7


  • Учителю
  • Конспект урока по биологии Үпкә төзелеше. ҮПкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашы. (8 класс)

Конспект урока по биологии Үпкә төзелеше. ҮПкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашы. (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: Үпкә төзелеше. Үпкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашы. (1 нче слайд)

Максат:1) Сулыш системасының төзелеше, матдәләр алмашы белән бәйле функцияләре турында өйрәнүне дәвам итү.

2) Сулыш системасы белән кан әйләнеше системасы арасындагы үзара бәйләнешне, әйләнә-тирәлекнең сулыш органнары функцияләренә йогынтысын күрсәтү.

3)Сулышның әһәмиятен ассызыклау.

Җиһазлау: дәреслек, таблица "Сулыш гигиенасы", мультимедиа.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү. (2 нче слайд)

Сораулар:

  • Тереклекнең төп билгеләренә туры килүче нинди теманы өйрәнә башладык? (Сулыш.)

  • Нәрсә ул сулыш? (Билгеләмә бирелә.) (3 нче слайд)

  • Сулыш эволюциясе. (Мисаллар китерелә.)

  • Сулыш типлары. (Тышкы һәм эчке.)

  • Сулышның әһәмияте. (Укучылар җавабы.)

  • Сулыш органнары. (Билгеләмә бирелә, слайдтан күрсәтелә.) (4 нче слайд)

  • Сулыш системасы: сулыш юллары, сулыш өлеше.

  • Өске сулыш юллары: борын куышлыгы, йоткылык.

  • Түбәнге сулыш юллары: бугаз, трахея, бронх.

  • Сулыш өлеше: үпкә һәм үпкә пәрдәсе.

Укучылар җаваплары:

  • Өске сулыш юлларына керүче борын турында сөйләү. (5 нче слайд)

Кызыклы факт. Кеше 1 тәүлек эчендә 10 000 л кислород сулый.

  • Бугаз төзелеше. (6 нчы слайд)

Бугаздагы тавыш ярылары. (6 нчы слайд)

Телдән биологик диктант язу.

Төшеп калган сүзләрне куегыз:
1. Бугазның тар өлешендә ___________ урнаша. (тавыш ярылары)

2. Кеше сөйләшмәгәндә тавыш ярылары ____________ (бер-берсеннән ерагаялар).
3. Сөйләшкәндә, җырлаганда тавыш ярылары __________ (якынаялар).
4. Кеше тавышының югарылыгы тавыш ярыларының __________ бәйле. (озынлыгына)

5. Тавыш ярылары кыскарак булган саен, тавыш __________ була. (югарырак)

6. Тавыш ярылары озынрак булган саен, тавыш __________ була. (түбән)

7. Тавыш аппаратына ___________ кире тәэсир итә. (тәмәке тарту, алкоголь куллану)


Калкансыман кимерчәк йотканда өскә күтәрелә, аннары кире үз урынына кайта. Нәтиҗәдә: бугаз өсте кимерчәге азыкның бугазга керү юлын томалый һәм ул үңәчкә таба хәрәкәтләнә. (6 нчы слайд)

  • Трахеялар. (7 нче слайд)

  • Бронхлар. (8 нче слайд)

Кызыклы факт. Керфекчел эпителий кешенең яшәү дәвамында сулыш органнарыннан уртача 5 кг тузанны чистарта.

III. Яңа материалны өйрәнү.

Үпкә төзелеше. (9-10 нчы слайдлар) Үпкәләр конуссыман формадагы парлы орган. Ул күкрәк куышлыгында урнашкан. Һәр үпкә үпкә пәрдәсе (плевра) белән капланган. Үпкә пәрдәсе 2 кат ярыдан тора. 1-се үпкәне, 2-се күкрәк куышлыгын каплый. Алар арасында куышлык (плевраль куышлык) бар, бу куышлыкта сулыш хәрәкәтләре вакытында ышкылуны киметә торган сыекча бар.

Кызыклы факт. 1 минутка үпкәләр аша 100 л һава үтә.

Үпкә зур булса да, массасы аз - 1200 грамм. (легкие)

Бронхлар үпкәгә керүгә тармакланалар, бронхиолалар барлыкка китерәләр. Аларның очларында үпкә куыкчыклары - альвеолалар урнаша. Альвеола һәм капиллярларның стенкалары 1 катлы, бу газ алмашу процессын җиңеләйтә. Альвеоланың эпителий күзәнәкләре сурфактант (элпә) барлыкка китерүче биологик актив матдә бүлеп чыгаралар. Ә ул үз чиратында альвеолаларның даими күләмен саклый, ябышырга ирек бирми, үпкәләргә керүче микроорганизмнарны зарарсызландыра. Ә эшкәртелгән сурфактантны фагоцитлар йоталар һәм какырык рәвешендә чыгарып ташланыла.

Кызыклы факт.700 млн альвеола = 60-120 кв м.

Үпкә гигиенасы. Үпкә авырулары вакытында сурфактант бүленеп чыкмаска да, зарарланырга да мөмкин. Альвеолалар йомылалар, ябышалар, газ алмашында катнашмыйлар. Тәмәке тарту сурфактантның физиологик үзлекләрен боза.

Күзәтү.

Тулысынча сулау өстән сулаудан нәрсә белән аерыла? Бу турыда белү бигрәк тә яз һәм көз кирәк. Дөрес суламаганда организмга төрле авырулар кузгатучы микроблар, вируслар эләгеп, грипп, салкын тию авырулары барлыкка килергә мөмкин. 1 минутка - 16 мәртәбә сулыш алу - нормаль күренеш.

1 минутка - 14 мәртәбә сулыш алу - бик яхшы.

14-18 булса, бу кешеләр күп дигәндә сезонга 2 мәртәбә грипп һәм ОРВИ белән авырыйлар.

18 дән күп булса, борчылырга кирәк, үпкәләргә сулаган һаваның яртысы гына керә.

Үпкәләрдә газ алмашы. (11 нче слайд) Проблемалы сорау куела. (Айрат учак яккан, ниндидер сәбәп белән сүндерергә тели, өрә, ә нишләптер учак тагын да яхшырак яна. Нишләп алай микән ул?)

Дәреслек белән эшләү. ( 142 бит)

Сулый торган һавада 21% кислород, 0,03-0,04% углекислый газ бар. Ә сулап чыгара торган һавада 16% кислород, 4-4,5% углекислый газ бар, шуңа күрә учак сүнми, ә януын дәвам итә.

Альвеолаларны капиллярлар чолгап алган, үпкәгә үпкә артериясе буйлап кислородка ярлы веноз кан килә, ә үпкә альвеолаларында һава кислородка бай, ә углекислый газга ярлы. Диффузия юлы белән кислород үпкә альвеоласыннан канга омтыла, анда эритроцитларның гемоглобины белән кушыла, кан кызыл төскә керә, оксигемоглобин барлыкка килә. Кандагы углекислый газ үпкә альвеоласына үтеп керә. Веноз каннан капиллярларның юка стенкасы аша углекислый газ белән бергә шулай ук су да үтеп керә һәм пар хәлендә сулап чыгарыла торган һава белән тышка чыга. Үпкә веналары буйлап артериаль кан сул йөрәгалдына керә, аннан сул карынчыкка һәм кан әйләнешенең зур түгәрәгенә эләгә.

Тукымаларда газ алмашы. (12 нче слайд) Кан әйләнешенең зур түгәрәге капиллярларыннан кислород тукымаларга керә, чөнки тукыма сыекчасында кислородның микъдары артериаль кандагыга караганда азрак була. Шуңа күрә кислород диффузия юлы белән бик җиңел тукыма сыекчасына, тукыма күзәнәкләренә үтеп керә, анда оксидлашу процессында катнаша. Ә күзәнәкләрдәге углекислый газ бик җиңел канга күчә. Шул рәвешле артериаль кан веноз канга әверелә. Ә веноз кан кан әйләнешенең зур түгәрәге буйлап уң йөрәгалдына, ә аннан уң карынчыкка, уң карынчыктан үпкәләргә үтеп керә.

IV. Ныгыту.

  1. -Үпкә төзелеше искә төшерелә.

-Үпкәләрдә газ алмашы.

-Тукымаларда газ алмашы.

2. А. Тест эшләү.

А1.Сулыш - ул:

А)кислородның йотылу, углекислый газның аерылып чыгу процессы;

Б)органик матдәләрнең энергия аерылып чыгу белән бара торган оксидлашу процессы;

В) кислородның йотылу, углекислый газның аерылып чыгу процессы, органик матдәләрнең энергия аерылып чыгу белән бара торган оксидлашу процессы;

Г)үпкәләрдә газ алмашы.

А2.Газ алмашы - ул:

А)кислородның йотылу процессы; Б)углекислый газның аерылып чыгу процессы;

В)сулый торган һаваның үпкәләргә керү процессы;

Г)организм (күзәнәк) һәм тирәлек арасында диффузия юлы белән газлар алмашы процесслары җыелмасы.

А3.Углекислый газ барлыкка килә:

А)үпкәләрдә; Б)тән күзәнәкләрендә;

В)һава йөрү юлларнында; Г)эритроцитларда.

А4.Гемоглобин - ул:

А)кандагы кызыл төстәге тимерле пигмент; Б)кан күзәнәкләре;

В)кислородны күчерүче аксым; Г)плазма составына керүче матдә.

А5.Сулыш алганда:

А)диафрагма үзгәрми; Б)диафрагма мускуллары йомшаралар;

В)гәүдә һәм корсак стенкасы мускуллары йомшаралар;

Г)диафрагма мускуллары һәм кабыргаара мускуллар кыскаралар.

6.Сулыш үзәге урнашкан:

А)озынча мидә; Б)зур ярымшарлар кабыгында;

В)кечкенә мидә; Г)арка миендә.


Органнар һәм алар башкара торган функцияләрне уклар ярдәмендә тоташтырыгыз:


Орган Башкара торган функциясе

1.Борын куышлыгы а) сулыш хәрәкәтләре ясаганда ышкылуны киметә,

үпкәләрнең герметиклыгын тәэмин итә


2.Бугаз б) һаваны дымландыра, тузанны тотып кала


3.Трахея һәм бронхлар в) аваз ясала, һава үткәрә


4.Үпкәләр г) һаваны үткәрә, һаваны өстәмә рәвештә

тузаннан һәм микроорганизмнардан чистарта

5.Үпкә пәрдәсе д) альвеоло-капилляр мембрана аша газ алмашы

V. Өй эше. (13 нче слайд)

1)139, 142 битләрне укырга;1-2 сораулар (146 бит).
2)Сулыш органнарының төзелешен һәм функцияләрен белергә, таблица тутырырга.

Сулыш органнарының исеме

Төзелеше

Функциясе 3)Күзәтү үткәрергә: тик торганда, утырганда, ятканда, йөгергәннән соң

1 минутка сулыш хәрәкәтләренең санын исәпләргә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал