7


  • Учителю
  • Развлечение Нәүрүз килә! для детей старшей группы

Развлечение Нәүрүз килә! для детей старшей группы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Нәүрүз килә!

(ачык чара)

Татар телен өйрәтүче тәрбияче: Каримова Р.А.,

</<font face="Times New Roman, serif">Җыр җитәкчесе: Бабынина Л.М. МБДОУ "Ромашка".

Кичәнең максаты:

  1. балаларны милли мәдәнияткә якынайту, Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру.

  2. Бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

  3. Бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.

(Борынгы татар халык көе яңгырый ,балалар бәйрәм узасы мәйданга жыелалар).

1 нче алып баручы.Исәнмесез,балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын кыш үтеп китте,туган җиребезгә ямьле яз аяк басты. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.

Нәүрүз - язны каршылап ,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. "Нәүрүз" сүзе яңа көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме - игелек,дуслык бәйрәме.Бу гүзәл,язгы көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр,бер-берсенә булган үпкәләрен онытылар,җырлыйлар,бииләр,рәхәтләнеп күңел ачалар.Бу бәйрәмнең хуҗабикәсе-Нәүрузбикә.Без сезне күңел ачарга чакырабыз. Нәүрүз мөбәрәк булсын! Нәүрүз котлы булсын!

2нче алып баручы.

Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитте,

Елый-елый,кышкы юллар агып китте.

Нәүрүз килә!Ил-йортыма Нәүрүз килә!

Көлтә-көлтә шатлык чәчеп,Кояш көлә.

1нче алып баручы.Нәүрүзбикә юк бит әле.Әйдәгез, бергәләп чакырабыз!

Балалар. Нәүрүзбикә!Нәүрүзбикә,кил монда!

(Шомлы көй уйный,Шүрәле чыга.)

Шүрәле. Әһә,бәйрәм итеп яталар,мине,Шүрәлене,чакырмаганнар!Минсезне кызык иттем!Нәүрүзбикәгезне урманга яшереп куйдым!Ха-ха-ха!

2нче алып баручы.Балалар,нишлибез инде. Безгә кем булышыр икән?

1нче алып баручы.Яз килде, кар эри, гөрләвекләр таулардан,кырлардан, басулардан,урманнардан ага.Бәлки Субикәсе-Су анасы күргәндер? Әйдәгез, аны кунакка чакырыйк,аның чишмәләре бар җирдә дә агалар,күпне күрәләр,бәлкиНәүрүзбикәне дә күргәннәрдер.

2нче алып баручы.Әйдәгез әле,язгы тамчылар турында җыр җырлыйк.

"Яз җитә"җырын җырлыйлар. Чишмә челтерәве тавышы ишетелә,балалар- елгалар - зәңгәр яулыклар белән бию композициясен башкаралар, бию ахырында Су анасы керә.

Су анасы.Нәрсә булды? Мине нәрсәгә чакырдыгыз?

1нче алып баручы.Без Шүрәлене кунакка чакырмаган идек, ул безгә бик тә упкәләгән. Бәйрәмебезнең хуҗабикәсе Нәүрүзне урманга яшергән.Су анасы ярдәм ит әле, Нәүрүзне табыш әле.

Су анасы.Мин сезгә булышырмын,ләкин сез миңа аңлатып бирегез әле,нәрсә соң ул Нәүрүз?

2 нче алып баручы.Нәүруз- ул яз бәйрәме.

- Нәурүзне 21 мартта,төн белән көн тигезләнгән көнне билгеләп үтәләр.

- Бу көннән яз хөкем сөрә башлый.

- Чәчү эшләрен башларга вакыт җитә.

Су анасы.Балалар сез яз,хезмәт турында мәкальләр беләсезме?

Балалар.Беләбез.

  • Язгы көн- ел туйдыра.

  • Хезмәтенә күрә хөрмәте.

  • Эш сөйгәнне - ил сөяр.

  • Кышкы кар - көзге икмәк.

  • Эш беткәч - уйнарга ярый.

Су анасы. Ә бу көнне нишлиләр?

1 нче алып баручы.Чишмәләрне җыештыралар.Агачлар утырталар.Өй җыештыралар. Тәмле сый-хөрмәтләр белән белән өстәл әзерлиләр. Бөтен үпкәләрне гафу итәләр, дуслашалар. Ә балалар йорттан йортка йөреп ,тәм-том,бәйрәм күчтәнәчләре җыялар,хуҗабикәләргә шигырьләр сөйлиләр,яхшы тормыш,сәламәтлек сорап теләк телиләр.

Су анасы. Бәйрәм турында шундый күп беләсез икән, матурлап сөйләдегез.Мин сезгә ярдәм итәргә әзер.Тагын бер соравыма җавап бирегез әле, табынга ул көнне нинди ризыклар куела?

Балалар.Җиде төрле ризык: ярма, йомырка,май,он,тоз,сөт,шикәр(тәрбияче ризыкларны кәрзиннән алып күрсәтеп бара)куела.

Су анасы.Минем елгаларым,чишмәләрем Шүрәленең Нәүрүзбикәне каяяшергәнен күргәннәр.Кошлар,әйдәгез минем белән,мин сезгә юлны күрсәтәм.Миңа инде китәргә вакыт.(Кош булып киенгән 4 бала Су анасы белән китә).

" Нәүрүз килә" җыры башкарыла.

(Кошлар тавышы ишетелә, кошлар Нәүрүзбикәне алып киләләр).

Нәурүзбикә. Исәнмесез, балалар,кунаклар! Бу мин - Нәүрүзбикә - Яз кызы.Барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйм!

1 нче алып баручы.Нәүрүзбикә,бәлки син безгә биеп тә бирерсең?

Нәүрүзбикә.Әйдәгез бергәләп биибез.

" Чума үрдәк, чума каз" җырлы-биюле уен. Уен ахырында Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез,кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар! Карагыз әле,урамда күпме кар ята.Мин әле китмәгән,ә сез инде бәйрәм дә итәсез? Юк, мин китмим.Быел язга урын бирмим.

2 нче алып баручы.Кыш бабай, юкка ачуланасың.Биләмәләреңне Язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакытың җитте.

Кыш бабай. Юк, бирмим.Әйдәгез көч сынашабыз,карарбыз кем көчлерәк.

  • "Аркан тартыш"уены үткәрелә.

(Кыш бабай белән Нәүрүз тартыша,Нәүрүзбикәгә балалар булыша,ул җиңә.

Балалар да,төркемнәргә бүленеп,бау тартышалар).

Кыш бабай.Мин бераз җиңелдем,ләкин күрсәтәм әле көчемне.(Бию башкарыла).

  • ("Боҗрага кар атыш"уены.Йомарланган кәгазьләрне боҗрага ату).

  • "Йомырка ташу уены".

Кыш бабай.Туктагыз әле,туктагыз,Нәүрүзбикә белән бер биеп калыйм инде.

Нәүрүзбикә.Әйдә,Кыш бабай биибез.

(Кыш бабай белән Нәүрүз биюе куела).

Кыш бабай (арып,карга утыра).Уф,арыдым,эрим,агам,булышыгыз!

1 нче алып баручы.Балалар,Кыш бабай эри,җилләтергә кирәк.(Балалар Кыш бабайга өрәләр,җилләтәләр).

Кыш бабай. Рәхмәт сезгә,балалар.Рәхәтләнеп күңел ачтым,ял иттем сезнең белән.Кыш көннәрендә сезнең белән бик дус яшәдек:тау шудык,кар атыш уйнадык,чаңгыда йөрдек,мин сезнең борыннарыгызны,битләрегезне чеметтем.Хәзер инде Яз белән дуслашыр вакытыгыз җитте,шуңа күрә сезнең белән киләсе елга кадәр саубуллашам.Сау,таза,акыллы,тәртипле балалар булып үсегез.Нәүрүзбикә, балаларны сиңа тапшырып китәм.

Нәүрүзбикә.Сау бул, Кыш бабай!Тынычлап ял ит.(Кыш бабай китә).

Әйдәгез, бергәләп биеп алабыз. "Татар биюе" башкарыла.

2 нче алып баручы.Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне,матур кызлар,җитез малайлар,хөрмәтле кунаклар! Исәнлек-саулык,зур уңышлар телим!

Көн белән төн кул бирешер сәгать җитә,

Бар кешеләр, өмет баглап, язны көтә.

Нәурүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!

Көр күңелле Яңа елны алып килә.































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал