7


  • Учителю
  • Урок татарского языка на тему Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау

Урок татарского языка на тему Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

22.04.2016

8а сыйныфында(татар мәктәбе) татар теле дәресе

Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау

Максат.

1. Катнаш кушма җөмлә төшенчәсен тирәнәйтү, катнаш кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру өстендә эшләү, катлаулы кушма җөмлә турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Укучыларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Сөйләм телләрен үстерү.

3. Үзара ярдәмләшү, бер-береңә теләктәшлек хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек / М.З.Зәкиев. - Казан: Мәгариф, 2007; таратма материал.



Дәрес тибы. Белем күнекмәләр булдыру дәресе.



Дәрес барышы

I. Оештыру этабы.

Исәнләшү. Укучыларны барлау.

Уңай эмоциональ халәт тудыру.

Хәерле көн,укучылар! Иртәбезнең шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп, дәресне башлыйк.

- Ә сез, укучылар, нинди теләктә? (Сәламәт булырга, яхшы билгеләр алырга,дуслар табарга телим)

- Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк! Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗетмәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык кирәк.

Йөзегез якты, күңелегез яхшы,

Дусларыгыз ышанычлы булсын!



II. Белемнәрне актуальләштерү

- Укучылар, катнаш кушма җөмләләрне кабатлауны дәвам итәбез. Мин сезгә җөмләләр укыйм. Әгәр дә сез минем белән килешәсез икән утырган килеш каласыз, килешмисез икән урыннан торып басасыз

1. Грамматик нигезләренең саны буенча кушма җөмлә гади кушма җөмләгә һәм катлаулы кушма җөмләгә бүленә.(юк)

2. Катлаулы кушма җөмләгә күп тезмәле, күп иярченле кушма җөмлә керә.(әйе)

3. Катлаулы кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюның махсус кагыйдәләре юк: тыныш билгеләре ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдәге кебек куела.(әйе)

4. Күп иярченле кушма җөмлә 3 төрле була: тиңдәш иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр. (юк)

Үз-үзеңә бәя бирү.



III. Белемнәрне ныгыту

  1. Карточкалар белән эш

Укучыларга каточкалар таратыла. Анда катнаш кушма җөмләләр дә, күп иярченле кушма җөмләләр дә язылган. Укучыларга катнаш кушма җөмләләрне генә табарга һәм аларны дәфтәрләгә язып тикшерергә кирәк булачак.



Карточкалар

  1. Җәйләр үткәч, көзләр җитте, казлар очты еракка. (Г.Г)



  1. Кешеләр көймәләргә төялә башлагач, Фәрит ерактан күреп алды: Ләйлә янына көймәгә Гәрәй килеп керде.(И.Г.)



  1. Көн эссе булса да, өй эссе итеп ягылган, пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде. (М.Ә.)



4.Яз җиткәч, бакчалар хуш искә күмелде, әйтерсең тирә-юньгә кыйммәтле хушбуй бөркелгән. (Г.Ә)

Нәтиҗә: 1,3 нче җөмләләр-катнаш кушма җөмләләр,2, 4 нче җөмләләр күп иярченле кушма җөмләләр.



  1. Тиешле схемаларны тап уены

Укучыларга җөмләләр һәм схемалар тәкъдим ителә. Алар җөмләләргә туры килгән схемаларны табырга тиешләр.



  1. Картлар килсә, акыл арта, яшьләр килсә, көч өстәлә.(М)



  1. Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;

Тиздән иснәрбез кызыл, ал гөлчәчәкләрнең исен. (Г.Т)



  1. Мин җавап биреп өлгергәнче, баягы явыз малайларның берсе Хәйрүшнең аркасына чуерташ белән бәрде, ләкин ул берни дә әйтмәде. (М.Ә)



Схемалар:

  1. (...-са да ), [ ], [ ]

2. (...-сә), [ ], (...-сә), [ ]

3. (..-гәнче), [ ], ләкин [ ] .



Нәтиҗә: 1-2, 2-1, 3-3







3.Дәреслек белән эш

160 нчы күнегү 1 нче җөмлә тикшерелә

Көтелгән җавап

  1. [ ] :(... ( ...-ган )..., (... дип)...)- берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә



  1. (Б.җ)Төбе болай икән: (2)(а.и.р.җ.)Сираҗи бу кәгазьне (3)(с.и.а.җ.)мин ябылган(2) көнне үк хәзерләгән дә, (4)(с.и.м.җ.)татар эшчеләреннән кул куйдырсын дип, (2)Гыйсмәт абзыйга биргән.





  1. Бирелгән схемалар белән үзең җөмләләр төзе

  1. ( ...-са ), [ ], [ ]

  2. (...-гач ),[ ], (..-гач .) [ ]

  3. ( ...-лыктан ) , [ ], [ ] ,



V.Өй эше.

  1. 160 нчы күнегүне (мәҗбүри) эшләп бетерергә.

  2. нче в. - (ярымиҗади). Әдәби әсәрләрдән катнаш кушма җөмләләр кергән 5 җөмлә сайлап язарга.



VI. Йомгаклау. Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Өйрәндем

Мин белдем

Исемдә калды



Текстта катнаш кушма җөмләләрне табарга өйрәндем.

Аларда ике төрле бәйләнеш булуын белдем.

Катнаш кушма җөмләләрнең схемаларын төзү тәртибе исемдә калды.

Билгеләр кую.

























</ «Котлы-Бүкәш гомуми урта белем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Гөлфия Габделзөфәр кызының 8-а сыйныфында үткәрелгән татар теле дәресенә үзанализ. 22.04.2016



Гайсина Гөлфия Габделзөфәр кызы. Югары белемле I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы. Эш стажым 14 ел. Методик темам: : "Дәресләрдә төрле инновацион технологияләр кулланып, укучыларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өйрәнүгә мотивация булдыру һәм белем сыйфатын арттыру "

Әлеге тема хәзерге вакытта бик актуаль дип уйлый. Чөнки бүгенге көндә дәресләрдә инновацион технологияләр куллану бик отышлы. Мондый дәресләр укучыларда дәрескә карата кызыксыну , фәнне өйрәнүгә теләк уята.

1. Сыйныфка кыскача характеристика: 8-а сыйныфы ( татар мәктәбе)

2. Дәресемнең темасы: Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау



3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны: Ккатнаш кушма җөмләләрне өйрәнүгә программада 6 сәгать каралган. Алдагы дәресләрдә күп ияченле кушма җөмләләр өйрәнелде. Бүгенге дәрестә катнаш кушма җөмләләр кабатлана. Бу дәрестә алынган белем һәм күнекмәләр киләсе дәресләрдә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә дә кирәк булачак.



4. Дәреснең максатлары:

ә) Белем бирү: Катнаш кушма җөмлә төшенчәсен тирәнәйтү, катнаш кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру өстендә эшләү, катлаулы кушма җөмлә турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

ә)Фикерләү күнекмәләрен үстерү :Укучыларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Сөйләм телләрен үстерү.

б) Тәрбия бирү : Үзара ярдәмләшү, бер-береңә теләктәшлек хисләре тәрбияләү.

5. Дәреснең төре: белем күнекмәләр булдыру дәресе.

6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше:

  1. Оештыру этабында укучыларны дәрестә актив булу өчен уңай психологик халәт тудырылды.

Актуальләштерү этабында сорау-җавап рәвешендә өйрәнелгән материал кабатланды

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этабында:

а) Карточкалар белән эш башкарылды

ә) Схемалар белән эш

б) дәреслек белән эш . Кушма җөмләләрнең схемаларын төзеп бетердек;

в) Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзү эше башкарылды

г) гомуми нәтиҗә ясау кебек эшләр башкарылды.



Дәрес этаплары бер-берсенә керешеп китә, күчеш моментлары эзлекле. Дәрес планы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, фәнни дәрәҗәдә һәм максатка туры китерерлек итеп төзелде. Дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирелде.

7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле: дәрестә кулланылган карточкалар материалны ныгыту өчен хезмәт итте.

8. Дәрестә кулланылган ысул (метод) һәм алымнар:

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү, карточкалар белән эшләү, схемалар белән эшһ.б.

Дәрестә төркемнәрдә, индивидуаль һәм фронталь эш формалары оештырылды. Алар укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр

Тероретик материал практик күнегүләр белән ныгытылды (таратма материаллар укучыларның белемнәрен тикшкрергә ярдәм итте).

Без 2 төркемгә бүленеп эшләдек. Төркемнәрдә эшләү укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм итә. Ул укучыны пассив тыңлаучыдан үз эшчәнлеге белән актив идарә итүчегә әйләндерә. Һәр төркемнең үз биреме булды. Төп этапта җиңелдән авырга бару принцибыннан чыгып 1 нче биремнәрдә һәр төркем теоретик материал кабатлады. Һәрбер эшнең дөреслеге тикшерелеп, үзбәя куеп барылды.





Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты дип уйлыйм. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләр материалны үзләштерергэ ярдәм иттеләр.

9. Дәрестә күрсәтмәлелек: компьютер, презентация дәрес максатын күздә тотып кулланылды.

10. Балалар белән индивидуаль эш алымнары :укучы-укытучы , сорау-җавап алымы аша башкарылды.

11. Укучыларның белемнәрен бәяләү: белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану максатында сорау-җавап биремнәре үтәлде, һәр укучыга билгеләр куелды, дәрестә актив катнашкан укучыларга дәрестәге җавап өчен билгеләр куелды.

12. Дәрескә йомгак ( уңышлы, уңышсыз яклар): Минемчә, дәрес нәтиҗәле үтте. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы биремнәр материалны ныгытырга ярдәм итте. Дәрескә куелган максатлар тормышка ашырылды дип уйлыйм.

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал