- Учителю
- Әнием, син энҗе бөртегем!
Әнием, син энҗе бөртегем!
А.б: Кояш бүген иртәдән үк
Табигатьне иркәли.
Тәрәз ачып кертмәгәнгә
Бераз гына үпкәли.
Соңга калудан куркыпмы
Иртүк торып килгән ул.
Әниеңә бүләк булсын
Җылы нурым - дигән ул.
Килеп керә Кояш-бала.
Кояш: Бу бакчаның балалары,
Кара, ничек уңганнар,
Әниләрнең бәйрәмендә
Миннән иртә торганнар.
Вед.: Кил, Кояш, бас әле, безнең бәйрәмебезне кара әле.
Балалар! Бүген нинди көн?
Балалар: Әниләр көне!
А.б: Кем сезгә әкиятләр сөйли!
Балалар: Әни!
А.б: Кем сезгә ашарга әзерли?
Балалар: Әни!
А.б: Ә гөлләрне кем үстерә?
Балалар: Әни!
А.б: Дөрес, әни! Без әниләрне яратабыз һәм аларга җыр багышлыйбыз!
Җыр: "Яратабыз әнине"