7


  • Учителю
  • Проектная деятельность: Милли киемнэр

Проектная деятельность: Милли киемнэр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проект. Милли киемнәр.

Тема. Танышу:" Әбиемнең серле сандыгы."





Бурычлар:

1. Балаларда татар милли киемнәренә hәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.

2. Бәйләнешле фикерләү сәлатен үстерү,сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

3.Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

4. Балаларда матурлыкны күрә hәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.





Сүзлек: бәби итәкле күлмәк, камзул, күкрәкчә, калфак, түбәтәй, читек, йөзек, беләзек,чулпы.

Җиhазлар: Казан сынлы сәнгать музее залын сурәтләгән слайдлар яки рәсемнәр, милли киемнәр ясалган рәсемнәр,аудио язмада "Авыл көе" , "Кәләпүш" җыры ( Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр- Болгари көе).





















Эшчәнлек барышы.

  1. Шигырь уку: (Авыл көе" яңгырый)

Әбиемнең серле сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?





Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби- бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.





Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.





.....Элек заманда безнең әби- бабайларыбыз бизәкле киемнәр киергә яратканнар. Кызлар чулпыларын чыңлатып чишмәгә суга барганнар. Әйе, халкыбызның күңел бизәкләре гаҗәеп күптөрле: алъпкычы, калфагы, читеге, беләзеге- йөзеге дисеңме - болар барысы да милли хәзинә асылташлары.

Эх, булган бит заманалар!

(Көй бетә).Беркетмәдә алъяпкыч,читек,калфак, түбәтәй рәсемнәре.

Тәрбияче:

  • Балалар, әйтегез әле, бу рәсемнәр нинди бизәкләр белән бизәлгән?

  • Татар халык бизәкләре белән.

  • Бик дөрес, балалар. Ә хәзер әйдәгез, бу киемнәр белән якыннанрак танышыйк.

  • Бу нәрсә? (Алъяпкыч)

  • Нинди бизәкләр күрәсез?

  • Дулкынлы сызыклар, ләлә чәчәге, яфраклар.

  • Дөрес,ә менә бу нәрсә?(Калфак).

  • Калфакның бизәлешен карыйк әле?

  • Ромашка чәчәге, мөгезсыман сызыклар сары төстә.

Шул рәвешчә рәсемнәрнең бизәлешен әйтеп чыгабыз.





Балалар без сезнең белән хәзер менә шушы экраннар аша Казан сынлы сәнгать музеена экскурциягә барырбыз hәм татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә? - дигән сорауга җавап табарбыз.





2.Слайдлар карау.Казан сынлы сәнгать музее залы; татар халкының милли киемнәре hәм бизәнү әйберләре : бала (бәби) итәкле күлмәк, камзул, алъяпкыч, күкрәкчә, калфак, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы h. б.

- Балалар, без куйган сорауга җавап таптыкмы? Йә, әйтеп карыйк.

-Татар халык бизәкләренә: чәчәкле үсемлекләр, яфраклар,

дулкынлы, туры,мөгезсыман сызыклар, кошлар, ай hәм йолдызлар керә.

Ә хәзер ял итеп алырбыз.





3."Түбәтәйле" уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Санамыш санап, уенны башлап җибәрүче билгеләнә.

Түб, түб, түбәтәй

Түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

Түбәтәй кемдә кала - шул бала уртага чыгып: йә җырлый, йә шигырь сөйли, йә бии.(Мәсәлән, син нишлисең? - дип сорала. Мин биим).

Уен берничә мәртәбә кабатлана.





4. Җыр тыңлау: "Кәләпүш" (Р. Вәлиева сүзләре, Л.Батыр- Болгари көе).





5. "Киемнәрне бизибез".

  • Балалар, сез хәзер рәссамнәр булырсыз. Үзегез теләгән киемнәрне (рәсемнәрне) татар халык бизәкләре белән бизәрсез.

  • Рамазан, син нәрсә бизәдең? Сөйләп бир әле.Нинди төсләр кулландың?

  • Мин читек бизәдем. Бу дулкынлы сызыклар зәңгәр төстә, дәлия чәчәге - сары төстә, яфракларны куе яшел төскә буядым.

-Айгөл калфак турында сөйлә әле.

-Ромашка чәчәге - ак төстә,уртасы сары төстә. Мөгезсыман сызыклар сары төстә.

- Балалар, менә сезнең тырышлыгыгыз белән нинди матур рәсемнәр килеп чыкты.





6. Дәрескә анализ.













Тема.Чагыштырма хикәя төзү. "Кием кешене бизи"

Бурычлар:

  1. Балаларда матурлыкны күрә hәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләүне дәвам итү.

  2. Балаларның акыл, хәтер, кузаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

  3. Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус hәм тату яшәүләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек: башмакчы, кунак кызы.

Җиhазлар: предметлы рәсемнәр, татар,рус киемендәге курчаклар.





Эшчәнлек барышы:

  1. Мәкаль:

Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.

Эчтәлеге буенча фикер алышу.





  1. "Кунак кызларын каршы алыйк"(татар hәм рус киеме кигән курчаклар кунакка килә).

  • Балалар безгә кунакка кемнәр килгән?

  • (Татар киеме кигән кыз hәм рус киеме кигән кыз).

  • Алар бер- берсенә охшаганмы?

  • Кайсы яклары белән ошаганнар?

  • (Чәчләре озын,

  • Кайсы яклары белән аерылып торалар?

  • (Татар кызының күлмәге бала итәкле,алъяпкыч кигән,башына калфак кигән,ә рус кызы ак төстә кофта hәм сарафан кигән, башына тасма бәйләгән.

  • Татар кызының күлмәге нинди төстә? (куе кызыл төстә)

  • Рус кызының башында нәрсә, ул калфактан кайсы ягы белән аерыла? (бизәкләре буенча,

  • Бу бизәкләрне тагын кайда күреп була?(

  • Сезнең төркемгә нинди милләт балалары йөри?(мари,

  • Сез дус яшисезме?( Әйе).





  1. Балалар мин сезгә бер уен тәкъдим итәм.Хәзер ике төркемгә бүленербез.

Уен " Бизәкләр җыябыз" - дип атала.

Беренче төркем менә бу бизәкләрдән җыя.

Икенче төркем менә бу кисәкләрдән җыярбыз.

Сез нәрсә җыйдыгыз?

Чәчәк. Чәчәкнең исеме - пион.

Ә, сезнең нәрсә ?

Яфрак. Нинди төстә? (куе яшел).





  1. Җырлы - сүзле уен "Башмакчы":

Итек - читек, энә,без

Матур итеп тегәбез

Башмак башы чигәбез.

Түгәрәк уртасындагы бала:





Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсымы?

Балалар аңа каршы:

Карыйбыз, карыйбыз.

Түгәрәктәгеләр бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар.

Уртадагы бала утырган җиреннән "башмагын" бер баланың аягына тидерергә тиеш.(Җиңелчә генә идәннән шудырып).

"Башмак" кемнең аягына тия, шул уенны дәвам итә.

























































Тема.Шигырь уку: Р. Вәлиева "Кәләпүшем, кәләпүш"





Бурычлар:

  1. Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.

  2. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

  3. Милли киемнәрне аера hәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.





Сүзлек: кәләпүш, укалы, энҗе, мәрҗән.

Җиhазлар: кисмә рәсемнәр, түбәтәй.





Матур әдәбият: К. В. Закирова. "Балачак аланы", 498 бит.





Эшчәнлек барышы





  1. Табышмак:

Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме ......(түбәтәй).





  1. Шигырь уку.

Р. Вәлиева. "Кәләпүшем, кәләпүш"

3. Балаларга сораулар:

- Дәү әти туган көнгә нәрсә алып килгән?

-Татар малае нинди була?

-Кәләпүш ничек итеп эшләнгән?

- Малай нинди hөнәрләр белә?

- Әнисе ни өчен сөенгән?

- Дәү әтисенең бүләге малайга ошаганмы?

-Кәләпүш сүзен нинди сүз белән алыштырып була? (Түбәтәй).





4.Дидактик уен. "Дөрес итеп милли киемнәрне җый!"

Балалар кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемнәрен җыялар.





5.Шигырләр сөйләү. Рәсемнәргә карап:





1 нче бала:

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр





2 нче бала:

Дәү әнием матур калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.





3 нче бала:

Матур чәчәк бизәп тора

Алъяпкычның итәген

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.





6."Түбәтәйле" уены.

Уртада урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындык тирәли түгәрәккә басалар hәм көй башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар.Көй туктауга, балалар түбәтәйләрне киеп урындыкка утырырга тиешләр.Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда, уртадагы бер урындык алына, уйнаучылар саны артыграк. Азакта калган бала җиңүче була.





7.Дидактик уен "Табышмаклар әйтәм - җавабын тап!"

  1. Яңа гына идем итек,

(ч) өстәгәч булды....(читек).





2.Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне

Бар түбәмдә .....(түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.





3.Җырлый- җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы .......(калфагы)





Дәрес шуның белән тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал