7


  • Учителю
  • Сыйфат темасы буенча сингапур системасында дәрес планы

Сыйфат темасы буенча сингапур системасында дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: Сыйфат.

Максат: 1.Сыйфат турында гомуми төшенчә формалаштыру; ясалыш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

2.Логик фикер йөртүне үстерү; сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру.

3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту, татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, инд. карточкалар, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оеш. моменты. ТИМ ЧИР. - Хәерле иртә балалар! Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез! Булыйк һәрчак әдәпле! Дөрес, матур утырыйк, тырышып җавап бирик.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Укучылар бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне? Атнада ничә көн бар? Нинди көннәр алар? Бүген көн нинди? Урамда елның кайсы фасылы? Кайдан беләбез? Әфәрин! Булдырдыгыз!

II.Белемнәрен тикшерү. КЛОК БАДДИС. ( укучылар үзләрнең иптәшләре белән очрашалар һәм табышмакларына җавап табалар.) - Балалар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (табышмаклар). Музыка уйный, балалар бер-берләре белән очрашалар. Табышмакларына җавап эзлиләр.

III. Яңа тема. Фонетик зарядка. ТИМ ЧИР. [гъ], [к], [къ] авазларын диктор артыннан кабатлыйлар. - агач сүзендә нинди аваз ишетелә? ( в слове агач (дерево) какой звук слышите?). [гъ]. Таким образом проверяем несколько слов. Бу сүзләрдән җөмләләр төзибез. (сүзләр слайдта).

ТАЙМ РАУНД РОБИН. ( җөмләләр язып, бер-берләренә укыйлар). Уйларга 3 минут вакыт бирәм. Вакыт чыккач, 1 номерлы укучыдан башлап җөмләләрне тыңлыйбыз. (начиная с №1 слушаем предложении). - Әйе, бик матур җөмләләр.

Ә хәзер тактага карагыз.( слайдта табышмак язылган).

Үзе шардай

Эче кандай

Бу нәрсә?









-Кем белә бу нәрсә? (карбыз) (рәсеме күрсәтелә).

-Карбыз нинди?( яшел- зеленый). Тагын нинди? ( түгәрәк- круглый). Эче (внутри) нинди? (кызыл-красный). Тәмгә (вкус) нинди? (баллы- сладкий).

( слайдта түгәрәк, яшел, кызыл, баллы сүзләре күрсәтелә).

-Бу сүзләргә нинди сорау куеп була? (какой вопрос можно поставить?).

( нинди дигән сорау куябыз). - Тәрҗемәсе ничек? Молодцы!

-Ә безнең нинди? (какой?) сорауларына нинди сүз төркеме ( часть речи) җавап бирә? Әйдәгез кагыйдәне искә төшерәбез. (вспомним правила).

Кагыйдә рус телендә кабатлана. Слайдта татарчасы күрсәтелә.

Алда тезеп киткән җөмләләребездә без сыйфатларны кулландык.

Әгәр без сыйфатлар кулланабыз икән, безнең җөмләләребездә матур килеп чыгалар. Димәк , сыйфатлар җөмләләрне тулыландыралар. (значит прилагательные дополняют предложения).

IV. Белемнәрне ныгыту. СИНГЛ РАУНД РОБИН (сорауга җавапны түгәрәк буенча әйтеп чыгалар).

-Ә хәзер карандаш һәм китап сүзенә нинди? дигән сорауны куеп карыйк, сүзтезмәләр төзик.

-Карандаш нинди? (озын, кыска, каты, гади, төсле һ.б.).

-Китап нинди? (калын, юка, яңа, иске, матур һ.б.).

-Әлеге сүзләр предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен ).

-Ә хәзер эшләгәннәрдән чыгып мин тагын бер сорауга җавап бирегез. (ответьте на вопрос). Какие признаки обозначает? (нинди билгеләрне белдерә?). Җавап бирәләр.

Слайдта таблица чыга.

-Һәр билгегә мисаллар язып чыгабыз.

VI. Өй эше. Кагыйдәне кабатларга.

V. Йомгаклау.

-Без бүген нинди тема үттек?

-Сез нинди күнегүләр эшләдегез?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал