйтергә тели.Тыңлап алыйк әле үзләрен.

Бөрлегәнем,җиләгем,дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

Зур түгел шул,бик кечкенә.

Бөрлегән мин,бөрлегән.

Бөрлегән генә булсам да

Бар эшкә дә өлгерәм.





Миннән дә нәни булгансың,

Син бакчага килгәндә.

Кара,ничек зур үскәнсең,

Китәр вакыт җиткәндә.





Безгә карагач,

Сиңа бик кызык.

Без нинди кечкенә,

Ә син нинди зур.





Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмгә килдек.

Сиңа матур теләкләр,

Җыр-бию алып килдек.

Яшәвебез дә шунда,

Ашавыбыз да шунда.

Көне буе мәш киләбез

Балалар бакчасында.

Кичкә кадәр ял итәләр,

Балалар дисезме сез?

Без көне буе эшлибез -

Шуны белмисезме сез?





Я сейчас учусь считать,

Прибавлять и отнимать.

Если скажем,пальцы взять

На руке их ровно пять.

Математика трудна,

Но в моих руках она.





Четыре яблока.

Четыре красных яблока

Мне папа дал сейчас.

Сказал:"Дели всем поровну!

Ты умница у нас."

Я протянул яблочко

Сестре Алине.

Всем - папе,маме,Лильке -

Дал по одному.

"Спасибо" слышу я в ответ.

А мне и яблока нет.









Сәгать суга:"Даң!Даң!" Сикереп торды Марат.

Хәбәр бирә таңнан. Күрә эшләр харап,

Мәктәпкә барырга Тагын соңга калган

Унбиш минут калган. Шул йокыга карап.

Сәгать җырлый:"Зиң!Зиң!

Мин бит туктый белмим,

Моннан ары:зиң!зиң!

Миңа карап йөр син!"





Иртәгә Сара Шатланган нинди,

Мәктәпкә бара. Җырлый да бии.

Кара,син аның -Мәктәпкә барам

Сумкасын кара! Иртәгә мин,-ди.





Мин кечкенә,сумкам зур,

Күтәрәм көчкә генә.

Мин дә мәктәпкә барам.

Укырмын бишкә генә.





Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый.

Дамира апа әйтә:

"Әле сиңа ярамый."

Бию.





Әниләр безне бакчага

Илткән чакта тиздән син,

Аркаңа сумка асып,

Мәктәпләргә китәрсең.

Уенчыкларыбызга да

Булыр инде бик моңсу.

Син киткәнгә миңа да бит

Бигрәкләр дә ямансу.





Бик күңелле бакчабыз!

Тик син генә китәсең,

Сагынган чакларыңда

Безгә кереп китәрсең!





Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Һәм чәчәкләр китердек.

Чәчәкләр тапшыру.

Җыр."Сау бул,бакчабыз"(Айдар Минһаҗев сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы)

Мәктәптә яхшы укы син,

Тәртип бозып йөрмә син.

Бакчабызның маркасына

Тап төшерә күрмә син.





Җиңел булсын укулар,

Дөрес булсын язулар.

Дәфтәр саен биш булсын,

Ерактан көлеп торсын.













Өйрәнербез киләчәктә

Бик күп,бик күп нәрсәгә.

Рөхсәт ит,Зәринә апа,безгә

Бию бүләк итәргә.

Бию.

Котлыйбыз,котлыйбыз,

Чын күңелдән котлыйбыз!

Алып баручы. Зәринә,безгә сине озату авыр булса да,безнең күңелләребез шат,чөнки син нинди матур,таза-сау. Эш дигәндә мин диеп,ял иткәндә җырлыйм-биим дип тыпырдап торасың,күзләрең күп беләсе килү теләгеннән янып тора.Бакчадагы балалар кечкенә булу да сине куркытмады,һәрчак аларны юатырлык сүзен таптың,ярдәмчел булдың.Безнең бакчабызга тугры калдың,үзебезнең бакчаны яраттың.Рәхмәт сиңа!

Без сине бик яраттык,яратабыз.Әни кеше баласына нинди изге теләктә булса,без дә шул ук теләкләргә кушылабыз.

Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу,сагышлы.

Шундый көн бу,- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.





Саубуллашу көне диеп,

Боегып тормыйк әле.

Бар дөнья ямьләнеп китсен,

Әйдә бер биик әле.

Зәринә бию.

Илебез күге аяз,һәр таң сезгә куанычлы,шатлыклы көннәр алып килсен,сау-сәламәт,бәхетле-тәүфыйкълы балалар булып үсегез!Хәерле юл,сиңа,Зәринә!













Сау бул,

бакчабыз!





Чыгарылыш

2016











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал