7


Мои земляки в истории России

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бүген урамда XXI гасыр. Без аяз күкле тыныч тормышта яшибез. Сугыш турында фильмнардан карап, китаплар укып, олылардан ишетеп беләбез. Һәрдаим мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар, "Батырлык дәресләре" оештырыла. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 68 ел үтте. Ничә ел үтүенә карамастан, сугыш афәте турында без онытмабыз. Илебезнең күпмилләтле халкының күрсәткән батырлыгы хәтеребездә җуелмас.

Татар халкы да бу сугышта үзен аямыйча сугышкан. Гомумән, Ватан өчен барган барлык сугышларда да татар халкы үзен батыр, курку белмәс халык итеп күрсәтә. Барлык сугышлар кебек үк, 1812 елда башланган Ватан сугышы да татар халкын читләтеп үтми. Тиз арада халык ополченияләре туплана. Татарлардан торган полклар француз баскынчыларына каршы күтәрелә, чиксез батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтә. Бу полклар зур сугышчан юл үтә. Алар дошманнарының котын алып торганнар. Хәтта бер француз генералы: "Татарның атлы сугышчылары гаскәрләр тирәсендә шөпшә күчләре кебек бөтереләләр, бөтен җиргә үтеп керәләр иде", -дип язып калдырган.

Шундый геройлар арасында минем әниемнең якташлары - Лениногорск районы кешеләре дә булган. Алар - казак Габидулла - Габидулла Сайфелмөлек улы Уразов һәм Мәүләт гусар - Мәүләт Салимҗәүһәр улы Әлмәмәтов - шушы районның Зәй Каратай авылы кешеләре була. Мин сезгә Мәүләт гусар турында сөйләмәкче булам. Мәүләт 25 еллык солдат хезмәтенә алына. Ул баһадир гәүдәле, көчле һәм бик оста җайдак була. Мәүләт элиталы гусар полкында хезмәт итә. Каты бәрелешләр вакытында Мәүләт каты яраланып әсирлеккә төшә. Ләкин француз гаскәрләре аның батырлыгына сокланып, аны хөрмәт итеп яралы гәүдәсен носилкага салып урыс дозорына тапшыралар. Мәүләт туган ягына кайтып дәвалангач, яңадан сугышка чакырыла. Ләкин Бородино кырындагы сугышта батырларча һәлак була. Мәскәү Кремленең Георгий залында диварга язылган Беренче Ватан сугышы батырларының исемлеге арасында Мәүләт Әлмәмәтовның да исеме бар.

Бүген без Ватанны яклап сугышларда катнашкан, яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган һәр кешегә баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз җуелмас, халык хәтереннән чыкмас , сезнең даныгыз буыннан-буынга күчәр.

























Контакты:

-домашний телефон

-е-mail:



(885557)3-78-48

4.

Название работы

Россия тарихында минем якташларым

5.

Фамилия, Имя, Отчество

Руководителя работы

Закиева Рамиля Касымовна





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал