7


  • Учителю
  • Сөмбелә бәйрәме. Дәрестән тыш чара.

Сөмбелә бәйрәме. Дәрестән тыш чара.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

































Сөмбелә бәйрәме

















Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Билалова Гөлүсә Тәлгат кызы



























2013ел









Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт

уяту.

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.



Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә рәсемнәре белән бизәлә.

Экранда " Сөмбелә бәйрәме" дип һәм " Сөмбелә туса, су суыныр",

" Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп ал", " Сөмбеләдә өелеп килә",

" Сөмбелә өйрәсе куе була" дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.

( 1,2 слайдлар).



1.а.б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.



2.а.б. Җиргә төшә сары, ал яфраклар

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең , туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.



1.а.б. Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез.





Сөмбелә:

Исәнмесез, дусларым!

Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда .



1нче бала. Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә? Нинди төстә



2 нче бала. Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз,хәтта,

Мин сыймыйм 9 табакка.



3 нче бала. Кишер дә бик күп булды

Кыяр да безнең уңды.

Ә бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр әле.

Сап - сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.



4нче бала. Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар

Кишер белән чөгендер

Тик җыеп кына өлгер.



5нчы бала. Мин җир астына төштем

Кып - кызыл булып үстем

Ашка төс һәм тәм бирермен

Мин бит кызыл чөгендермен.

6 нче бала. Йодрык - йодрык булып үсәм

Алма кебек кызарып пешәм.

Үзем бик матур һәм тәмле

Белдегезме помидорны?



Алып баручы: Кадерле балалар, матур - матур сүзләрегез өчен сезгә рәхмәт.Ә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем.

1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)

2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)

3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)

4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган) ( 8 слайд)

5.Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә) ( 9 слайд)

6.Җир астында алтын казык.(Кишер)

7.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?( Бәрәңге) ( 10 слайд)

8. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

9. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)

Алып баручы : Укучылар, унышыгыз бигрэк мул булган икэн. Нинди генэ яшелчэлэр устереп бетермэгэнсез. Э монда тагын бер яшелчэгез качып калган. Нинди зур шалкан. Бу шалканны кем устергэн икэн?!



Алып баручы. Бу шалканны кем үстерүе турында әкиятне карагач белерсез. Укучылар бу шалкан турында әкият беләләр. Аны сезгә уйнап та курсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!

Тычкан. Мин - тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)

Песи. Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.)

Эт. Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)

Кыз . Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)

Әби. Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)

Бабай. Ә мин бабай булам (өй янына бара.)

Шалкан. Ә мин -шалкан (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)

Алып баручы. Бабай шалкан утырткан.

Шалкан зу-у-ур булып үскән

Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.)

Ай Аллам ,вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан ?!

Кайсы ягыннан тартыйм

Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!

Әби (яулыгын төзәткәләп.)

Ятып кына торыйм,дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай (шалканга күрсәтеп.)

Күр, әбисе,нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк, Тотын минем аркага!

Алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чыгарыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бергә!

Кыз (көзгесенә карый-карый чыга.)

Ай, битләрем алланды,

Иреннэрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп.)

Кара, кызым, Күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз ( кулларын карый.)

Ай, кулым арды!

Тартуы авыр ла!

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай! Акбай!.Кайда син?

Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай (чыга.)

Һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим

Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?

Кыз ( күрсәтеп.)

Тотын минем артыма,

Әйдә, шалкан тартырга

( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Акбай ( туктап, тирен сөртә.)

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә ( келәмнән торып чыга.)

Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай (күрсәтеп.)

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз

-Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.

Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

Тычкан (чи-чи килеп чыга.)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздәңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә (күрсәтеп.)

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Татып чыгырыйк тизрәк!

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса.)

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар.

Балалар (җырлыйлар.)

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Җыр."Чайкала иген кырлары". 4 нче сыйныф.

Чайкала иген кырлары,

Уяна таң нурлары;

Киңлекләргә алып бара

Безнең басу юллары.



Игенченең уңганлыгы,

Игенченең хезмәт яме,

Игенченең тырышлыгы

Кырларыннан күренә.



Бер офыктан бер офыкка

Җәелгән иген кыры.

Иртәдән кичләргә кадәр

Яңгырый хезмәт җыры.

Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул - икмәк.

1 нче бала.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

2 нче бала.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

3 нче бала.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

1 нче алып баручы..

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемнесөендерә

Шулай итеп, бәйрәм тәмам.

Сөмбелә : Сау булыгыз!

Җыр "Кояшлы ил".



Кояшлы ил - безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да -

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал