7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока по биологии в 5 классе. Тема: Бактерии и их процессы жизнедеятельности.

Технологическая карта урока по биологии в 5 классе. Тема: Бактерии и их процессы жизнедеятельности.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәреснең темасы: Бактерияләр һәм аларның тереклек эшчәнлеге процесслары.Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында 5 сыйныфта Бактерияләр һәм аларның тереклек эшчәнлеге темасы буенча  дәрескә әзерләнгәндә түбәндәгеләрне истә тоттым.Иң беренче дәрес этаплар
предварительный просмотр материала

Дәреснең технологик картасы

Предмет: Биология

Класс:5

Тема

Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге


Дәреснең максаты:

Укучыларда бактерияләр патшалыгы вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре , төзелеше, тереклек эшчәнлеге турында күзаллау , практик биремнәр аша, проблемалы сорауларга җаваплар эзләү нәтиҗәсендә яңа белемне ачу күнекмәләрен булдыру.


Дәреснең бурычлары:

  1. Белем бирүче

Практик биремнәр аша, проблемалы сорауларга җаваплар эзләү нәтиҗәсендә бактерияләр патшалыгы вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре , төзелеше, тереклек эшчәнлеге турында өйрәнү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

2. Үстерүче

Укучыларда проблемалы сораулар һәм мөстәкыйль эш аша яңа белем үзләштерү күнекмәләрен ныгыту

3 Тәрбияви

Уку эшчәнлегенә җитди караш тәрбияләү;

Табигый дөньяны фәнни яктан кабул итү;

Үз белемеңне арттырырга омтылу;

Эшчәнлекнең нәтиҗәсен планлаштыру

  1. Предмет :

Бактерияләрнең үзенчәлекле билгеләрен , җир йөзендә ничек таралуын белү, аларны башка организмнар арасында рәсемнән таный белү.

  1. Шәхескә бәйле гамәлләр: укуга карата уңай караш тәрбияләү, табигатьне фәнни яктан кабул итә белү, анализлау күн;екмәләрен ныгыту

  2. Метапредмет :

Юнәлеш алуга караган гамәлләр: мөстәкыйль рәвештә белем алуның максатын, бу максатка ирешү юлларын билгели,үз эшчәнлегеңне бәяли белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башка кеше фикеренә ихтирам белән карау.

Танып белү гамәлләре: анализлау, организмнарны гомуми билгеләре буенча төркемнәргә туплый , төп информацияне аерып ала белү,


Предметара бәйләнеш



Төп төшенчәләр

Бактерияләр, бациллалар, вибрионнар, спириллалар, кокклар, диплококкар,сарциннар, циста,спора,сапрофит,паразит

Педагогик технологияләр: ИКТ, проблемалы, үстерүче,сәламәтлекне саклау технологиясе

Дәрес тибы: Катнаш дәрес. (Дәрес-әңгәмә. Теоретик мөстәкыйль эш.Булган белемнәргә таянып яңа дәрес материалын өйрәнү).

Дәрес төре: эзләнүле, проблемалы мәсъәләләрне чишү


Дәреснең тибына һәм технологиясенә бәйле

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирүче һәм үстерүче биремнәр(дәреслек,өстәмә материал)

Универсалҗ уку гамәлләре

Стимул бирүче сораулар

Оештыру моменты

Максат - Укучыларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру

Аларны эмоциональ яктан дәрескә әзерләү.

Метод: проблемалы сорауларга җавап эзләү.


Укучыларны сәләмли;

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Биология дәресләрендә без төрле патшалыкка кергән организмнар белән танышабыз.

Дәреснең максатын билгеләргә ярдәм итә.

Укытучының сәләмләвенә җавап бирә;

Үзенең дәрескә әзерлеген тикшерә.

Дәреснең темасын билгели.

Дәреснең максатын билгели

1 нче номерлы слайд, өстәмә материал нәтиҗәсендә куелган проблемалы сорау.

Шәхескә караган гамәлләр:

дәрескә карата уңай эмоциональ караш булдыру

Танып белү гамәлләре:тиешле мәгълүматны сайлап алу проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритрм төзү.

Юнәлеш алуга караган гамәлләр (регулятив):

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив гамәлләр: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру;


Метапредмет:

Рәсем белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

Биологик процесслар һәм алар арасындагы бәйләнешне аңлата белү.

Предмет:

Өйрәнелүче организмнарны таный һәм аларны

чагыштыра белү.

1 нче слайд-

Бу организмнар җир йөзендә башкалардан алдарак барлыкка килгәннәр.Алар туфракта ,Һавада, суда, башка организмнарда яши. Бу организмнарны гейзерларда да, тозлы күлләрдә, Арктика һәм Антарктида, атом станциясе реакторларында да очратырга була.Бүгенге дәрестә без бу организмнар белән якыннанырак танышырбыз.Дәреснең темасы ничек диеп уйлыйсыз?


Сез дәрестә нәрсәләр белергә теләр идегез?

Нинди сорауларга җавап эзләргә телисез?

Яңа материалны өйрәнү

Максат- дәреслекне һәм слайдтагы материалны кулланып яңа информация туплау.


Методлар: проблемалы

Тикшерү алымнары: укытучы бәяләве, үрнәк буенча үзбәяләү.

Бактерияләрнең үзенчәлекле билгеләрен ачыклау өчен укучыларга проблемалы сораулар бирә

Укучыларның эшчәнлеген шушы проблеманы чишүгә юнәлдерә

Бактерияләрнең кечкенә һәм беркүзәнәкле булулары турында нәтиҗә ясала.

Организмнар чагыштырыла, аларның охшаш һәм аерымлык билгеләре күрсәтелә.


Укучылар дәреслектәге текст буенча бактерия күзәнәгенең төзелешен өйрәнә һәм проблемалы сорауга җавап бирә.(Парлашып эшли)

2 нче һәм 3 нче номерлы слайд, дәреслек.

Танып белү гамәлләре

Проблеманы чишү юлын эзләү;

Кирәкле информацияне табу;

Информацияне анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү;

Юнәлеш алуга караган гамәлләр(регулятив):

планлаштыру;

контроль;

бәяләү һәм үзбәяләү.

Коммуникатив гамәлләр:

эшчәнлектә бергәләп катнаша;

үз фикерен әйтергә өйрәнә;

әңгәмәдә катнаша.

Шәхескә караган гамәлләр:

күнегүләрне эшләүгә җитди караш тәрбияләнелә;

фәнни яктан тере организмнарны кабул итә;

башка кешенең фикеренә ихтирам белән карый.

Бактерияләр безнең планетада бик күп еллардан бирле яши, ә кешеләр алар турында чагыштырмача күптән түгел генә белә.Ни өчен?

2

Слайд №2

3

Слайдта булган организмнарның кайсыларын бактерия диеп атап булмый? Ни өчен?

Слайд №3 Экранда сез ике организмны күрәсез.Алар бактерияләрме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?



Беренчел ныгыту

Максат: дәрестә алган белемне ныгыту

Методлар: дедуктив(белемне куллану),

практик (бактерия һәм үсемлек күзәнәгенә чагыштырма характеристика бирү

Тикшерү алымнары:

үзара тикшерү

Өйрәнелгән материалны ныгыту өчен шартлар тудыра


Слайд №4Бактерия күзәнәкләренең формасы да төрле була. Булган белемнәргә таянып бактерияләрнең формалары турында мәгълүмат бирелә.


§11 тан соңгы 2 нче сорауга җавап бирәләр һәм бер-берсенең эшен алмаштырып тикшергәннән соң иптәшләренең эшен бәялиләр.


Плакаттагы бактерия күзәнәге рәсеме белән эшлиләр.Рәсем дәфтәргә күчерелеп ясала һәм өлешләре күрсәтелә.Укучылар бер-берсенең эшен алмаштырып тикшергәннән соң иптәшләренең эшен бәялиләр.


Дәреслектәге биремнәр, 4 нче номерлы слайд

Шәхескә караган гамәлләр:

Уку эшчәнлегенә җитди караш тәрбияләү;

Үз әйткән сүзең өчен җавап бирергә өйрәнү; укучыга әхлаки үсеш

өчен шартлар тудыру.

Юнәлеш алуга караган гамәлләр: Үзбәяләү, иптәшеңнең җавабын бәяләү нәтиҗәсендә үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белем дәрәҗәсен ачыклау

Танып белү гамәлләр: иптәшләрең һәм укытучы белән бергә эшләү ,билгеләр һәм символлар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;

Бу организмга гына кагылышлы үзенчәлекле билгеләрне күрсәтә белү, аларның морфологик билгеләрен, җир йөзендәге биологик ролен ачыклау күнекмәләрен ныгыту.


Без бактерияне башка төрле организмнан аерып ала белдек.Шушы белемнәргә нигезләнеп §11 тан соңгы 2 нче сорауга җавап бирәбез.

(Бактерия күзәнәге үсемлек күзәнәгеннән нәрсә белән аерыла?)

Слайд №4


Кем рәсемдә бактерия күзәнәгенең өлешләрен күрсәтергә тели?



Мөстәкыйль эш (дәреслек белән практик эш).

Максат-Бактерияләрнең үрчүе һәм туклануы турында информация туплау.


Бактерияләрнең тереклек эшчәнлеге процессларының үзенчәлекләрен ачыклау максатыннан сораулар һәм биремнәр бирелә.


Проблемалы ситуация тудырыла,укучыларның эшчәнлеген аны чишүгә юнәлтә.


Бактерияләрнең үрчүе ,туклануы дәреслектәге материал, плакатлар буенча өйрәнелә һәм төркемнәрдә фикер алышына.

Проблеманы чишү өчен информацияне дәреслектән эзли,аны төркемнәрдә фикерләшә.

Башка кешенең фикерен тыңлый, өсти,бәя бирә.

Дәреслек, 5 нче номерлы слайд.

Танып белү гамәлләре Проблеманы тудыру һәм аны чишү: информация эзләү;

Билгеләрне анализлау, чагыштыру,үзара бәйләнешләрне ачыклау; нәтиҗәдә алган белемнәрне башкаларга җиткерә белү

Төп төшенчәләрне һәм алар арасындагы бәйләнешләрне таба белү,чагыштыру, анализлау,логик фикерләү;

Төркемнәрдә эшли белү.

Коммуникатив гамәлләр: Үзара уку эшчәнлегендә катнашу;

Үзеңнең фикереңне әйтә белү;

Үзара аралаша белү

Шәхескә караган гамәлләр:

Биремнәрне үтәүгә карата җитди караш тәрбияләү;

Дөньяны фәнни яктан танып белү; Һәрбер тере организмга карата уңай караш тәрбияләнелә;

Башка кеше фикеренә карата ихтирам тәрбияләнелә;


Предмет

Бактерияләрнең җир йөзендә таралуын,тереклек эшчәнлеге процессларын күзаллый белү.



Бактерияләрнең саны арту нинди процесска бәйле? Бактерияләр ничек үрчи? Төркемнәрдә сорауга җавап табыла.

Слайд №5

Бактерияләр (туклануы буенча)

Сапротроф

Паразит




Слайдтагы информацияне анализлаганнан соң бактерияләрнең туклануы турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Слайд №5


Академик В.И Вернадский уйлавынча уңайлы шартларда бер бактерия үрчү нәтиҗәсендә 5 көн эчендә Тын океан биләгән мәйданны тутырырга була. Ләкин чынлыкта бу күзәтелми.Ни өчен?

Уңайсыз шартларда бактерияләр белән нинди үзгәрешләр була?

Ныгыту

Максат: дәрестә алган белемнәрне әңгәмә,тикшерү тестларын чишкәндә куллана белү

Материалны ныгыту өчен шартлар тудыра

Әңгәмәдә сорауларга телдән җавап бирә, тест белән эшли.

Тест, дәреслектәге сораулар.

Юнәлеш алуга караган гамәлләр(регулятив): үзбәяләү,

дәреснең нәтиҗәсен ясауда катнашу.

Коммуникатив гамәлләр: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Танып белү гамәлләре: бактерия патшалыгына керүче организмнарның үзенчәлекле билгеләре турында нәтиҗә чыгару;


Бүген без бактерияләр патшалыгы белән таныштык. Ә хәзер сорауларга җавап бирәбез.Кем барлык сорауларга да җавап бирде? Аларга алкышлар.


Рефлекция

Рефлекция өчен шартлар тудыру

Сорауларга җавап бирә.

Карточкадагы сораулар

Танып белү гамәлләре:

эш алымнарын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәсен бәяләү

Юнәлеш алуга караган гамәлләр:

бәяләү -үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;

Дәрес башында куелган максатка без ирешә алдыкмы? Сез дәрестән кәнәгатьме?

Карточкадагы сораулар:

1.Ә сез беләсезме мин бүгенге дәрестә .....

2.Миңа дәрестә иң охшаганы .....

3.Миңа бүгенге дәреснең иң авыр этабы булып: .......

4.Миңа бүгенге дәрестә иң кызыгы:....

5.Алдагы дәресләрдә мин: .......

Өй эше бирү

1)11 нче параграфның эчтәлеген белергә, аның ахырындагы 1-5 сорауларга телдән җаваплар әзерләргә.

2)Мөһим рольне уйнаучы бактерияләр турында хикәя язып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал