7


  • Учителю
  • Конспект урока по биологии в 5 классе по теме: 'Бактерии и процессы их жизнедеятельности'.

Конспект урока по биологии в 5 классе по теме: 'Бактерии и процессы их жизнедеятельности'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Биология предметы. 5 сыйныф.Дәреснең темасы: Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.Дәреснең максаты: Укучыларда бактерияләр  патшалыгы вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре , төзелеше, тереклек эшчәнлеге турында  күзаллау , практик биремнәр аша, проблемалы сора
предварительный просмотр материала

Биология предметы. 5 сыйныф.

Дәреснең темасы: Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Дәреснең максаты: Укучыларда бактерияләр патшалыгы вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре , төзелеше, тереклек эшчәнлеге турында күзаллау , практик биремнәр аша, проблемалы сорауларга җаваплар эзләү нәтиҗәсендә яңа белемне ачу күнекмәләрен булдыру.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирүче: Практик биремнәр аша, проблемалы сорауларга җаваплар эзләү нәтиҗәсендә бактерияләр патшалыгы вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре , төзелеше, тереклек эшчәнлеге турында өйрәнү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

Үстерүче: Укучыларда проблемалы сораулар һәм мөстәкыйль эш аша яңа белем үзләштерү күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: Уку эшчәнлегенә җитди караш тәрбияләү;

Табигый дөньяны фәнни яктан кабул итү;

Үз белемеңне арттырырга омтылу;

Җиһазлау: интерактив такта, мультемидия проекторы, компьютер, дәреслек,бактерияләр турында өстәмә мәглумәт. Бактерияләр,гөмбәләр,үсемлекләр, хайваннар сүрәтләнгән таблица.

Дәрес барышы

Оештыру моменты.

Укытучы дәресне сәламләшү белән башлап җибәрә.

Белемнәрне актуальләштерү.

Биология дәресләрендә без төрле төркемгә кергән организмнар белән танышабыз. Әйдәгез әле без сезнең белән тере организмнарның патшалыкларын искә төшереп узыйк. Таблицага карап анда сүрәтләнгән организмнарның табигатьнең нинди патшалыгына керүен әйтеп бирик.

Бу организмнар Җир йөзендә беренчеләрдән булып барлыкка килгәннәр.Алар туфракта, һавада, суда, башка тере организмнарда һәм хаттә гейзерларда, тозлы сулыкларда, Арктикада һәм Антарктидада, атом станцияләрнең реакторларында да бар. Бүген без менә шул организмнар белән танышырбыз. Сүз нинди организмнар турында барды? Безнең дәреснең максаты нинди?

Укучы: Бактерияләр.Бүгенге дәрестә без бактерияләр турында өйрәнербез.

Укытучы: Әйе бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге белән танышырбыз. Сез алар турында нәрсә беләсез?

Укучыларның информациясе.

Укытучы: Сез алар турында тагын нәрсәләр белергә телисез?

Яңа дәрес материалын өйрәнү

Укытучы:Бактерияләр Җир йөзендә бик күп миллиард еллардан бирле яшәгәннәр.ләкин алар турында кешеләр чагыштырмача күптән түгел генә белгәннәр.Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

Укытучы: Слайдтагы рәсемнең кайсыларын бактерия диеп атап булмый? Ни өчен?

Укытучы:Слайдта сез ике организм рәсемен күрәсез. Алар бактерияләрме? Ни өчен? Сез бактерия күзәнәген башка организмнан аерып ала белдегез.Әйдәгез хәзер бактерия күзәнәгенең төзелеше белән якыннанырак танышыйк .

Укучылар бактерия күзәнәге төзелеше схемасы белән эшлиләр.Аның рәсемен дәфтәрләргә ясыйлар, өлешләрен күрсәтәләр.

Укытучы: Кем такта янында бактериаль күзәнәкнең өлешләрен күрсәтергә тели?

Укучы бактерия күзәнәгенең төзелеше турында такта янында сөйли.

Укытучы: Бактерия күзәнәгенең формасы да төрле була. Дәреслекнең 52 битендәге бу информацияне парлап өйрәнегез. Бер-берегезнең җавапларын тыңлаганнан соң күршегезнең җавабына бәя бирегез.

Укучылар парлап бактерия күзәнәгенең формасы турындагы мәгълумәтне өйрәнә.Бер укучы таблицадагы рәсем буенча бактерия күзәнәгенең формасы турында сөйли.

Укытучы:Бактерияләрнең саны бик тиз арта.Аның нигезендә нәрсә ята? Сез ничек уйлыйсыз алар үрчүгә сәләтлеме? Төркемнәрдә фикер алышып җавапларыгызны бирегез.

Укытучы: Академик В.И Вернадский уйлавынча уңайлы шартларда бер бактерия үрчү нәтиҗәсендә 5 көн эчендә Тын океан биләгән мәйданны тутырырга була. Ләкин чынлыкта бу күзәтелми.Ни өчен?

Уңайсыз шартларда бактерияләр белән нинди үзгәрешләр була?Китаптагы мәгълүмат белән танышканнан соң төркемнәрдә фикер алышына, иптәшеңнең җавабы бәяләнелә.

Бактерияләрсез генә дә яшәп буламы икән? Алар табигатьтә һәм кеше тормышында нинди әһәмияткә ия? Бу турыда сез парталарда булган өстәмә мәгълүматны өйрәнеп фикер алышканнан соң әйтә алырсыз.

Ныгыту

Бүгенге дәрес сизелми дә узып китте, без сезнең белән бактерияләр патшалыгы белән таныштык.Әйдәгез дәреснең башына әйләнеп кайтыйк әле, бактерияләр турында сез нинди яңалык белдегез? Сез бу белемнәрне кайда куллана аласыз?Белемнәрне тикшереп карыйк. Экрандагы тест сорауларына җавап бирәбез.Кем барлык сорауларга да җавапны тапты шуларны алкышлыйк.Сез дәрестән кәнәгатьме?

Дәресне йомгаклау Дәрестә барыгыз да яхшы гына катнаштыгыз.Билгеләр куела.

Өй эше: 1)11 нче параграфның эчтәлеген белергә, аның ахырындагы 1-5 сорауларга телдән җаваплар әзерләргә.

2)Мөһим рольне уйнаучы бактерияләр турында хикәя язып килергә.


.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал