7


  • Учителю
  • Ата – аналар җыелышы. Тема: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсешендә уенның роле»

Ата – аналар җыелышы. Тема: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсешендә уенның роле»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ата - аналар җыелышы.

Тема: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсешендә уенның роле»

Үткәрү формасы: түгәрәк өстәл

Максат: балаларның уен эшчәнлегендә килеп туган проблемалар буенча ата - аналарның педагогик белемнәрен үстерү.

Бурычлар:

1.Ата - аналарга уенның - һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә, көчле ихтыярлы , матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы булып торуы турында төшенчә бирү.

2.Үз балалары белән бердәм уен эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

3.Балалар бакчасында һәм өй шартларында уен тирәлеген оештыру темасына фикер алышу, уенчыкларның файдасы һәм зарары турында сөйләшү.

Катнашучылар: тәрбиячеләр, әниләр.

Алдан әзерләнгән эш:

-анкеталаштыру;

- киңәшләр;

-иҗади эш өчен материаллар ;

-төркемне җиһазлау.

Җиһазлау:

- өстәлләр ярымтүгәрәкләп тезелгән.

- дидактик уен, хәрәкәтле уен,түгәрәк уены, сюжетлы уен өчен атрибутлар;

- аерым өстәлдә әниләрнең иҗади эше өчен җиһаз, магнитофон.

Барышы.

"Җырлыйм әнием турында" җыры яңгырый.

1. Тәрбияченең кереш сүзе.

- Хәерле көн хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр. Сезне күрүебезгә без бик шат. Бүген без сезнең белән балалар уеннары, уенчыклар, әйләнә - тирәне танып белүдә аларның роле, һәм балаларның үсешенә аларның йогынтысын ачыкларбыз. Арада күбегез кечкенә вакытта яратып уйнаган уеныгыз, уенчыкларыгызны хәтерлисездер. Күп гаиләләрдә уенчыклар буыннан буынга күчеп килә, андый уенчыклар бай хәзинә булып тора. Безнең җыелышыбыз җанлы дәвам итсен өчен сезгә визит карточкасы тутырырга тәкдим итәм. Үзегезнең исем, фамилия, атагызның исемен языгыз һәм кәефегезгә туры килгән рәсем ясагыз (кояш, болыт)

Психологик күнегү «Елмай»

- Минем беләсем килә: Сезнең кәефегез яхшымы? Очрашканда ничек итеп сүзсез генә башкаларга шат, яхшы кәефеңне бүләк итеп була? Ничек итеп сүзсез генә үзеңнең яхшы кәефең турында хәбәр итәргә? Әлбәттә, елмаеп. Уң яктагы күршегезгә елмаегыз, сул яктагы күршегезгә елмаегыз. Елмаю кешеләргә җылылык өләшә, сезнең яхшы, ачык күңелле кеше булуыгызны күрсәтә һәм кәефне күтәрә .









Туп белән уен:

-Күптән түгел балагыз белән нинди уен уйнадыгыз?

-Әгәр балагыз сезнең белән уйныйсы килү турында белдерсә, сез нишлисез?

-Балагызның еш уйнаган уены?

-Яңа уенчык сайлаганда нәрсәгә нигезләнәсез?

-Кечкенә вакытта нинди уеннар уйнадыгыз, балагызга ул турыда сөйлисезме?

-Балагыз уенчыкны ватса, сез нишлисез?

-Балагыз өйдә кайдә күбрәк уйный? Нинди уңайлыклар тудырылган?

-Нинди яраткан уенчыклары бар?

-Өйдә бала белән кем күбрәк уйный?

«Бала тормышында уен" темасы очраклы гына рәвештә алынмады, чөнки һәрберебез үзенең баласының акыллы, тәрбияле, мөстәкыйль, киләчәктә тормышта үз урынын табуын тели. Балалар уенда тәрбияләнәләр. Уенда роль башкарганда, алар үзләрен киләчәккә, олылар тормышына әзерлиләр. Уен бала өчен вакыт машинасы, ул балага күп еллардан соң буласы тормыш белән яшәп карарга мөмкинлек бирә.Уенның әхәмияте, аның бала шәхесе үсешенә йогынтысы әйтеп бетергесез. Уен тылсымлы таяк кебек, баланың бар нәрсәгә дә карашын үзгәртергә мөмкин. Уен балалар коллективын берләштерә, үз эченә бикләнгән балаларны актив эшчәнлеккә тарта.

2. Анкеталаштыруга нәтиҗә ясау.

- Без җыелышка әзерләнгәндә анкеталаштыру үткәрдек........

Анкета сораулары

  1. Гаиләдә балага уйнар өчен нинди уңайлыклар тудырылган?(уен почмагы булу, уенчыклар наборы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе)

2. Уенчыклар арасында яратып уйнаган уенчыгы бармы? Нинди уенчыклар?

3. Кем уенчыклар сатып ала, ешмы? Уенчыкны сайлау нинди принципка нигезләнә?

4. Балагыз уенчыкны еш ватамы? Ул очракта сез нишлисез?

5.Гаиләгездә кайсыгыз күбрәк бала белән уйный?

6.Әгәр гаиләдә олы абый яки апа булса, балалар бергә нинди уен уйный, олы балалар уеннны оештырамы?

7. Балагыз нинди уеннарны күбрәк яратып уйный?

8.Балалар бакчасы тәрбиячеләренә тәкъдимнәрегез.

3."Ә балалар бакчасында без уйныйбыз" (презентация карау)

Бүгенге көндә педагог балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиеш. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик.Физик тәрбиядә хәрәкәтле уеннар, акыл эшчәнлегендә дидактик уеннар кулланылса, сөйләм үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү эшендә дидактик уеннары да, сюжетлы-рольле уеннарны да, халык уеннарын, үстерелешле уеннарны да уңышлы кулланырга була. Сөйләм үстерү шөгылләрендә серле янчык, серле тартма, хат, балаларга яңалык, серлелек китерә. Безгә курчаклар, кошлар, җәнлекләр кунакка килә, алар балаларның уңышлары белән кызыксынсыннар. Шушындый уеннар балаларны активлаштыра, сөйләмнәрен үстерә, аларга үзләренең бу иркен, зур, катлаулы дөньяның бер кисәге икәнен аңларга булыша. Шуңа күрә балаларда җаваплылык хисе үсә, алар шул кошлар, җәнлекләрнең үзләренә караганда көчсез, яклауга мохтаҗ икәнлеген аңлыйлар, рухи яктан чистаралар, савыгалар.Ял минутларында халык уеннары, җырлы - сүзле - хәрәкәтле түгәрәк уеннары балаларны берләштерә, дуслаштыра, сүз, хәрәкәтләрне яраклаштырырга ярдәм итә. Зурлар хезмәтенә, эш - хәрәкәтләренә имитацияләр балаларның сүзлеген баету өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү белән бергә, балаларны физик яктан ял иттерә һәм тискәре энергиядән бушанырга булыша.

«Әйдәгез бергәләп уйныйбыз» - практик өлеш

Тәрбияче әниләрне төркемнәргә бүлә. Төркемнәргә дүрт төрле уенның барышын уйнап күрсәтергә тәкъдим итә: дидактик уен, хәрәкәтле уен, түгәрәк уены, сюжетлы уен.

5.«Мин башлыйм - сез дәвам итәсез» - «Уен - ул…»

-Уен - ул (күңелле, кызык)

-Уен кызык булсын өчен?( ...)

-Уенчык нинди булырга тиеш? (әниләр җавабы)

1. эстетик яктан туры килә;

2. бала өчен куркыныч тудырмый торган ( буявы, материал);

3. аң - белемен үстерергә;

4.баланы мавыктырырга.

6. Аш бүлмәсендә уен .

- Ә хәзер без уйнап алырбыз. Барыгыз да катнашырсыз дип уйлыйм.Сезнең өчен без сораулар әзерләдек. (вазада сораулар белән кәгазләр)

Гаилә күп вакытларын аш бүлмәсендә үткәрә. Бигрәктә хатын кызлар. Ничек уйлыйсыз, бала аш бүлмәсендә үзенә шөгыль таба аламы? Түбәндәге материалларны кулланып, бала үзен нәрсә белән мавыктыра ала? ( музыка уйнала, ваза түгәрәктә йөри. Музыка туктый, ваза кем кулында кала, шул ана җавап бирә)

1. «Йомырка кабыгы» (Кабыкны кисәкләргә вату, картонга юка гына итеп пластилин сылау һәм шунда бизәк төшерү йомырка кабыгыннан)

2. «Камыр» (Нәрсә телисең, шуны әвәләргә була)

3. «Макароннар» Өстәлдә яки кәгаз битендә төрле бизәкләр, төзү, формаларын әйтү.

4. «Манный ярмасы яки фасоль» Икесен бергә катнаштыру, фасольне манный ярмасыннан аерып алу.

5. «Борчак» Барчакны бер стаканнан икенчесенә бушату яки санау.

6. «Геркулес» Ярманы кечерәк табакка салып, эченә вак уенчыклар яшерү. Бала эзли.

7. «Вак ярмалар» Ярма белән төрле рәсемнәр ясау.

. 9. «Бер тапкыр кулланыштагы стакан» Берсе эченә берсен кертеп кую яки пирамида ясау.

10"Су» Суда көймә йөздерә, "Бата - батмый" уены уйный ала.

Әниләр өчен иҗади эшчәнлек.

- Бала белән аш бүлмәсендә дә уйнап булганлыгына төшендек. Мин сезгә төрле ярмалардан иҗади эш эшләргә тәкъдим итәм. Өстәл янына килеп, үзегезгә кирәк булган материалларны алыгыз. (музыка астында әниләр эшлиләр)

- Үзегезнең эшләрегезне өйдә балагызга күрсәтегез, бала белән тагын да яхшырак итеп тулыландырыгыз.

6.Йомгаклау өлеше..

- Җыелыш ахырына якынлашты. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, Уйлавымча, сезнең һәркайсыгыз " Бала тормышында уенның роле "дигән сорауга җавап таба алыр.

Рефлексия:

  1. Ата - аналар җыелышыннан алган кичерешләр

  2. Нинди нәтиҗә ясадыгыз үзегез өчен.(әниләргә сүз)

Уен бала тормышында әйдәүче эшчәнлек булып тора. Ул балалар бәхете өчен, аларның сәламәтлеге һәм дөрес үсеше өчен кирәк. Уен балаларны сөендерә,аларның күңелен күтәрә. Уйнаганда алар күп хәрәкәтләнәләр: йөгерәләр, сикерәләр, корылмалар төзиләр. Шуның нәтиҗәсендә балалар көчле, батыр, җитез сау - сәламәт булып үсәләр. Уен уйлау эшчәнлеген, фантазияне үстерә . Бергә уйнап балалар дус - тау яшәргә,бер - берсенә юл куярга, бер - берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.

Ял вакытларыгызда балалар белән урманга, елгага "сәяхәткә" барыгыз, кышын ап-ак кар өстендә чаңгы юллары сызыгыз, кар йомарлап атышыгыз. Балалар сихри дөньяда булып, хис итәргә, тоемларга, хыялланырга өйрәнәләр, табигать матурлыгын тоярга өйрәнәләр. Алар физик яктан да, рухи яктан да ял итәләр. Шулай ук сулыш күнегүләре дә ясала, йөз, артикуляция, бармак гимнастикасы да ясала, авазлар да ныгытыла, сүзлек тә байый, активлаша. Балачак чыннан да бәхетле, кайгысыз булсын дисәк, балаларга рәхәтләнеп яшәргә шартлар булсын.Әйдәгез үзебезнең балалар белән ешрак уйныйк. Киләсе очрашуларга кадәр.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал