7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по биологии для учащихся 6-8 классов

Вне классное мероприятие по биологии для учащихся 6-8 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: " Биология - тереклек фәне "

Максат: Биология атналыгында актив катнашып, җиңеп чыккан укучыларның " Көчсез буын " уенында тагын бер кат сынау, белемнәрен барлау, биология фәненә укучыларның кызыксынуларын арттыру, табигатькә карата сакчыл караш, матурлыкка карата соклану хисе тәрбияләү, ярыш рухы уяту.

Җиһазлау: исемнәр язылган таблолар, акбур, сораулар.

Алып баручы. Исәнмесез, укучылар, биологияне яратучы дусларым. Без бүген "Көчсез буын" уенын уйнарга җыелдык. Уенда биология атналыгында актив катнашып, җиңеп чыккан укучылар катнаша.

Уен VII раундтан торачак һәм без хәзер 1нче раундны башлыйбыз. Ул 2 минут 30 секунд дәвам итәчәк.


Раунд 1.

1. Биология грек сүзе."Биос" нәрсә дигәнне аңлата? (Тереклек)

2. Суүсемнәр түбән төзелешле үсемлекләргә керәме, әллә югары төзелешле үсемлекләргә керәме? (Түбән төзелешле үсемлекләргә)

3. Тамыр вегетатив органмы, әллә генератив органмы? (Вегетатив орган)

4. Сабак, яфрак, бөре җыенысы бер орган ... дип атала. (Бәбәк)

5. Өрәнге агачка керәме, әллә куаккамы? (Агачка)

6. Миләш, шомырт агач та, куак булып та үсәргә мөмкин дигән фикер дәресме? (Дөрес)

7. Ике ягы кабарынкы, зурайтып күрсәтә торган пыяла (линза) ничек атала? (Лупа)

8. Озак еллар микроскоп өчен кулланырга мөмкин булган препарат ничек атала? (Даими препарат)

9. Барлык тере органнарның тәнен төзүче бик вак "кирпечләр" ничек атала? (Күзәнәкләр)

10. Билгеле бер функцияне үти торган күзәнәкләр җыелмасы ничек атала? (Тукыма)

11. Яшел пластидлар ничек атала? (Хлоропластлар)

12. Алма ике өлешле үсемлекме, әллә бер өлешле үсемлекме? (Ике өлешле)

13. Суган бер өлешле үсемлек дип әйтү дөресме? (Дөрес)

14. Йод белән тәэсир иткәндә крахмал нинди төскә керә? (Зәңгәр)

15. Нинди майлы үсемлекләрне беләсез? (Көнбагыш, җитен, киндер, рапс һ.б.)

16. Кәбестә үсемлегендә нинди тамыр системасы? (Үзәк тамыр системасы)

17. Борчак чук тамыр системалы үсемлек дигән фикер дөресме? (Юк)

18. Тамыр очындагы "уймак кидертелгән" өлеш ничек атала? (Тамыр каплагы)

19.Тамырның тамыр төкчәләре урнашкан зонасы ничек атала? (Суыру зонасы)

20.Черемә органик ашламамы, яисә неорганик ашламамы? (Органик ашлама)

21. Фосфорлы ашлама органик ашламага керәме? (Юк)

22. Георгинның үзгәргән тамырлары ничек атала? (Тамыр бүлбеләре)

23. Генератив бөрене икенче төрле ничек атыйлар? (Чәчәк бөресе)

24.Чәчәк бөресе эрерәк һәм йомрырак була дигән фикер дөресме? (Дөрес)

Билгеләнгән вакыт бетте. Хәзер команданы артка сөйрәүчене языгыз. Таблоларны күрсәтәбез. ..., ни өчен сез уеннан ... чыгарырга уйладыгыз? Бу сезнең фикер, әйдәгез, жюрины да тыңлап карыйк. Жюри белән ... фикерләре тәңгәл килде. ..., шулай итеп без сезне уеннан төшереп калдырабыз. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз. Уен дәвам итә.
2 нче раунд 2 минут 20 секунд булачак.


Раунд 2.


25. Без ашый торган бәрәңге нәрсә ул? (Бүлбе, үзгәргән җир асты бәбәге)

26. Каен һәм имәндә гади яфраклар дип әйтү дөресме? (Дөрес)

27. Миләшнең яфраклары катлаулы яфрак дип әйтү дөресме? (Дөрес)

28. Бака яфрагында яфрак сеңерчәләнүе ничек атала? (Дугасыман сеңерчәләнү)

29. Кыяклылардагы сеңерчәләнү ничек атала? (Параллель)

30. Яфракның йомгыч күзәнәкләре арасындагы ярык ничек атала? (Авызчык)

31. Фотосинтез - грек сүзе. "Фотос" нәрсәне аңлата? (Яктылык)

32. Фотосинтез вакытында нинди газ йотыла? (Углекислый газ)

33. Сулаганда нинди газ аерылып чыга? (Углекислый газ)

34. Сулау тәүлекнең кайсы вакытында бара? (Тәүлек дәвамында)

35. Фотосинтез вакытында органик матдә таркала дип әйтү дөресме? (Дөрес түгел)

36. Яфраклар картаямы? (Картая)

37. Үсемлекләр суны парга әйләндерәме? (Әйе)

38. Сабакның нәкъ уртасында нәрсә урнаша? (Үзәк)

39. Сабак юанлыкка нәрсә хисабына үсә? (Камбий)

40. Шомыртның, ландышның чәчәк төркеме ничек атала? (Чук)

41. Кукурузның чәчәк төркеме ничек атала? (Чәкән, себеркәч)

42. Ромашка чәчәк төркеме ничек атала? (Кәрзин)

43. Кишернең чәчәк төркеме. (Катлаулы чатыр)

44. Солыда чәчәк төркеме себеркәч дип әйтү дөресме? (Дөрес)

45. Арыш, арпа, бодай чәчәк төркемнәре ничек атала? (Катлаулы башак)

46.Чия каты төшле җимешкә керә дип әйтү дөресме? (Дөрес)

Кем үзен күрсәтә алмады? Уенчы һәм жюри фикерләре буенча, ..., без сезне уеннан төшереп калдырырга мәҗбүр булабыз. Катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз. Шулай итеп без тагын бер уенчыбыз белән хушлашып, 3 нче раундка күчәбез.
Ул 2 минут 10 секунд дәвамында барачак.


Раунд 3.



47. Карлыган, помидор җимешләре төре ничек атала? (Җиләк)

48. Борчакның җимеш төре. (Кузак)

49. Арыш, бодай, кукуруз җимеш төрләре. (Бөртекчә)

50. Мәкнең коры җимеше исеме. (Тартмачык)

51. Ачык орлыклы нинди үсемлекләрне беләсез? (Нарат, чыршы)

52. Нарат күркәсе чыршы күркәсеннән озынрак дип әйтү дөресме? (Юк)

53. Роза кайсы үсемлекләр семьялыгына керә? (Роза чәчәклеләр)

54. Кура җиләге роза чәчәклеләр семьялыгына керәме? (Әйе)

55. Борчак кайсы семьялыкка керә? (Кузаклылар)

56. Кузаклылар I өлешлеләр классына керәме? (Юк)

57. Бәрәңгенең кайсы семьялыкка керүен әйтегз. (Паслёнчалар)

58. Бәрәңгенең туган җире. (Көньяк Америка - Чили һәм Перу)

59. Рәсәйдә бәрәңге кайсы патша вакытында үстерелә башлый? (Пётр 1)

60. Борыч паслёнчалар семьялыгына керәме? (Керә)

61. Тилебәрән үсемлеге дару үсемлегеме? (Юк, агулы үсемлек)

62. Дару тузганагы катлаулы чәчәклеләр семьялыгына керә дигән фикер дөресме? (Дөрес)

63. Кашкарый чәчәгенең русча исеме. (Астра)

64. Көнбагышның туган җире. (Көньяк Америка)

65. Дәлия һәм георгин икесе ике төрле чәчәкме? (Юк)

66.Тюльпан кайсы семьялыкка керә? (Ләләчәләр)

67. Кызыл китапка энҗе чәчәк эләккәнме? (Әйе)

68. Суган һәм сарымсак кайсы семьялыкка карый? (Ләләчәләр)

69. Бодай чук тамыр системалы үсемлекме? (Әйе)

3 нче раунд тәмам. Шулай итеп безнең 4 нче раундны калган 5 уенчы белән башлап җибәрәбез. Аның дәвамлылыгы төгәл 2 минут булачак.


Раунд 4.



70. Бодайның җимеше ничек атала? (Бөртекчә)

71. Сабан бодаен кайчан чәчәләр? (Язын)

72. Бездә бодайның кайсы төре игелә: каты бодаймы, йомшак бодаймы? (Йомшак бодай)

73. Кукуруз ничә еллык үсемлек? (Беръеллык)

74. Кукуруз читтән серкәләнә дигән фикер дөресме? (Юк)

75. Сыра кайнатуда арпамы, арышмы кулланыла? (Арпа)

76. Ат ярата торган бөртекле культура. (Солы)

77. Шикәр камышы бездә үсәме? (Юк)

78. Җиләк сусыл җимешме? (Әйе)

79. Кытай һәм Вьетнам халкының төп туклану чыганагы. (Дөге)

80.Тукранбаш яфраклары гадиме, әллә катлаулымы? (Катлаулы)

81. Кайсы үсемлек орлыклары, өлгергәч, орлыкларын чәчеп җибәрә? (Тиле кыяр, акация һ.б.)

82. Каенның яфраклары гадигә керәме? (Әйе)

83. Чөгендер икееллык үсемлекме? (Әйе)

84. Беренче микроскопны кем уйлап таба? (Антони Левенгук. XVII гасыр, Голландия)

85.Яктылык микроскобының төп өлеше ничек атала? (Тубус)

86. Мәктәптәге микроскоп ничә тапкыр зурайтып күрсәтә? (7х, 15х)

87. Цитоплазма хәрәкәт итәме? (Әйе)

88. Бамбук кыяклылар семьялыгына керәме? (Әйе)

Шулай итеп, ..., безгә сезнең белән хушлашырга туры килә. Рәхмәт сезгә. 4 нче раундыбыз 1 минут 50 секунд дәвам итәчәк.


Раунд 5.



89. Үрмәкүчләр файда китерәме, әллә алар зыянлымы? (файдалы)

90. Киселгән агач төбендә нәрсәләр күренеп тора? (еллык боҗралар)

91. Бүлмә гөлләрендә фотосинтез барамы? (әйе)

92. Тамырлар сулыймы? (сулый)

93. Сиреньнең бөреләре каршыдаш урнаша дигән фикер белән сез килешәсезме? (әйе)

94. Елга кысласы нинди сулыкларда яши:тозлымы, әллә төчеме? (төче)

95. Бал кортлары күмәк тереклек итүче бөҗәкләргә керәме? (керә)

96. Солының тамыр системасы нинди? (чук тамыр системасы)

97. Бәбәк очында нинди бөре урнаша? (оч бөре)

98. Шомыртның бөреләре ничек урнаша?(чиратлашып)

99. Яктыда яфракларда нәрсә барлыкка килә? (крахмал)

100. Яфраклар сулыймы? (сулый)

101. Уҗым бодаен кайчан чәчәләр? (көзен)

102. Кәбестә яшелчә культурасына керәме? (әйе)

103. Көнбагыш җылы яратамы? (әйе)

104. Антоновка нинди сорт алма? (җәйге,көзге,кышкы)

105. Май коңгызының төсе нинди? (ачык коңгырт төстә)

106. Күбәләкләр өйдә яшиме? (яши, көя күбәләге)

107. Ата озынборын кан белән тукланамы? (юк)

108. Төклетура чагамы? (чага)

109. Бәрәңге корты? (колорадо коңгызы)

6 нчы раунд 1минут 3секунд дәвамында барачак.

Раунд 6.



110. Алабуга балыгы ерткыч балыкмы? (әйе)

111. Балыклар үрчү чорында суга нәрсә чәчәләр ?(Уылдык)

112. Бака файда китерәме , юкмы ?(Файда китерә)

113. Кәлтә елан кайда яши? (урманда)

114. Кайсы хайван ераклыкка иң ерак сикерә? (көңгерә)

115. Медянка - бакыр кәлтә агулымы? (юк)

116. Татарстанда ташбакалар яшиме? (яши)

117. Тәвә кошы очамы? (юк)

118. Дүдәк яхшы йөзәме? (юк)

119. Тукран җылы якка очып китәме? (юк)

120. Көртлекләр бездә яшиме? (яши)

121. Тилгән файда китерәме? (әйе)

122. Иң җитез йөгерүче кош? (тәвә кошы, 60-70км/сәг)

123. Карлыгач бездә кышлыймы? (юк)

124. Яз хәбәрчесе? (кара карга)

125. Ярканат ничек хәрәкәтләнә? (оча)

126. Ат күшәүче хайванга керәме? (юк)

Раунд ахырында ике кеше калдыгыз. Сезгә 5 пар сорау әйтеләчәк.Күбрәк дөрес җавап биргән уенчы җиңүче булачак. Кем алдан сорауга җавапны бирәчәк, көчле звено моны үзе әйтсен. ... , сез башлыйсыз.

Раунд7.



127. Гөмбә ничек үрчи? (споралар ярдәмендә)

128. "Әмирхан" сорты кайсы культурага керә? (бәрәңге)

129. Фитофтороз авыруы бәрәңгедә буламы? (әйе)

130. Томат сүзенең синонимы ничек әйтелә? (помидор)

131. "Көчсез буын" уены хәзер кайсы көннәрдә күрсәтелә? (вторник, четверг)

132. Кызыл чөгендер орлыгы зурмы,әллә шалкан орлыгымы? (кызыл чөгендер)

133. Пикировка кишергә ясаламы? (юк)

134. Рапсның чәчәкләре нинди төстә? (сары)

135. Суганның тамыр системасы нинди? (чук)

136. Абаганың чәчәге нинди төстә? (абага чәчәк атмый)

Шуның белән уеныбыз тәмам. Җиңүче булып ... калды. Котлыйбыз. Уенда катнашучыларга бик зур рәхмәт. Биологик белемнәр тормышта һәрвакыт кирәк, үсемлекләргә, хайваннарга карата игътибарлы һәм кайгыртучан булыйк.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал