7


Открытый урок Золотая осень

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Икенче кечкенәләр төркемендә "Алтын көз" темасына конспект.

Тема: "Алтын көз"

Максат: балаларны көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

Бурычлар:

1) балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын; табигатьнең матурлыгын тоемлауларын, тәрбияче соравына аңлаешлы итеп җавап бирә белүләрен үстерү;

2) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;

3) көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлар: көз рәсеме төшерелгән рәсем; көзге урман сурәтләнгән рәсемнәр белән слайдлар; "Яфрак бәйрәме" җырының аудиоязмасы.

Методик алымнар һәм чаралар: презентация, сораулар, әдәби тел.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, хәзер урамда елның кайсы фасылы дип уйлыйсыз? (Көз) Әйе, көз. Ә ни өчен көз дип уйлыйсыз? (Яфраклар саргая, салкын яңгыр ява, кошлар җылы якка китәләр). Дөрес, балалар,агачларда сары яфраклар күренә, үләннәр саргайды, яңгырлар ява.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Тәрбияче. Балалар, буген мин сезне көзге табигатьне карарга чакырам.(тәрбияче балаларны көзге табигать сурәтләнгән слайдлар каршысына утырта) . Балалар,рәсемдә нәрсә күрәсез? (җавапларын тыңларга) Балалар, үләннәргә игътибар итегез әле. Үләннәр нинди төстә? (сары). Әйе, үләннәр сары төстә, алар саргайган һәм шиңгән. Үләннәр нишләгән? (саргайган һәм шиңгән) (балалалрны активлаштыру). Балалар, агачтагы яфракларга карагыз әле. Алар нинди төстә?(сары,кызыл, яшел). Җил искәч, яфраклар нишлиләр? (җиргә коелалар). Карагыз әле, җирдә яфраклар күпме? (күп).

Тәрбияче.балалар, агачларда бик күп яфраклар яши. Көз килеп, яфракларны сары, кызыл төсләргә буяган. Алар тагын да матурайганнар.Балалар, рәсемдә нәрсә күрәсез? Ул әйберләр агачта үсәләр- агачның күлмәге кебек. Нәрсәләр икән ул? (балалар әйткәнне тыңларга кирәк). Дөрес, балалар, бу яфраклар була. Карагыз әле, алар ничек күп! Ә бу яфрак нинди төстә? (сары) Ә бу фрак нинди төстә? (кызыл)





Тәрбияче. Әйдәгез, уйнап алабыз. Кайсы рәсемдә нинди яфрак артык? Дорес. Молодецлар! Яшел төскә нинди җиләк-җимеш, яшелчәләр беләсез? (җавапларны тыңларга) Балалар, сары төстә нинди яшелчә, җиләк-җимеш беләсез? (җавапларны тыңларга) . Балалар, кызыл төстә нинди яшелчә, җиләк - җимеш беләсез? (җавапларны тыңларга). Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Алар ничәү? Дөрес, балалар. Молодецлар! Булдырдыгыз! Тагын бер кат шигырьне кабатлап алыйк.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Ә.Ерикәй.

(тәрбияче тагын бер кат укый, балалар аңа ярдәм итә.)

Тәрбияче. Көз(килде).

Үләннәр(саргайды, шиңде).

Сап- сары (яфраклар)

Җиргә (сибелде).

Рәхмәт!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал