7


  • Учителю
  • Конспект урока по биологии на тему 'Поведение человека. Рефлекс - основа нервной деятельности, его виды' (8 класс) .

Конспект урока по биологии на тему 'Поведение человека. Рефлекс - основа нервной деятельности, его виды' (8 класс) .

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Биология 8 класс. Дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Кешенең үз-үзен тотышы. Рефлекс - нерв эшчәнлеге нигезе, аның төрләре, өйләнә-тирә шартларына җайлашуда аның әһәмияте.

Максат: Укучыларны кешенең югары нерв эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштыру, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдә аның әһәмияте. И.М.Сеченов һәм И.П.Павловның югары нерв эшчәнлеген өйрәнүдәге казанышларын карау; рефлекс - нерв эшчәнлегенең нигезе. Үз-үзеңне тотышның рефлектор теориясе асылын, тумыштан килгән, яшәү дәверендә булдырылган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ачу. Дәреслек тексты өстендә эшләү күнекмәсе булдыру, аннан кирәкле информацияне алырга өйрәнү, сорауларга җавап бирү, логик фикерләү сәләтен үстерү; фикерләү эшчәнлеге нәтиҗәләрен телдән һәм язма күрсәтә белү.

Җиһазлар: мультимедийное учебное пособие нового образца, Биология. Анатомия и физиология человека. 8 класс, диск 1; И.М.Сеченов, И.П.Павлов портретлары; баш мие моделе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  2. Өй эшен тикшерү. Тест I, II вариантта:

  1. Имү чоры:

а) 1 яшьтән 3 яшькә кадәр;

б) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр;

в) 1 айдан 1 яшькә кадәр.

  1. Беренче сөт тешләре чыга башлый:

а) 6 айдан;

б) 12 айдан;

в)3 яшьтән.

3. 3 яшьтән 6 яшькә кадәр дәвам итә:

а) балалык чоры(балачак);

б) мәктәпкәчә яшьтәге чор;

в) кече мәктәп чоры.

4. Кече мәктәп чоры:

а) 6 яшьтән 11 яшькә кадәр;

б) 3 яшьтән 6 яшькә кадәр;

в) 12 яшьтән 16 яшькә кадәр.

  1. Яшьлек чорында:

а) икенчел җенес билгеләре үсеше көчәя;

б) өлгерү нигездә тәмамлана;

в) икенчел җенес билгеләре үсеше башлана.

  1. Организмның үсүе һәм үсеше тәмамлана:

а) 6 - 11 яшьтә;

б) 16 - 21 яшьтә;

в) 22 - 60 яшьтә.

7. Кыз баланың җенси өлгерүе башлана:

а) 3 - 6 яшьтә;

б) 12 - 13 яшьтә;

в) 11 - 12 яшьтә.

8. Ир балаларның җенси өлгерүе башлана:

а) 3 - 6 яшьтә;

б) 12 - 13 яшьтә;

в) 11 - 12 яшьтә.

Дөрес җаваплар: 1в, 2а, 3б, 4а, 5б, 6б, 7в, 8б.

III. Белемнәрне актуальләштерү һәм яңа теманы аңлату :

  1. Нинди система организм белән идарә итә? (нерв системасы)


Нерв системасы безнең эчке органнарның эшчәнлеге эшен көйләп (регулирлап) һәм контрольда тотып кына калмый, безнең тәртибебезне дә билгели.


Ми белән психик эшчәнлек арасында бәйләнеш барлыгын галимнәр күптән фаразлаганнар. Ләкин кешенең мие нинди, ничек эшли, психик эшчәнлекнең нигезендә нәрсә ята дигән сорауга җавап таба алмаганнар.

Баш мие эшчәнлегенең рефлектор нигезләре турында бөек рус физиологы И.М. Сеченов ачышы бу сорауларга ачыклык кертте. 1863 елда И.М. Сеченовның "Баш мие рефлекслары" дигән китабы басылып чыга.

2) Нәрсә ул рефлекс?

(Рефлекс - теләсә нинди ярсыткычларга организмның җавап реакциясе, бу вакытта ҮНС катнаша).

"Рефлекс" терминын XVII гасырда француз галиме Декарт кертә.

***Күз мисалында шартсыз рефлекс - видеоролик карау.

Нәрсә ул рефлектор дуга? (нерв импульсы үткән юл)


Рецептор - сизү нейроны - ара нейроны - хәрәкәт нейроны - эффектор (эшче орган)

Рефлектор дуга рецептордан, сизүче(афферент) нейроннан, ҮНСда урнашкан анализлаучы үзәктән, хәрәкәт(эфферент) нейроннан һәм эшче(эффектор) органнан тора.

  1. Рефлектор дугалар төрле озынлыкта булалар. Рефлектор дугалар буенча информация төрле ераклыкка тапшырылырга мөмкин. Иң кыска рефлектор дуга:

Рецептор - сизү нейроны -хәрәкәт нейроны - эффектор (эшче орган). Монда импульслар бер генә синапс аша үтәләр.

Арадаш нейроннар нерв импульсы узу юлын озайта.

Синапслар арка миенең соры матдәсендә урнашалар.

  • видеоролик озын рефлектор дуга.


4)

Рефлекслар

↓ ↓

тумыштан килә яшәү дәверендә (билгеле бер шартларда

барлыкка килә

↓ ↓

шартсыз шартлы

(организмның бөтен гомере буена

саклана)


  • имү, йоту(азык рефлекслары) - очлы әйбергә басудан аякны тартып алу,

  • яктыга күз карасы кечерәя, - куркыныч туганда чабып котылу.

  • кайнар әйбергә кул тиюгә кулны

тартып алу, йөткерү, төчкерү

(саклану рефлекслары),

  • ашаганда селәгәй бүленеп чыгу,

  • җенес рефлекслары,

  • танышу рефлекслары һ.б.

Шартсыз рефлекс дугалары баш мие кәүсәсе яки арка мие аша узалар. Аларның булдырылуы өчен зур ярымшарлар кабыгының катнашуы мәҗбүри түгел.

Шартсыз рефлекслар нәтиҗәсендә организмның бербөтенлеге саклана, эчке тирәлек һәрвакыт даими тора һәм үрчү дәвам итә.

  1. Шартлы рефлекслар.

Шартлы рефлекслар килеп чыгышын, механизмнарын беренче тапкыр рус галиме -физиолог Иван Петрович Павлов өйрәнә. Бу хезмәтләре өчен аңа 1904 елда Нобель премиясе бирелә. Павлов экспериментларын этләрдә үткәрә

Ашаганда азык авыз куышлыгының лайлалы тышчасы белән орынып селәгәй бизләре күп итеп селәгәй бүлеп чыгара. Бу шартсыз рефлекс. Эттә шартсыз рефлекс нигезендә шартлы рефлекс барлыкка килә:

Ут - ашарга бирү - селәгәй бүленеп чыга.

Организм тарафыннан яшәү дәверендә булдырылган һәм битараф ярсыткычларның шартсыз ярсыткычлар белән кушылуы нәтиҗәсенә барлыкка килгән рефлексларны И.П.Павлов шартлы рефлекслар дип атады.

Имезүчеләрдә һәм кешедә шартлы рефлекс дугалары баш миенең зур ярымшарлар кабыгы аша үтә.

Кешедә яшәү дәверендә булдырылган рефлекслар шартлы рефлекслар дип атала.

  1. Шартлы рефлексларның әһәмияте.

Әйләнә-тирәлекнең барлык үзгәрешләре дә яңа шартлы рефлекслар өчен нигез булып тора, шулай итеп без әйләнә-тирәмөһиткә яраклашабыз.

Шартлы рефлекслар ныгытылмаса сүнәргә дә мөмкин. Этләрне өйрәтү нигезендә дә яңа шартлы рефлекслар булдыру үзлеге ята.

Рефлекслар, аларны чагыштыру

п/п

Чагыштырылучы

билгеләр

Рефлекслар

шартсыз

шартлы

1

2

3

4

1

Кешедә (хайваннарда ) рефлекслар нинди

юл белән барлыкка килә

  • кеше(хайван) алар белән туа,

  • алар буыннан-буынга нәселдән тапшырыла киләләр,

  • яшәү дәверендә булдырылалар,

  • билгеле бер шартларда барлыкка киләләр

2

Рефлекс характеры

  • даими, универсаль, ягъни билгеле бер тышкы ярсыткычларга карата барлык кешеләрдә дә бертөрле даими организм реакциясе күзәтелә

  • шәхси, төрле кешеләрдә төрлечә, хәтта игезәкләрдә дә аерылып тора.

3

Нәрсә өчен кирәк

  • организмга әйләнә-тирәлекнең даими шартларына яраклашырга ярдәм итәләр

  • организмга әйләнә-тирәлекнең үзгәрүчән шартларына яраклашырга ярдәм итәләр


Кешенең үз-үзен тотышының ике төрле формасы бар: тумыштан бирелгән форма һәм үз- үзеңне тотышның барлыкка китерелгән формалары.


Кешенең үз-үзен тотышының формалары

тумыштан бирелгән форма

барлыкка китерелгән форма

1

1

1.Шартсыз рефлекслар: сулыш алу

һәм сулап чыгару, көчле яктылыктан

күз карасы кечерәю һ.б.

2. Инстинктлар- үзара эзлекле бәйләнгән һәм берсе артыннан икенчесе килә торган рефлектор реакцияләр чылбыры. М-н, кырмыскалар

һәм бал кортларының оя

коргандагы һ.б. шөгыльләрендәге үз-үзләрен тотышы

  1. Шартлы рефлекслар - яктылык шартлы

ярсыткыч булып этләрдә шартлы рефлекс

барлыкка килү.

  1. Динамик стереотип - баш мие ярымшарлар кабыгындагы шартлы рефлектор бәйләнешләр

системасы. М-н, тимераякта, велосипедта йөрергә өйрәнеп беткәннән соң, ничек егылмый йөрергә дигән уй башыбызга да килми.

  1. Күнегү, осталык(навык)

  2. Гадәт(привычка)

  3. Акыл эшчәнлеге - яңа ситуацияләрдә, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, яңа чишелешләр табарга ярдәм итә. Акыл эшчәнлеге фикер йөртүләрнең башлангычы.


  1. Белемнәрне ныгыту:

  • Рефлекс нәрсә ул?

  • Шартсыз рефлекслар тумыштан килә.

  • Шартлы рефлекслар булдырыла

  • И.М.Сеченов

  • И.П.Павлов.

  1. Өй эше: дәреслекнең 192 - 195 битләрен өйрәнү; 198 биттәге "Белемнәрегезне тикшерегез" рубрикасының 1-8 сорауларына җавап бирү

Тест. Биология 8 класс.

Тема: Кешенең үсеше. Кешенең яшәешенә бәйле процесслар.

ФИО:

Дата:

  1. Имү чоры:

а) 1 яшьтән 3 яшькә кадәр;

б) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр;

в) 1 айдан 1 яшькә кадәр.

  1. Беренче сөт тешләре чыга башлый:

а) 6 айдан;

б) 12 айдан;

в)3 яшьтән.

3. 3 яшьтән 6 яшькә кадәр дәвам итә:

а) балалык чоры(балачак);

б) мәктәпкәчә яшьтәге чор;

в) кече мәктәп чоры.

4. Кече мәктәп чоры:

а) 6 яшьтән 11 яшькә кадәр;

б) 3 яшьтән 6 яшькә кадәр;

в) 12 яшьтән 16 яшькә кадәр.

5. Яшьлек чорында:

а) икенчел җенес билгеләре үсеше көчәя;

б) өлгерү нигездә тәмамлана;

в) икенчел җенес билгеләре үсеше башлана.

  1. Организмның үсүе һәм үсеше тәмамлана:

а) 6 - 11 яшьтә;

б) 16 - 21 яшьтә;

в) 22 - 60 яшьтә.

7. Кыз баланың җенси өлгерүе башлана:

а) 3 - 6 яшьтә;

б) 12 - 13 яшьтә;

в) 11 - 12 яшьтә.

8. Ир балаларның җенси өлгерүе башлана:

а) 3 - 6 яшьтә;

б) 12 - 13 яшьтә;

в) 11 - 12 яшьтә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал