7


  • Учителю
  • Разработка урока по биологии (7 класс) на тему 'Биоценоз темасы буенча гомумиләштерү. Хайваннар дөньясын саклау һәм рациональ файдалану. '

Разработка урока по биологии (7 класс) на тему 'Биоценоз темасы буенча гомумиләштерү. Хайваннар дөньясын саклау һәм рациональ файдалану. '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


МБГУ"Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет гомумбелем бирү мәктәбе"


Биология

7 класс

Тема: Биоценоз темасы буенча гомумиләштерү. Хайваннар дөньясын саклау һәм рациональ файдалану.

(кабатлау дәресе)






Укытучы: Iкатегорияле

биология-химия укытучысы

Халиуллина Р.Р.

Максат:1.Биоценоз темасы буенча үзләштерелгән белемнәр һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

2. Хайваннар дөньясын саклау һәм рациональ файдалану чараларын өйрәнү.

3. Укучыларда әйләнә- тирә табигатькә, хайваннар дөньясына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материаллар : 1.В.В.Латюшин, В.А.Шапкин.Биология. Хайваннар.Казан: Мәгариф, 2009.-302 бит

2.Татарстан Республикасы Кызыл Китабы .Икенче басма. Хайваннар. Үсемлекләр. Гөмбәләр. "Идел-Пресс"нәшрияты.Казан-2006

3.Е.Н.Демьянков . А.И.Никишов Биология.Мир животных.7 класс:задачи, дополнительные материалы. Москва: Гуманитар. Изд.центр ВЛАДОС, 2004.

4.Интернеттан алынган м атериаллар.

5. Мультимедиа проектор, презентация .

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.Дәреснең максаты әйтелә.1,2, слайд

  2. Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сәяхәтебезнең нинди илгә булуын белер өчен алдагы дәресләрдә алган белемнәребез кирәк булачак. Кроссвордны чишсәк, без бу илне белә алачакбыз.

Кроссворд чишү.(Укучылар интерактив тактада кроссвордның җавапларын язалар.)3 слайд



Э

к

о

л

о

г

и

к

К

о

н

с

у

м

е

н

т

п

р

О

д

у

ц

е

н

т


с

е

Л

е

к

ц

и

я


б

и

О

м

а

с

с

а


а

Г

р

о

ц

е

н

о

з


б

И

о

ц

е

н

о

з

Я

р

у

с

л

ы

л

ы

к

1.Биоценозлардагы тере организмга тәэсир итүче тирәлек факторлары.

2.Продуцентлар белән тукланучыхайван табигатьлеорганизмнар.

3.Кояш энергиясенфайдаланып ,неорганик матдәләрдән органик матдә ясаучы организмнар.

4.Хайваннарның яңа токымнарын чыгару белән шөгыльләнүче фән

5.Билгеле бер группаны яки бергәлекне тәшкил иткән организмнарның тулаем массасы.

6.Кеше тарафыннан булдырылган ясалма биоценозлар.

7.Хайваннар, үсемлекләр,гөмбәләр,лишайниклар һәм бактерияләрдән торган, билгеле бер территорияне биләүче табигый бергәлек.

8.Биоценозларның тотрыклыгын тәэмин итепорганизмнарның пространствода һәм вакытта бүленеше.


Укытучы: Без сезнең белән экология иле буенча сәяхәткә чыгабыз.Беренче тукталышыбыз "Биоценоз ". Нәрсә ул биоценоз ? 4 слайд

Укучылар : Биоценоз - хайваннар, үсемлекләр,гөмбәләр,лишайниклар һәм бактерияләрдән торган, билгеле бер территорияне биләүче табигый бергәлек.5 слайд

Тактада схеманы төзү (интерактив тактада укучылар эшли)

Биоценоз


Табигый


Ясалма


урман


дала


елга


кыр


бакча


аквариум

Такта сүндерелә.

Укытучы : Биоценозларның тоткырлыгын нәрсә тәэмин итә?

Укучылар : Биоценозларның тоткырлыгы пространстводагы һәм вакытлы яруслылык белән бәйле, шулай ук төрләр күптөрлелеге дә аның тоткыклы булуын тәэмин итә.

Укытучы : Әле генә язылган биоценозларның кайсылары тотрыклырак?

Укытучы: Биоценозларда тере организмнар бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә булалар. Бу мөнәсәбәтләр азык бәйләнешләре дип атала.Азык бәйләнешләрендә берничә звеноны аерып йөртәләр. Беренче звено ничек атала?

Укучылар: Азык бәйләнешләрендә беренче звено продуцент дип атала.Алар кояш энергиясен файдаланып неорганик матдәләрдән органик матдә ясаучылар. Боларга үсемлекләр керә.

Укытучы: Нәрсә ул консументлар?

Укучылар: Консументлар әзер органик матдәләрне кулланучы үсемлек ашаучы хайваннар, ерткычлар һәм паразитлар.

Укытучы: Өченче звеноны редуцентлардипатыйлар. Нәрсә ул редуцентлар, аларга нинди организмнарны кертәләр.?

Укучылар:редуцентлар - таркатучылар, алар органик матдәләрне неорганик матдәләргә таркаталар.Редуцентларга гөмбәләр, бактерияләр, кайбер бөҗәкләр, суалчаннар керә.

(Рәсемнәр буенча организмнарны төркемнәргә аерып язу) Тактада тикшерү. 6 слайд


Туклану чылбырын төзү6 слайд

А 1-усак, 2- төлке, 3- куян . Җавап: 1,3,2

Б 1-карчыга, 2- коелган яфрак, 3- миләш чыпчыгы, 4-яңгыр суалчаны. Җавап :2,4,3,1

Физкультминутка.Продуцент , консумент, редуцентларны аеру. Укытучы тере организмнарның исемнәрен атый, укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар.7 слайд

Укытучы :Икенче тукталыш. Серле утрау.Бу утрауның исеме юкка гына серле түгел, анда серле сандык бар. Бу сандык эчендә нәрсә яшерелгән булуын инде сез әйтегез.Бу сандыктагы әйбер катлы катлы, аның арасына бик күп хайваннар һәм үсемлекләр сыйган.Аның калын яки юка булуы иң элек кеше эшчәнлеге белән бәйләнгән. Безнең өчен аның юкарак булуы яхшырак.Нәрсә икән соң бу? 8, 9 слайд

Укучылар: Анда Кызыл китап яшерелгән.

Укытучы: Кызыл китап белән безнең беренче генә очрашуыбыз түгел.Без инде үсемлекләрне , хайваннарны өйрәнгәндә аның битләренә урнаштырылган төрләр белән танышып киттек.Кызыл китап турында сөйләп китик әле.

Укучылар чыгышы( Бер укучы проект эше буенча чыгыш ясый).Халыкара Кызыл китап табигый ресурсларны саклау Халыкара союзы карары буенча 1966 елда булдырылган.1980 елда- СССР ның Кызыл китабы, 1982 елда РСФСРның Кызыл китабы,ә 1995 елдаТатарстанның Кызыл китабы төзелде..Кызыл китапларның барысы да бер үк план буенча төзелгән, хайваннарның төрләрен биш категория буенча исемлеккә берләштергәннәр: юкка чыгып баручы, саннары кимүче, сирәк очрый торган, аз өйрәнелгән, яңадан торгызылган төрләр.Кызыл китапның төп максаты- кешелекнең игътибарын юкка чыгып баручы төрләрне коткаруга һәм сирәк очрый торганнарын торгызуга юнәлтү,хайваннар дөньясын коткару һәм төрләренең күптөрлелеген саклау белән кызыксынган һәр кешенең һәм оешманың тырышлыгын берләштерү. (Кызыл китап турында видеофильм карау.)

Укытучы :Хайваннарны саклауның башка чаралары да бар.Безнең илебездә закон белән төрле дәрәҗәдә саклана торган территорияләр билгеләнгән.Болар - тыюлыклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре, табигый милли парклар.Татарстаныбызда хайваннарны саклау буенча нинди чаралар оештырыла соң?

Өченче тукталыш. Идел-Кама биосфера тыюлыгы.10 слайд

Укучылар чыгышы (Проект эше буенча таныштыру)Кеше кулы тимәгән табигать турында мәгълүматны саклау, аны өйрәнү, мониторинг үткәрү, табигать комплексын саклауны таләп иткән аеруча мөһим урынннарда экологик тигезлекне булдыру өчен, республикада аеруча саклана торган табигать территорияләре (ООПТ) төзелгән. Дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, республикада мондый урыннарның гомуми саны - 163, шулар исәбенә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, "Түбән Кама" Милли паркы, 125 дәүләт табигый вакытлы тыюлыгы, 137,8 мең га яки республика мәйданының 2%ын тәшкил иткән 135 табигать һәйкәле керә.Үсемлек һәм хайваннар дөньясындагы күптөрлелекне саклау өчен, 1960 елда республика территориясендә Идел-Кама тыюлыгы төзелгән. Ул Көнбатыш Идел алдында урнашкан, ике аерып алынган участоктан тора: Раифа (Яшел Үзән районында, Казаннан 25 км төньяк-көнбатышта) һәм Саралов (Лаеш районында, Иделнең сул як ярында, Казаннан 60 км көньяктарак). Аның мәйданы 8 мең га (7 мең га га якын өлешен - урман, 58 га - болын, 60 га ны сулыклар алып тора). Тыюлыкның хайваннар дөньясы бик бай. Кимерүчеләрнең 21 төре исәпләнә: очкалак тиен, гади тиен, елга кондызы, бакча һәм урман йоклачлары, кызыл кыр тычканы, кыр тычканы, соры куян һәм ак куян. Бөҗәк ашаучыларның6 төре теркәлгән: гади керпе, сукыр тычкан, җир тычканы һ.б. Сирәк кенә бүре, аю, селәүсен, әрлән, ас, кәҗәболан, җирән йомран очрый; төлке һәм поши, бурсык, янутсыман эт, ләтчә, америка чәшкесе, урман сусары бар.

Кош-корт бик күп: урман тавыгы, боҗыр, соры көртлек, бүдәнә, урман күгәрчене, әберчен, күк күгәрчен, тартар, соры челән, тәлләтәвеч, чуллык. Сирәк кенә суер һәм соры торна очрый. Ябалаклардан - соры, йонлачаяклы, чырайсыз ябалаклар; ерткычлардан - бөркет, елга каракошы, сапсан, лачын, кара тилгән яши.11 слайд

Дүртенче тукталыш "Түбән Кама милли паркы".

Укучы чыгышы: 1991 елда Татарстан Республикасының флорасы һәм типологик яктан бай урман массивларын һәм тугайлы болыннарын саклау, торгызу һәм аларны фәнни, рекреацион, мәдәни, халыкны агарту максатларында файдалану өчен, "Түбән Кама" Милли паркы төзелгән.Парк Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, көнчыгыш Кама алды һәм Көнчыгыш Кама аръягы чикләрендә, Кама елгасы һәм аның кушылдыклары Тойма, Криуша Танайка, Шильнинка елгалары үзәннәрендә урнашкан. Административяктан парк икеадминистратив район территориясендәурнашкан - Тукай һәмАлабугарайоннарында. Милли паркныңмәйданы - 26,5 мең га.Парк фаунасыРоссиянең Европа өлешендәгеуртаполосаныңкөнчыгышыөченхас. Имезүчеләрнең 42 төре бар. Аларарасындапоши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, селәүсен, бурсык, урман сусары, тиен, ләтчәкебек урман хайваннары; сулыклардаһәм яр буйларындаяшәүчехайваннар: кондыз, ондатра, кама, янутсыманэт бар. Шулайук Милли парктагытөнярканаты, зур урман ярканаты, урман тычканы, борындык - сирәктөрләрдәнсаналаларһәм Татарстан Республикасының Кызыл китабынакертелгәннәр. Орнитофауна да төрле (190 төрдәнартык, шуларның 136 сыоякоручылар). Күпчелеге - урман кошлары, ачыкпространстводаһәмсулы-сазлыклыҗирдәяшиторгантөрләр. 12 слайд

Менә шуның белән сәяхәтебез тәмамланды. Нинди генә сәяхәт булмасын ул кешедә билгеле бер хисләр уята, уйланырга мәҗбүр итә. Без дә сәяхәтебездән алган кичерешләребезне ак кәгазь битләренә төшерик әле. Быел Татарстаныбызда экология елы итеп кабул ителде. Шул уңайдан әйдәгез дәресләрдә алынган белемнәрне кулланып плакат ясыйбыз. Плакатны әйләнә - тирәне саклауга өндәү темасына ясарбыз.

Өй эше : тест биремнәрен эшләргә 3 вариантта бирелә .

(Укучылар плакат ясап аны аңлатып бирәләр)

Укучы шигырь сөйли:

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр саклагыз җиремне!

Йомгаклау:

  • Без бүген нинди теманы кабатладык?

  • Хайваннарны саклауның нинди чаралары бар?

  • Хайваннарны саклауда сез үзегездән нинди өлеш кертә аласыз?

Билгеләр кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал