7


  • Учителю
  • “Хәвефсез хәрәкәт” Мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар өчен ЮЙК буенча спорт уены.

“Хәвефсез хәрәкәт” Мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар өчен ЮЙК буенча спорт уены.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Хәвефсез хәрәкәт"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар өчен

ЮЙК буенча спорт уены.

Максат:

-юл йөрү кагыйдәләре,юл билгеләре,велосипедта йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне тикшерү һәм ныгыту;

-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның урамда һәм юлда хәвефсез йөрүне күз алдына китерүләрен формалаштыру;

-балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан,балаларның юлда үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен һәм юлда үзеңне тоту культурасынүстерү;

-төп физик сыйфатларны үстерү.



Ярыш эчтәлеге:командаларның сафка тезелүе.

1 бала:

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән читләтеп үтәр.



Җыр: "Хәерле көн".



Алып баручы . Исәнмесез , хөрмәтле уенда катнашучылар , жюри , жанатарлар !!!Без сезне үзебездә күрергә бик шат . "Юл йөрү кагыйдәләре" дигән урам һәм юл кануны кырыс.Әгәр җәяүле кагыйдәләрне үтәмичә урам буйлап теләсә ничек барса-ул гафу итми,ләкин бу канун шул ук вакытта бик мәрхәмәтле дә:ул кешеләрне куркыныч бәхетсезлекләрдән йолып кала,аларның гомерен саклый.Юл кагыйдәләрен әйбәт белгәндә генә без урамда ышаныч белән , курыкмыйча йөри алабыз.Мәктәпкә әзерлек төркемнәре тиздән балалар бакчасы белән саубуллашып ,мәктәпкә китәчәк,димәк ,юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары булалар.Ә аларга моның өчен юл хәрәкәтләрен камил белергә кирәк.Бүген алар үз белемнәрекн күрсәтәчәкләр.Безнең ярышта катнашу өчен:

1)яхшы физик әзерлек;

2)велосипедта йөрү белү;

3)юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк.

Иң беренче безнең уенчыларга бәя бирүче жюри белән танышыйк (таныштыру).Балалар сез сынауларны үтәргә әзерме?Һәр этапта сезгә үзегезнең белемнәрегезне , акылыгызны , сәләтегезне күрсәтергә кирәк булачак.Ә хәзер командалар белән танышыйк.(Һәр команда эмблемасын,исемен, девизын әйтеп үзе белән таныштыра.)



1 конкурс: "Автомобильне җый".

Алып баручы.Сезнең бурыч схеманы өйрәнеп,гимнастика таякларыннан һәм кыршаулардан автомобиль җыю.



2 конкурс: "Транспорт чарасын чакыру".

Алып баручы . Сез нинди транспорт чараларын беләсез икән ,хәзер шуны тикшерәбез.Һәр команда өстәлендә төрле автомашиналар сурәтләнгән рәсемнәр ята.Мин берәр төр транспортны атыйм, мәсәлән, һава, су юлы, махсус транспорт , ә сез, каршылыкларны үтеп ,шуның рәсемен табарга тиеш.

Каршылыклар полосасы: ян белән ике аякта гимнастика таягы аша сикерү.



3 конкурс: "Билгеләрне чакыру".

Алып баручы.Сез юл билгеләрен ничек беләсез икән, хәзер шуны тикшерәбез.

Бирем.Ике команда кара-каршы тезелеп баса.(һәр балага берәр юл билгесе бирелә) .Уртага 2 кегли (кызыл,яшел) куела.Алып баручы юл билгесен атый.Шул билгене әйткән балалар кеглигә йөгерәләр.Кызыл кеглине алган балага-2балл , яшелгә -1 балл бирелә.



4 конкурс: "Велосипед йөртү".

Алып баручы. Ә хәзер без сезнең велосипедта ничек йөрүегезне тикшереп карарбыз.

Каршылык:стойкалар арасындагы йөрү- "елан".



5 конкурс : « Светофорны дөрес төзе".

Һәр командага светофорның өлешләре бирелә ,чиратлап өстәл янына барып ,дөрес итеп тезергә.



6 конкур : "Табышмаклар".

1. Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

" Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!" (җәяүле сукмагы)

2.Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап- ап шакмак? (юл юк)

3.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер? (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)



4.Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар,

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр (Ашыгыч ярдәм күрсәтү)







7 конкурс: "Ашыгыч ярдәм".

Бер бала урындыкта утыра,икенче бала бинт алып килә,өченче бала,аягын бәйли,дүртенче-бишенче балалар яраланган кешегә бер аякта сикереп барырга булышалар.



Алып баручы:Менә безнең сынаулар бетте.Хәзер жюри нәтиҗәләр ясыячак.Ә хәзер мин җанатарларның юл билгеләре кагыйдәләретурындагы белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим ясыйм.Сез юлда игътибарлы микән, юл таләпләрен үтисез микән, тикшерик әле.

"Сорау миннән, җавап сездән ."

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә).



Жюри сүзе.Командаларны бүләкләү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал