7


  • Учителю
  • Адаптированная дополнительная общеобразовательная программа «Туган тел һәм әдәбият серләре» объединения по интересам Туган тел ЦДОд

Адаптированная дополнительная общеобразовательная программа «Туган тел һәм әдәбият серләре» объединения по интересам Туган тел ЦДОд

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования

«Центр внешкольной работы» для одарённых детей НМР РТ







ПРИНЯТО



на методическом совете

протокол № ____ от _________2016 г.

____________/Г.И. Хизриева





УТВЕРЖДЕНО

Директор МБУ ДО «ЦВР»

для одарённых детей НМР РТ

____________/З.А. Санникова

Введено в действие приказом

№ ____ «____» ___________ 2016 г.











Адаптированная дополнительная

общеобразовательная программа

«Туган тел һәм әдәбият серләре»



детского объединения

«Туган тел»





рассчитана на один год обучения

для учащихся 13-14 летнего возраста (класс 8)

















Составила

педагог дополнительного образования высшей квалификационной категории

Хужанбердиева Чулпан Тимергалиевна













Нижнекамск, РТ

2016

АҢЛАТМА ЯЗУЫ



Баланың мөстәкыйльлеген, инициативасын, иҗади сәләтен үстерү - мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Баланың сәләтен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле, чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора," - дигән. Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.

Сәләтле балалар өчен "Туган тел" түгәрәгенең эш программасы балаларда белем алуга һәм фәнгә карата кызыксыну уяту, белемнәрне тирәнәйтү максатын күздә тотып төзелде. Программа сәләтле баланың мөмкинлекләрен тагын да үстерергә, һәр тәрбияләнүченең тел белеме буенча сәләтен ачарга ярдәм итәчәк.

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1. БМО уставы нигезләмәсе (тулысы белән) (ЮНЕСКО материаллары № 169 1989 ел)

2. Бала хокуклары конвенциясе (29 нчы матдә, п.1)

3. РФнең "Мәгарифе турында"гы яңа федераль закон (канун) № 273 03.02 2014 ел

4. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы законының 8нче матдәсе;

5. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы законының 68нче матдәсе 22.07.2013 ел

6. "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы закон № 126 24.07.1998 ел

7. Милли мәгариф сәясәте концепциясе РФ № 201 2003 ел

8. "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы законы (08.07.1992 елда кабул ителгән, 03.03.2012 елда өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелгән)

9. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (25.10.2013 №794)

10. Сәләтле балалар белән эшләүче үзәкнең Уставы.







Укучылар: VI-VII сыйныфта белем алчы рус телле балалар

Максат: Сәләтле балаларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып, талантын үстерү; тарих, татар теле фәннәрен интеграцияләү аша туган җиргә мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Уку-укыту бурычлары:

  • программа кысаларында туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру;

  • республикада яшәүче халыкларның яшәү шартлары турында мәгълүмат булдыру, тормышка җаваплы краш тәрбияләү;

  • республика тормышындагы үсеш-үзгәрешләрдән хәбәрдар булырга өйрәтү;

  • лексик-грамматик белемнәрне үстерү.

  1. Үсешкә ирешү бурычлары:

  • мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү;

  • татарча аралашу күнекмәләрен үстерү;

  • шәхси мөмкинлекләрен ачыклау аша укучыга киләчәк тормышта үз урынын билгеләргә ярдәм итү;

  • татар телен өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүне дәвам иттерү.

  1. Тәрбияви бурычлар:

  • патриотлык, гражданлык сыйфатларын үстерү;

  • гаилә тормышына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү эшен дәвам иттерү (ата-аналар белән берлектә);

  • үзләренең үткән белән киләчәкне тоташтыручы буын булып торуларына төшендерү;

  • татар халкының илебез тарихында тоткан урынын аңлату.

Предмет буенча олимпиада балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерүдә эффектив чара булып тора. Аларның беренче мөстәкыйль ачышлары нәкъ менә уртанчы сыйныфларда укыганда күзәтелә.

Хәзерге вакытта уртанчы сыйныф балалары татар теле буенча мәктәп һәм район буенча гына түгел, республика бәйгеләрендә дә катнашалар. Гадәттә, олимпиада биремнәре мәктәп программасы дәрәҗәсеннән катлаулырак була. Шуңа күрә балаларны стандарт булмаган биремнәрне үтәүгә хәзерләү, шулай ук чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга өйрәтү - түгәрәк эшенең төп бурычларыннан берсе. Эшләрне мөстәкыйль башкару, фәнни - эзләнү эшчәнлеген оештыру иҗади эшчәнлекне башлау өчен мөмкинлек ача.

Түгәрәк эшен оештыруда түбәндәге юнәлешләр күз алдында тотыла:

- сүзгә сак караш тәрбияләү, дөрес сөйләшергә өйрәтү, тел буенча белемнәрне тирәнәйтү, татар халкының мәдәнияты , сәнгате белән тирәнрәк таныштыру, стандарт булмаган биремнәрне үтәү.

Максатка ирешү өчен балада ихтыяр көче тәрбияләргә, бөтен көчен, сәләтен, игътибарын тупларга өйрәтергә кирәк. Шушы сәләтләргә ия булган тәрбияләнүче генә, әти-әни һәм укытучы белән берлектә, зур уңышларга ирешә ала.

Укыту эшчәнлеген башлаганда шушы вакытка балаларның белем дәрәҗәләрен белү мөһим, бу алга таба эшне ни рәвешле оештыру мөмкинлеген ача. Кайсы эшкә күбрәк вакыт бирүне дөрес планлаштыру, алга таба эшнең нәтиҗәсен арттырырга ярдәм итә.

Программада республика, әдәбият, сәнгать әһелләренә бәйле даталар исәпкә алынды. Материал яшь үзенчәлекләренә туры китереп планлаштырылды. Программада, теоретик материал белән беррәттән, практик эшләр үткәрү дә каралган.

Түгәрәк эше атнага 6 сәгать исәбеннән планлаштырыла. Еллык сәгать саны - 216.

Көтелгән нәтиҗә:

"Туган тел" программасы ахырына балалар татар теле һәм әдәбиятыннан түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

  1. Телдән һәм язма сөйләмдә:

    • репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

    • продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

  2. Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

  3. Караган фильм яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

  4. Газета-журналларга мәкаләләр язу.

  5. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

  6. Түбән Кама төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү.

  7. Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү.

  8. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау.

  9. Балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

  10. Татар этнокультурасы, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, төбәк үзенчәлекләре, анда яшәүче аерым шәхесләр кебек белемнәргә ия булу.

Әлеге программа милли-төбәк компонентына нигезләнеп, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрүне күздә тотып төзелде.

Календар-тематик план? "Ышан миңа" күнегүе

2

2

0

3.

Рим цифрлары кулланып укырга, язарга өйрәнү.

2

2

0

4.

Бу сүзләрне дөрес яз һәм куллан.

2

2

0

5.

Югалган, сирәк сүзләр белән танышу.

2

2

0

6.

Кем килешләрне яхшы белә?

2

2

0

7.

Әкият иленә сәяхәт.

2

2

0

8.

Без әкиятләр язабыз

2

0

2

9

"Бала" сайтындагы әкиятләр

2

0

2

10.

Әкият сәхнәләштерү

2

0

2

11.

Минем яраткан язучым

2

0

2

12.

Яңа сүзләр белән танышу

2

2

0

13.

Яңа сүзләрнең язылышы.

2

2

0

14.

Сүзлекләр белән танышу..

2

2

0

15.

Көтмәгәндә килеп туган юллар.

2

2

0

16.

"Әйдәгез, уйныйбыз!" лингвистик уен

2

0

2

17.

Бер үк төрле әйтелешле сүзләр.

2

2

0

18.

Капма-каршы сүзләр.

2

2

0

19.

Берү мәгънәле сүзләр.

2

2

0

20.

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе

2

2

0

21.

Рәсем буенча хикәя төзү

2

0

2

22.

Фразеология.

2

2

0

23.

Фразеологик кроссворд

2

0

2

24.

Фразеологик кроссворд

2

0

2

25.

Күңелле лексика.

2

0

2

26.

Борынгы һәм хәзерге исемнәр

2

2

0

27.

Синең исемең нәрсәне аңлата?

2

0

2

28.

Проект эше. "Гаиләмнең тарихын өйрәнү"

2

0

2

29.

Проект эшен яклау.

2

0

2

30.

"Уенлы сүзлек" ("Мәгариф")

2

0

2

31.

Фонетика фәне. Сузык һәм тартык авазлар.

2

2

0

32.

"Вокаль каршылыклар" уены

2

0

2

33.

Төрле сүзләрдә басымны билгеләргә өйрәнү.

2

2

0

34.

Сузык һәм тартык авазлар.

2

2

0

35.

Сузык һәм тартык авазлар.

2

0

2

36.

Кроссвордлар төзү.

2

0

2

37.

Фонетика бүлеге буенча тестлар төзү.

2

2

0

38.

Морфология. Исем. Аңа хас грамматика.

2

2

0

39.

Морфологик анализ ясау.

2

2

0

40.

Сыйфат турында белемнәр.

2

2

0

41.

Алмашлыктурында белемнәр.

2

2

0

42.

Рәвеш турында белемнәр.

2

2

0

43.

Фигыль турында белемнәр.

2

2

0

44.

Җөмләләрне морфологик яктан тикшерү.

2

0

2

45.

Үзебезнең матур телебездә сөйләшү.

2

0

2

46.

Өйрәнгән сүз төркемнәрен кулланып хикәя төзү.

2

0

2

47.

Татар халкының яраткан бәйрәмнәре.

2

0

2

48.

"Сөмбелә" бәйрәменең тарихы.

2

2

0

49.

"Сабантуй" бәйрәменең тарихы.

2

2

0

50.

Яңа ел бәйрәме турында ниләр беләсез?

2

2

0

51.

"Каз өмәсе" турында әңгәмә.

2

0

2

52.

Проект эше "Татар халык ашлары"

2

2

0

53.

"Конфликт" рольле уены

2

0

2

54.

Татар халык уеннары.

2

0

2

55.

Татар халык уеннары.

2

0

2

56.

Татар халкының гореф-гадәтләре.

2

2

0

57.

Татар халык җырлары. "Хисләрне аңла" күнегүе

2

0

2

58.

Халык җырлары.

2

0

2

59.

Казан тарихы. Казан театрлары турында тарихи белешмә.

2

2

0

60.

Театр яктылыкка, нурга илтә.

2

2

0

61.

Гүзәл башкалам.

2

2

0

62.

Татар халык ашлары. КВН.

2

0

2

63.

Татар халык ашлары. Кроссвордлар.

2

0

2

64.

Табышмаклар һәм мәкальләр.

2

2

0

65.

"Табышмаклар кичәсе"

2

0

2

66.

Проект эше. "Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе"

2

2

0

67.

"Эшлекле киңәшмә"

2

0

2

68.

Үткән темалар буенча кроссвордлар чишү.

2

0

2

69.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Гариза.

2

2

0

70.

Мәктәптә уздырылачак берәр чара турында белдерү язу.

2

0

2

71.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Автобиография.

2

2

0

72.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Ышаныч кәгазьләре.

2

2

0

73.

Рәсемгә карап хикәя төзү.

2

0

2

74.

Грамматик башваткычлар.

2

0

2

75.

Дәүләтчелек. Туган як.

2

2

0

76.

Түбән Кама - яшь кала.

(50 еллык юбилей уңаеннан. Ирешелгән уңышлары һәм казанышлары)

2

2

0

77.

Район исеме ни сөйли?

2

2

0

78.

79.

Район мәгарифе тарихы,

мәгариф музеена экскурсия

2

2

2

0

0

2

80.

Кемнән үрнәк алырга? (Укытучылар династиясе)

2

2

0

81.

Мин укыган мәктәп

2

2

0

82.

Түбән Камада халыклар дуслыгы

2

2

0

83.

Фән үсешенә өлеш керткән галимнәр:

А. Зыятдинов, И. З. Гафиятов

2

2

0

84.

85

Сәнгатькә гашыйк кешеләр:

Ә.Фәтхетдинов И. Мортазин, В.Никольский,

О. Исаев

2



2

2



2

0



0

86.

Якташларыбыз-горурлыгыбыз (проект)

2

0

2

87.

Җирнең чын хуҗалары

2

2

0

88.

Шагыйрь Разил Вәлиев иҗаты

2

2

0

89.

Җирле язучылар, шагыйрьләр.

И.Вәлиуллина, Р. Имаев, Нурулла иҗаты

2

0

2

90.

91.

Бөек Ватан сугышы геройлары - якташларыбыз: Н.Ф.Кайманов Р.Х.Гайнуллин (проект)

2

2

0

0

2

2

92.

Әсхән Фәтхетдинов- ТР халык рәссамы

2

2

0

93.

Район музеена сәяхәт

2

0

2

94.

Түбән Камага багышланган җырларны күзәтү

2

2

0

95.

Түбән Каманың тарихи һәм истәлекле урыннары (Туристлар өчен истәлекле урыннар буенча маршрут төзү)

2

0

2

96.

Кечкенәдән зур башлана (Фәнни-тикшеренү эшләре, социаль проектлар төзү)

2

0

2

97.

Туган ягым буйлап сәяхәт (түгәрәк өстәл)

2

0

2

98.

Исеме дә матур, җисеме дә

2

2

0

99.

"Зирәк тиен" конкурсы биремнәрен эшләү

2

0

2

100.

Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал

2

2

0

101.

Татар теле буенча олимпиада нәтиҗәләрен анализлау

2

0

2

102.

"Тапкырлар һәм зирәкләр " клубы утырышы

2

0

2

103.

"Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе үткәрү

2

0

2

104.

Аралашу үзе сәнгать

2

2

0

105.

«Тема тапсам язар идем»

2

2

0

106.

"Чулман энҗеләре", "Туган як" газеталарында басылган шигырьләр,мәкаләләрне күзәтү

2

0

2

107.

Түгәрәккә йөрүчеләр арасында "Переведи" уены



2

0

2

108.

Иҗади эшләр бәйгесе.

Иҗади эшләрнең күргәзмәсе.

2

0

2

Барлыгы

216

100

116



Программаның эчтәлеге:

Тәкъдим ителгән программаны уңышлы укыту лекция, әңгәмә, дискуссияләрнең фәнни һәм методик югарылыгына бәйле. Кызыклы, бүгенге көн таләпләренә туры килүче материаллар, фактлар, мәгълүматлар җыю һәм сайлап эше шактый күп көч куюны таләп итә.

Түгәрәкнең нәтиҗәлелеге балаларның активлыгына да бәйле. Алар бу түгәрәкне үзләре сайлап ала - димәк, әһәмиятен аңлыйлар һәм практик файда күрергә телиләр. Укытучының максаты - балаларда кешеләр белән аралашу, үзеңнең эмоциональ халәтең белән идарә итү күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелен аңлау, үз-үзеңне өйрәнү һәм кабул итүгә омтылыш тудыру. Шунлыктан практик эш бу түгәрәкнең нигезе булып тора.

Беренче дәресләрдән башлап, шәхси сыйфатларны (аралашучанлык, стрессларга каршы торучанлык, конфликтлылык һ.б.) билгеләүче психологик тестлар үткәрелә. Тестларны педагогик һәм психологик әдәбияттан табарга яки мәктәп психологыннан алырга була.

Аралашу сәнгатен өйрәнгәндә тавыш кебек бик әһәмиятле детальне игътибарсыз калдырырга ярамый. Дикцияне яхшырту һәм сөйләгәндә дөрес сулыш алырга өйрәнү өчен фонетик күнегүләр эшләргә кирәк. Мәсәлән:

  1. Тирән итеп сулыш алырга, аннары, үпкәдән бөтен һаваны чыгарып бетерергә тырышып, "а-а-а" авазын әйтергә.

  2. Шундый ук күнегүне башка сузыклар белән дә эшләргә кирәк.

  3. Әкрен генә тирән итеп сулыш алырга һәм иреннәр йомылган килеш "м-м-м" авазын сулыш җиткән кадәр сузарга. Күнегү өч тапкыр әкрен генә, өч тапкыр тавышны күтәреп эшләнелә. Авазның көчен әкренләп арттыра барырга кирәк.

  4. "А-э-и-о-у-ә-ө-ү" авазларын берничә тапкыр җырларга.

Дөрес аралашу стиле булдыруда күнегү-күзәтүләр ярдәм итә. Мәсәлән, "Ышан миңа" күнегүе. Кемне дә булса үз фикереңә тулысынча ышандырырга тырышырга һәм үзеңнең сөйләвеңне магнитофон тасмасына язып алырга кирәк. Шул язманы тыңлаганда түбәндәгеләргә игүтибар итәргә:

  • нинди тон, темп, тавыш көче белән сөйләдегез, мәгънәви басымнарны ничек куйдыгыз?

  • сезнеңчә, теләгезгә ирешә алдыгызмы һәм ни өчен?

Күнегүгә аңлатмалар

Түбәндәгеләр турында нәтиҗә ясала: ышаныч тудыру өчен тавыш бик көчле дә, бик әкрен дә булырга тиеш түгел. Кискен тон кулланырга ярамый. Тавыш күтәрелергә тиеш түгел, ул түбәнрәк булса яхшырак. Кызу темпта сөйләргә кирәкми.

"Вокаль каршылыклар" күнегү-күзәтүен дә кулланырга мөмкин. Ул сөйләмдә нинди "чүп" сүзләр куллануны аңларга ярдәм итә. Теләсә нинди темага булган монологыңны магнитофон тасмасына яздырырга һәм аны тыңлап үз-үзеңә бәя бирергә кирәк. Берничә көн сөйләмне яхшырту өстендә эшләгәч, күнегүне кабатлап, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү мөһим.

Сөйләмнең төгәлләген, җыйнаклыгын үстерү өчен мондый төрдәге күнегүләр кулланыла:

  1. Бәхетле сүзенә мәгънә ягыннан якын булган сүзләрне язарга. Язып бетергәч, кычкырып укырга. Аннан соң синонимнар сүзлегеннән карап, үз-үзеңне тикшерергә.

  2. Яфраклар...була җөмләсен мөмкин булганча күбрәк вариантта тулыландырырга.

  3. Сүзләрне җөмлә килеп чыгарлык итеп урнаштырырга:

Кара, килә, ягыннан, урман, болыт.

  1. Ике фикерне чагыштырырга:

- Күптән түгел ниндидер тиле миңа килеп бәрелә язды.

- Иске генә машинага утырган олы яшьтәге бер абый, миңа тия язып, баганага бәрелде.

Күнегүгә аңлатмалар:

Сүзлек байлыгы зуррак булган саен, үз фикереңне әйтү җиңелрәк. Сүзлек байлыгын арттыру өчен күбрәк укырга, сүзлекләр белән эшләргә, белгән сүзләрне ешрак кулланырга кирәк. Балалар бу күнегүләрне эшләгәндә үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирергә өйрәнүнең шактый кыен эш икәнлеген аңлыйлар.

Хисләр һәм тойгылар - аралашуның аерылгысыз өлеше. Вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен үстерү, аралашуда катнашучыларның сүзсез сигналларын аңларга өйрәнүдә рәсемнәр, картиналар белән практик эшләү ярдәм итә. Балаларга төрле хис-тойгылар белдерүче кешеләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Алар бу рәсемнәрдә нинди эмоцияләр бирелүе һәм ул эмоцияләрнең мимиканың нинди детальләрендә күренүе турында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Мондый эш өчен бай материал булып рәсем сәнгате әсәрләре тора ала. Татар рәссамнары картиналарын бу максатта бик уңышлы кулланып була.

Үзеңнең хисләреңне һәм тойгыларыңны дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен үстерүгә төрле күнегүләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, "Хисләрне аңла" күнегүе. Бу күнегүнең берничә варианты бар.

  1. Бер кеше, бүлмәдән чыга, калганнар нинди хис белдерәчәкләре турында сөйләшәләр. Чыккан кеше яңадан керә, ә катнашучылар йөзләре һәм гәүдә торышлары ярдәмендә бу эмоцияне күрсәтәләр. Нинди эмоция икәнлеген аңлау максат итеп куела.

  2. Уен шул ук тәртиптә бара, ләкин катнашучыларның яртысы бер хисне, ә икенче яртысы башка хисне күрсәтә.

  3. Һәрбер катнашучы аерым эмоция сурәтли. Бу очракта кемнең нәрсә күрсәтәсен алдан бүлешеп куярга кирәк.

Күнегүгә аңлатмалар

Эмоциональ халәтне күрсәтүче вербаль булмаган мәгълүматны кабул итү күнекмәләре, балаларның үз-үзен тотышында хисчәнлек үсә. Бу күнегүне эшләгәннән сон аның турында фикер алышырга кирәк. Әгәр кеше бер төрле хисне күрсәтәм дип уйласа, ә әйләнә-тирәдәгеләр аны бөтенлшй башкача аңласа, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Хисләрнең сиңа зыян китермәсен дисәң - аларны дөрес күрсәтә бел.

Җәмгыятьтә кеше һәрвакыт нинди дә булса роль уйный. Кешенең социальләшүе аның шул рольләрне уңышлы үзләштерүенә бәйле. Кешеләр, үзләренә нинди дә булса рольне кабул итеп алганнан соң, шул роль таләпләренә буйсыналар.

Рольле уеннарның эчтәлеге дә шуңа корылган. Кеше вакытлыча билгеле бер социаль рольне үзенә "кабул итә" һәм аңа туры килүче модельдә эш итә башлый. Бу пьесадагы сыман алдан язылып куелганны уйнау түгел. Бары тик социаль роль гына бирелә, ә шуннан соң нәрсә буласын катнашучылар үзләре билгели һәм үз аңлаулары буенча эш итә.

Эшлекле уен рольле уенның бер төре булып тора. Аның төп аермасы - эшлекле уенда социаль чынбарлыкның элеметларын ничек бар, шулай бирелә, драматизацияләү бик кулланылмый.

Эш барышында "Конфликт" рольле уенын куллану яхшы нәтиҗә бирә. Катнашучыларга берничә конфликтлы ситуация тәкъдим ителә һәм алар, парларга бүленеп, шул ситуацияләрне уйныйлар. Мәсәлән, мондый ситуация бирергә була: сез кибеттән сатып алган товарның куллану вакыты чыкканлагын күрдегез һәм сатучы белән конфликт килеп чыкты.

Уенга аңлатмалар

Уенда шәхесара конфликтта үз-үзеңне тоту стильләре турында алган белемнәр актуальләштерелә, алар тормышчан мисалларда күрсәтелә, үз-үзеңне тотуның иң кулай моделе тудырыла.

Балаларга бик күп төрле рольләр (җитәкче, кул астында эшләүче, акыл иясе, хезмәт коллективының лидеры һ.б.) тәкъдим ителә. Мондый күнегүләр ярдәмендә төрле кешеләр белән аралаша белү мөмкинлекләре үсә, ситуациягә карап үз-үзеңне тота белү күнекмәләре барлыкка килә.

Эшлекле уен сыйфатында "Эшлекле киңәшмә", "Компания президентын сайлау" уеннарын тәкъдим итәргә була.

"Эшлекле киңәшмә" уены башында алып баручы "көн тәртибенә" эшлекле мәсьәлә куя һәм төркемнең лидеры сайлана. Шуннан соң конструктив (Идеяләр чыганагы, Оптимист, Информация чыганагы һ.б.) һәм конструктив булмаган (Тәнкыйтьче, Дәшмәс кеше, Бәхәсче, Пессимист) рольләре бүленә. Кемнең кем булуын Лидер белми. Импровизацияләнгән киңәшмә вакытында ул кемнең нинди роль уйнаганын аңларга тиеш. Уенда катнашмаучыларның да максаты шул ук: вакыйгаларны күзәтеп, кемнең нинди роль уйнавын аңларга кирәк.

Уенга аңлатмалар

Уен тәмамланганнан соң фикер алышу үткәрелә һәм эш алгоритмы төзелә: киңәшмә белән ничек идарә итергә, ничек командадагы кешеләр белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштырырга, ничек процесска тискәре йогынты ясаучыларны тоткарлап, позитив юнәлештә эшләүчеләрдә өстәмә омтылыш тудырырга.

Чынбарлыктагы сайлауларга (депутат, Президент сайлаулары) охшаш рәвештә "Компания президенты сайлаулары" дигән эшлекле уен оештырырга мөмкин. Бу уен үз-үзеңне тәкъдим итәргә, үз фикереңне аргументацияләргә, мәгълүматны кабул итәргә һәм тапшырырга өйрәтә, үз-үзеңә ышаныч һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияли.

Семинарларны курсларны өйрәнүдә аерым урын алып тора. Аларда түбәндәге максатларга ирешелә: эшлекле аралашу проблемасына багышланган әдәбиятны тирәнтен өйрәнү, төп фикерне табарга, мөстәкыйль фикерәргә өйрәтү, актив тормыш позициясе тәрбияләү. Укучылар материалны китапханәләрдән генә түгел, ә Интернеттан да эзли алалар.

Бер генә кеше дә игътибардан читтә калмаска тиеш - бу түгәрәкнең нәтиҗәлелегенең нигезе. Укучылар, түгәрәкне үзләштерүдә актив катнашып, үзләренә кирәкле дәрәҗәдә белем туплыйлар, сөйләм телләре камилләшүгә ирешәләр һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрен җайга салалар. Шулай итеп, шәхес тәрбияләү проблемасы чишелә һәм яшүсмернең тормышка ярашуы уңышлырак бара.

Педагогик контроль этаплары

Программаның методик нигезе

Укытучының методик темасы: "ФДБСка күчү шартларында шәхескә юнәлдерелгән укыту һәм мәгълүмати технологияләрен дәрестән тыш эшчәнлектә куллануны тормышка ашыру".

Организационно-методическая (нормативно-правовая) работа



Содержание работы



Сроки исполнения

Ожидаемые результаты

Разработка положений, правил их выполнения методических рекомендаций, указаний, инструкций по применению или внедрению, программ и планов разных видов и др.

2016-2017 гг.



Разработка программы «Сәләтле балалар белән эш»

2015-2016 гг.

победители и призеры предметных олимпиад

Разработка авторской программы "Түбән Кама - гүзәл кала" и утверждение в ИФМК КФУ

2015

победители и призеры конкурсов и конференций

Работа на виртуальном факультативе «Түбән Кама - гүзәл кала» на портале «Электронное образование в Республике Татарстан» www.edu.tatar.ru

2015-2017 гг.

высокие результаты на олимпиадах и конференциях

Работа в авторском сообществе для учителе "Мастер-класс нәрсә ул» на портале «Электронное образование в Республике Татарстан» www.edu.tatar.ru

2015-2017 гг.

Повышение профессиональной компетентности



Укыту- тәрбия эше

  • 1 дәрес

  • 2 дәрес

  • 3 дәрес

  • 4 дәрес

  • 5 дәрес

  • 6 дәрес (отчет тапшырыла)

октябрь-март

3.

Өлкәннәр көненә багышланган кичә

октябрь

4.

Шәһәр музейларына экскурсия:

  • шәһәр музее;

  • "Патриот" үзәгенең хәрби-патриотик музее;

  • милиция тарихы музее;

  • 9 нчы мәктәпнең Н.Ф. Кайманов музее.

ел дәвамында

5.

"Яңа ел" кичәсе

декабрь

6.

Класс сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрү:

  • Бөек Ватан сугышында герой-балалар;

  • 1812 нче ел сугышыннан бүгенге көннәргә кадәр;

  • Сугыш афәтен онытмыйк!

декабрь

январь

февраль

7.

Кар шәһәрчекләрендә уеннар

январь

8.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган әңгәмә

февраль

9.

Балалар өчен оештырылган конкурсларда катнашу:

  • "Иң кадерле кешем, Әнием!"

  • "Без тормышны сайлыйбыз!"

  • "Туган телем - минем горурлыгым!"

  • "Светофор"

  • "Космик калейдоскоп"

  • "Җиңү салюты"





ноябрь

ноябрь

февраль

октябрь

апрель

май

10.

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе

март

11.

"Мин - тикшеренүче" VI Идел буе фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашу

февраль - апрель



12.

Шаяннар һәм тапкырлар кичәсе

апрель

13.

Бөек Җиңүне каршылап... "Җиңү салюты!" - Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу

май

14.

Төрле республика, халыкара олимпиада, конкурс, фестиваль, ярышларда катнашу

ЦВР, УО, РЦВР, МОиН РТ графигы буенча



Балалар өчен әдәбият



татар телендә



1. Абдуллин Ф. Туган як әдәбияты. - Түбән Кама: УМЦ нәшр., 2006. - 200 б.

2. Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр.- Казан: "Милли китап" нәшр.,2000.-672 б.

3. Вәлиуллина И. Аккошлы күл. - Казан, 2006. - 160 б.

  1. Имаев Р. Алма балланган вакыт. - Казан, 2007. - 154 б.

  2. Нурулла. Канатлы юлчы. - Түбән Кама: "Ихлас" нәшр., 2005. - 225 б.

  3. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. - Казан, 1981. - 255 б.

7. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле. 8 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балаларга дәреслек. - Казан: «Мәгариф» нәшр., 2007 ел.



рус телендә



  1. Абдуллин Ф. Литература родного края.- Нижнекамск: изд-во УМЦ, 2006.- 200 с.

2. Латыпова Д., Гибадуллина Д. И на войне…(по воспоминаниям фронтового разведчика). - Нижнекамск: Ниж.город. тип-ия, 2005.- 208 с.

3. Нижнекамск / сост. В. Винников, Э. Долотказина, Ю. Голицина. - Нижнекамск, 2006. - 450 с.

4. Нижнекамский муниципальный район.- Нижнекамск: изд-во УМЦ, 2007. - 13 с.

5. Становление и развитие народного образования в городе Нижнекамске (1961-2003гг). - Нижнекамск, 2004. - 350 с.



Укытучы өчен әдәбият:



татар телендә

  1. Абдуллин Ф. Туган як әдәбияты. - Түбән Кама: УМЦ нәшр., 2006. - 200 б.

  2. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.-128б.

  3. Батырлар китабы. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.- 395 б.

  4. Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр.- Казан: "Милли китап" нәшр.,2000.-672 б.

  5. Вәлиуллина И. Аккошлы күл. - Казан, 2006. - 160 б.

  6. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. -Казан, 1994. - 263 б.

  7. Имаев Р. Алма балланган вакыт. - Казан, 2007. - 154 б.

  8. Нурулла. Канатлы юлчы. - Түбән Кама: "Ихлас" нәшр., 2005. - 225 б.

  9. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. - Казан, 1981. - 255 б.

  10. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. -256 б.

  11. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы.-Казан: КДУ нәшр.,1990.- 278б.

  12. Түбән Кама / төз. В. Винников, Э. Долотказина, Ю. Голицина. - Түбән Кама, 2006. - 450 б.

  13. Түбән Кама муниципаль районы, 2007.- 13 б

  14. Хәбибуллина Һ. Могҗиза тудыручылар.-Түбән Кама:"Гүзәл", 2006.- 270б.

  15. Хәлим А. Беренчеләр. Индустриаль эскизлар. - Казан, 1998. - 91 б.

  16. Юныс Җ. Безнеңчә бит инде бу.- Түбән Кама: "Ихлас" нәшр., 2006.- 190 б.

рус телендә

  1. Абдуллин Ф. Литература родного края.- Нижнекамск: изд-во УМЦ, 2006. - 200 с.

  2. Есть вечное слово Учитель/ сост. В.А. Иванова.- Нижнекамск: изд-во УМЦ, 2004. - 98 с.

  3. Игнатьев В. Соратники. - Нижнекамск, 2001.- 120 с.

  4. Латыпова Д., Гибадуллина Д. И на войне…(по воспоминаниям фронтового разведчика). - Нижнекамск: Ниж.город. тип-ия, 2005.- 208 с.

  5. Михайлова А. Кайманов, наш первый Герой / Нижнекамское время, 2006, сентябрь.

  6. Молодежь Нижнекамска: вчера, сегодня, завтра. - 1996.- 35 с.

  7. Нижнекамск / сост. В. Винников, Э. Долотказина, Ю. Голицина. - Нижнекамск, 2006. - 450 с.

  8. Нижнекамский муниципальный район.- Нижнекамск: изд-во УМЦ, 2007. - 13 с.

  9. Пильщикова А. Свежий ветер. - Нижнекамск: «Ихлас», 2005. - 175 с.

  10. Польских В.В. Жизнь и деятельность династии Стахеевых. - Елабуга, 2009. - 174 с.

  11. Поэты света и тепла. - Казань: изд-во «Идел-Пресс», 2005.- 520 с.

  12. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык. Интенсивный курс. - Казань, 2001.

  13. Становление и развитие народного образования в городе Нижнекамске (1961-2003гг). - Нижнекамск, 2004. - 350 с.

  14. Я знаю, город будет!.., 1996. - 45 с.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал