7


  • Учителю
  • Дидактические игры по экологическому воспитанию

Дидактические игры по экологическому воспитанию

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

























Дидактические игры по экологическому воспитанию



Экологик тәрбия бирү буенча

«Рәсем җыю»

Максат. Балаларны өлешләрдән бербөтен әйбер җыярга өйрәтү; тырышлык, максатчанлык тәрбияләү.

Уен барышы. Бер тартмада бербөтен рәсемнәр: яшелчәләр, җимешләр, уенчыклар, үсемлекләр ята. Икенче тартмада да шундый ук рәсемнәр, ләкин алар диоганаль яки вертикалҗ буенча дүрт бертигез өлешкә киселгәннәр. Тәрбияче балаларныы рәсемнәр белән таныштыра. Балалар рәсемнәрдә нәрсә сүрәтләнгәнен әйтәләр, өлеш буенча бербөтен рәсем җыялар.



«Тылсымлы капчык»

Максат. Әйберләрне характерлы сыйфатларына карап танырга өйрәтү.

Уен барышы. Бер бала капчыкка кулын тыгып, яшелчә яисә җиләк-җимешне сайлап ала, аның турында сөйли. Башка балалар тасвирлау буенча танырга тиеш. Танысалар капчык ачыла.



«Лото»

Максат. Үсемлекләрне кайда үсүләре буенча бер төркемгә берләштерергә өйрәтү; яшелчәләр, җимешләр, чәчәчкләр турындагы белемнәрне ныгыту.

Уен барышы. Тәрбияче янындагы тартмада яшелчә бакчасы, җимеш бакчасы, чәчәкләр сүрәтләнгән рәсемнәр ята. Балалар кечкенә рәсемнәрне зур рәсемнең шакмакларына туры китереп җыялар. Кем бренче җыеп бетерә, шул җиңүче була.



«Кем балалары? »

Максат. Йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту; рәсемдәге хайван балаларын зур хайваннар белән чагыштыру күнекмәләре бирү; авазларның дөрес әйтелешен кабатлау.

Уен барышы. Балалар белән уйнау өчен тәрбияче олы хайваннар һәм аларның балалары (сые һәм бозау, ат һәм колын, кәҗә һәм кәҗә бәтие, эт һәм көчек, песи һәм пси балалары һ.б.) төшерелгән рәсемнәр әзерләп куя. Балалар олы хайваннарга туры китереп аларның балаларын табалар һәм һәр хайванның үзенә генә хас булган тавышын әйтеп күрсәтә.



«Бу кайчак була?»

Максат. Ел фасылларына хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрне ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; игъбарлык, чыдамлык, уйлап таба белүченлек тәрбияләү.

Уен барышы. Тәрбияче төрле ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәрне баларга тарата, бер-берсенә күрсәтергә ярамый. Өстәл өстендәге әйләнә торган укны әйләнднеп җибәрәләр. Ук кемгә күрсәтә, шул бала үз рәсеме турында сөйли. Икенче катка укны әйләндереп җавап бирүче баланы билгелиләр. Рәсеме турында сөйләргә кыенсынган балалар өчен тәрбияче шигырьләр укый.



«Кем тизрәк җыя?»

Максат. Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне төркемнәргә аерырга, тәрбияче кушканны тиз эшләргә өйрәтү.

Уен барышы. Ярыш формасында . Тәрбияче балалар белән бергә идәнгә (яки урамда чирәмдә) яшелчә һәм җиләк-җимешләрне таратып куя. Ике бригада сайлыйлар (2-3 бала) һәм ике кәрзин бирелә, берсенә яшелчәләр, икенчесенә җиләк-җимешләр җыярга.Тәрбияче сигналы буенча балалар күрсәтелгән кәрзиннәргә яшелчә яки җиләк-җимешләр җыя башлыйлар. Кайсы команда кәрзинне беренче булып күтәрә, шул җиңүче була. Аннан соң башка команда сайлана. Уен дәвам итә.





«Аучы һәм көтүче»

Максат. Балаларны кыргый җәнлекләрне һәм йорт хайваннарын төркемләргә өйрәтү; "кыргый җәнлекләр", "йорт хайваннары" дигән гомуми сүзләрне дөрес кулланырга өйрәтү; игътибарлык, тиз җавап бирү осталыгы тәрбияләү.

Уен барышы. уен алдыннан фланеграфка зур яшел болын һәм урман рәсемнәре беркетелә, аучы һәм көтүче, аларның хезмәте сүрәтләнгән карточкалары куела.

Тәрбияче уенның кагыйдәләрен аңлата. Ике бала аучы һәм көтүче итеп сайлана. Алар сигнал бирелүгә өстәлгә таратылган карточкалар арасыннан фланеграфка болын рәсеменә йорт хайваннарын, ә урман рәсеменә кыргый җәнлекләрне куялар. калган балалар ялгышны тикшерәләр.

«Сабакла һәм тамырлар»

Максат. Тамыры, сабагы, җимешләре ашарга яраклы булган яшелчәләр турындагы белемнәрне ныгыту, хсемлекнең тулы күренешен аерым өлешләрдән җыярга өйрәтү.

Уен барышы. Балалар ике төркемгә бүленә. Беренче төркем "Сабаклар ", икенчесе "Тамырлар". Сигнал буенча балалар өстәл янына барып тамыр һәм сабаклар рәсемнәрен алалар. Аннары бер үк яшелчәнең тамыры һәм сабагы тиз генә парлашырга тиеш. сабаклар һәм тамырла парлангач, ике бала бергәләп "Бу яшелчәнең кай өлеше ашарга ярый" дигән темага кыска гына хикәя төзиләр.

«Нинди яшелчә?»

Максат. Әйберләрне "серле" тасвирлау буенча табарга өйрәтү; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы. Тәрбияче өстәлгә яшелчәләр куя һәм табышмаклар куя.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал