7


  • Учителю
  • Сценарий мероприятия в старшей группе посвященного Международному женскому дню 8 Марта

Сценарий мероприятия в старшей группе посвященного Международному женскому дню 8 Марта

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан республикасы Мөслим муниципаль районы

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Мөслим авылы "Ләйсән" гоиумүстерешле балалар бакчасы























Зурлар төркемендә әниләр бәйрәмеСценарий мероприятия в старшей группе посвященного Международному женскому дню 8 Марта











































А.б. Исәнмесез, кадерле тамашачылар! Сез яшь , чибәр, талантлы, акыллы артистларның өр яңа "Әниемнең җылы куллары!" дип исемләнгән шоу тамаша карарга җыедыгыз. Артистларга комачауламау йөзеннән, кесә телефоннарыгызны тавышсыз режимга күчерүегез сорала.

Иң элек президентыбызның котлавын тыңлап үтегез (видео язма).

Котлау

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар һәм кыз туганнар! Сезне якынлашып килүче 8 нче Март- Халыкара хатынкызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек , гаиләләрегезгә тигезлек, балаларыгызның уңышларына сөенеп озын-озак яшәргә язсын.

А.б. Сәхнәбез түренә Г.Тукай исемендәге шигырь конкурсы лауриатлары чыгышын тәгъдим итәбез. Сүзне ... бирәбез.

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

"Яз килә каршы алыгыз!"

Дигән хәбәр тарата.



Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни,әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә-

Әйбәт, матур гадәткә.



Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

8 нче март белән.



Әнием минем матур

Күзлэре якты, көләч

Шунндый күңулле була,

Ул өйгә кайтып кергэч.



Пусть сегодня нашим мамам

Будет весело, светло,

Мы хотим, чтоб мамы знали:

Мы их любим горячо!







Әгәр сезне кайчагында

Елатсак тартып чәчтән.

Үпкәләтсәк ялгыш кына,

Гафу сорыйбыз сездән.

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!



А.б. Алдагы "Яшь башаклар" җыр төркеме сезгә "Рәхмәт әнием" дигән җырын бүләк итә. Рәхим итеп тыңлагыз.

Җыр "Рәхмәт әнием"

А.б. Бүгенге концертыбызның спонсоры "Ак каен" косметик линиясе компаниясе. Үзенең продукциясен кулланып крарга тәгъдим итә. Гримеркага рәхим итеге: Алисә, Ләйлә, Гүзәл, Сәидә, Амелия, Алинә.

Уен "Прическа ясау"

А.б. Безнең югары категорияле парикмахерларыбызга зур рәхмәт. Сәхнәбезгә "Тодос" бию төркеме башкаруында

"Рус" биюе

А.б. Хәзер М.Җәлил исемендәге шигырь конкурсы лауреатларын чакырабыз.

Иренә белми әнием,

Көне буе эш карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый.



Иң - иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әнилэр.



Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.





Пусть услышат наши мамы,

Как мы песенку поем

Вас родные наши мамы

Поздравляем с женским днем!



Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит - минеке.



Әни сүзе-иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.



Киң күңелле безнең кызлар,

Ягымлы һәм сөйкемле.

Һәрчак елмаеп торалар,

Май кояшы шикелле.



Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме.

Әниләр, әби, апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.



Котлыйбыз сезне әниләр

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

8 нче март белән.



А.б. Концертыбызның яшь, талантлы, чибәр, кылтык "Мөслим егетләре" төркемен чакырабыз. Алар башкаруында " Яз җитә " тыңлап үтегез.

Җыр "Яз җитә"

А.б. Безнең концертыбыз кастинг игълан итә. Өр яңа "Кыштыртавыклар" төркеме оештыру максаты белән.

Уен "Яңа төркем"

( әниләр төрле уен кораллары белән, 1 әни микрафон белән, 3 әни подтанцовкада фанограммага тамаша кылалар)

А.б. Үзебезнең яшь, чибәр, артистларыбызны фонатларга биергә чакырырга рөхсәт итәбез. Фонатлар кыюрак булыгыз.

Бию

(әниләр малайларын. кызларын биергә чакыралар)

А.б. Тагын ниндидер конкурс лауреатлары башкаруында нәфис сүз



Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давыллардан саклап үстерә

Кызганмыйча бөтен гомерен.



Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием кебек оста

Булу өчен тырышам.



Апларның эше бетми,

Һаман нидер ясыйлар.

Без аларны яратабыз,

Шундый булып калыгыз.



Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.



Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын.



"Әни!"- диеп, язып куйдым.

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый,

"Әни!"сүзен таптарга.



Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

</<font face="Times New Roman, serif">Бик зур көч куеп менә.



А.б. Өлкән буынны котларга кабат "Яшь башаклар " төркемен чакырабыз.



Җыр "Әбием-әбекәем"

А.б. Ә хәзер бүгенге концертыбызның аллы-гөлле чәчәкләрен сәхнәгә чакырабыз.

Мода күрсәтү



А.б. Хөрмәтле тамашачылар! ә хәзер Мөслимебезнең атказанган артистлары сезгә үзләренең бүләкләрен тапырып, автографларын сезнең алсу битләрегездә калдырыр.

Бүләкләр тапшыру



А.б. Бу тамашаның алып баручыларының да артистларга бүләкләре бар.



Кызларга бүләк тапшыру



А.б. Тамашабызка килгән барлык кунакларга да бик зкр рәхмәт. Бәйрәм белән.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал