7


  • Учителю
  • Театрализованная постановка по обучению детей татарскому языку Шалкан

Театрализованная постановка по обучению детей татарскому языку Шалкан

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">Сценарий: «Шалкан әкияте»

Максат:



1) Халыкпедагогикасынатаяныпбалаларгаәхлактәрбиясебирүнедәвамитү. Халыкавызиҗатыашабалалардахезмәтсөючәнлек, өлкәннәргәихтирам, ,шәфкатьлелек, инсафлылыккебекәхлакисыйфатлартәрбияләүнедәвамитү;



2) Балаларда, тугантелгәмәхәббәт, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгәхөрмәтһәмкайгыртучанмөнәсәбәттәрбияләү;



3) Шулайукбалалардаматурлыкнытоя, күрәбелүхисләретәрбияләүнедәвамитү, онытылыпбарганмирасыбызныяңарту;





Катнашалар: Әкиятче-тәрбияче, Әби, Бабай, Түгәрәк, Аю, Бүре, Куян, Төлке.

Барышы

Әкиятче: -Исәнмесез,дусларым.?Мин Әкиятче булам

Әкиятне бар да ярата,

Өлкәннәр һәм балалар.

Матур итеп сөйләсәң,

Бөтенесе тыңларлар.



- Карагызәле, нинди матур өй! Әйдәгез әле карыйк, кем яши икән анда?

Аудио (63 нчекисәк)

Бу өй матур,

Бу өй зур.

Монда яши бабай.

Мин бабай .

Монда яши әби.

-Мин әби

Монда яши әти.

Мин әти

Монда яши Акбай.

Мин Акбай

Монда яши Мияу

Мин песи

Монда яши тычкан.

Мин тычкан(

-Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур, бу өй зур.





Әкиятче:

Шалкан чәчкән безнең бабай

Майның нәкъ 15 ендә,

Уңыш алыргауйлаган

Көзге көннең берсендә.



Бабай:

Ни хәл итим, көчем җитми

Әллә картлык килгәнме.

Әллә инде шалканым соң

Өлгерептә җиткәнме?

Чыкмады соң шалканым

Актарсам да балчыкны,

Чыгарырбыз бәлки икәү,

Чакырыйм әле карчыкны

Тот шушыннын арканны.

Чыгарыйкчы шалканны.



Әби:

Каты тотсам арканны

Авырттырыр аркамны.



Бабай:

Карчык хәйлә тотма әле.

Тот җәтерәк арканны.



Әби:

Җыелышка барасым бар

Кайткач сыер савасым бар.

Аннан мичкә ягасым бар.

Ипи ,бәлеш саласым бар.

Тартсам тартырмын бабай

Синеңчә булсын давай.



Әкиятче:

Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.



Бабай:

Юк шул, карчык көч җитми.

Бигрәк хәлсез булдыкмы.

Әллә шалкан бик ныкмы

Чакырыйк соң оныкны?





Онык:

Тала-тала

Ике беләгем

Курчагымнан аералар,

Шуңа яна йөрәгем.



Әби:

Тот шушыннын арканны.

Өчәү тартыйк арканны.



Әкиятче:

Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмый шул шалкан.



Онык:

Бәлки Акбай булышыр

Сөяк бирсәк тырышыр.

Акбай, Акбай кил әле.

Безнең хәлне күр әле.



Акбай:

Ничә ел өй саклыймын

Отпуска да бирмисең.

Инде яшем дә шактый

Пенсия түләмисең.

Китәрмен бер көн качып,

Калырсыз авыз ачып

Тартырмын бер сарык суйсаң.

Алга майлы калҗа куйсаң.



Бабай:

Ярар инде суярбыз,

Алдыңа ук куярбыз.

Булма бу кадәр үҗәт.

Көчеңне күрсәт тизрәк.

Тот шушыннан арканны

Дүртәү тартыйк шалканны.



Әкиятче:

Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.







Акбай:

Әллә килсенме икән, Песиебез

Барыбер тотмый өйдә күсе.

Тамак тук, өсте бөтен

Йоклый ул көне -төне.



Песи: (мендәрбелән)

Нигә шулкадәр шаулыйсыз?

Йокларга ирек бирмисез.

Мин тавышта йоклый алмыйм

Әллә инде белмисез?

Мин бик матурМыраубай

Тырнакларым бораудай.



Бабай:

Тот шушыннанарканны

Бишәүтартыйкшалканны.



Әкиятче:

Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.



Песи:

Сарай идән астында

Яши таныш тычканым.

Әллә әйтеп карыйм микән

Шушы тычкан дуска мин.



Тычкан: (медаль тагыпчыга)

Хәлегез бик мөшкелме

Миңа ялыныч төштеме?

Минем өчен шалкан тарту

Ярты минутлыкуен,

Тычкан халкы арасында

Мин беренче чемпион.



Әкиятче:

Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.



Бергә:

Өзелде шунда аркан

Ниһаять чыкты шалкан.







Җыр:

Бабай безне чакыргач,

Килдек шалкан тартырга

Бергәләшеп эшләгәч,

Күңеллерәктә була.

Тарттык, тарттык шалканны

Чыгардык без шалканны.

Бердәмлектә икән көч.

Шуны дуслар белегез.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал