7


  • Учителю
  • Урок по биологии на тему 'Состав и строение костей' (8 класс)

Урок по биологии на тему 'Состав и строение костей' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сөякләрнең составы һәм төзелеше.

( 8 нче сыйныф)

Миләүшә Фәрзиева, Лениногорск районы Урмышлы төп гомуми белем мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Дәреснең максаты: Скелетка ныклык һәм чагыштырмача җиңеллек бирүче сөякләрнең төзелешен һәм составын ачыклау; терәк-хәрәкәт аппаратының үзенчәлекләре һәм функцияләре турында белемнәрне гомумиләштерү ; сөякләр үсешенә физик күнегүләрнең тәэсирен билгеләү.

Җиһазлау: дәреслек, "Сөяк төзелеше", "Скелет" таблицалары; яндырылган, кислотада торган, исән сөяк үрнәкләре, эш дәфтәре.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү

- Имезүче хайван һәм кеше скелеты арасында нинди охшашлык һәм аермалар бар?

- Скелет нинди функцияләр башкара? Аның әһәмияте нидә?

-Формалары буенча сөякләр нинди төрләргә бүленә?

III. Сорау-мәсьәләләр чишү

1) Парта артында дөрес утырмау күкрәк читлегенең кысылуына китерә. Бу нинди органнар үсеше һәм эшчәнлегенә йогынты ясый?

2) Кайбер халыкларда әсиргә төшеүчеләрнең баш бармакларын кискәннәр. Бу әсир өчен кимсетү, җиңүче өчен файдалы саналган? Ни өчен?

3) Умырткалык бөгелешләре индивидуаль үсештә бер-бер артлы барлыкка килә: башта-муен, аннары-күкрәк, соңрак-бил өлеше. Болар баланың нинди хәрәкәтләре белән бәйле? Скелетның кайсы өлешенә зур авырлык (нагрузка) туры килә?

IV. Яңа тема өстендә эш

Укытучы. Чыннан да, укучылар, сөякләр бик нык. Алар шактый зур массаны күтәреп тора. Әйдәгез әле, кешенең сөяк массасын исәплик. Аның өчен без нәрсәне белергә тиеш?

m(cөяк)=m(кеше)х18% /100%

Әйе, 70 кг.лы кешенең сөякләре авырлыгы бары тик 10-12 кг. чамасы гына.Сөякләр бик җиңел булып та, югары ныклыкка ия. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Бүгенге дәрестә без әнә шул сорауга җавап эзләрбез. Дәресебез 2 этаптан тора.

Беренче этап- сөякләрнең химик составын билгеләү.

Икенче этап-сөяк төзелешен өйрәнү.

1 .Мин сезгә нормаль, яндырылган, кислотада тоткан сөякләр таратам. Сөякне утта тотканда, органик матдәләр яна, углерод карала. Әгәр озак тотып, углероды да янып бетсә, ак төстәге калдык калачак. Бу нык, ләкин уалучан - минераль матдә.

Сөяктә органик матдәләр дә бар. Әгәр сөякне кислотада тотсак, минераль матдәләре юкка чыга. Сөяк формасын саклый, ләкин үзлекләре кискен үзгәрә. Ул сыгылмалыга әверелә.

Нәтиҗә ясыйбыз: органик матдәләр сөяккә сыгылмалылык, минераль матдәләр катылык, ныклык бирә. Бу матдәләрнең бергә туры килүе тере сөякнең ныклыгын тәэмин итә.Неорганик матдә 65-70% тәшкил итә. Болар: фосфор, кальций тозлары. Органик матдә - 30-35%.

20-40 яшьлек кешеләрдә сөяк нык була. Яшь сөяк сыгылмалырак, тыгызрак була. Чөнки бу вакытта органик матдәләр күбрәк була. Олыгайган саен органик матдәләр кими, сөяк тиз сынучанга әверелә. Ләкин шушы истән чыгарырга ярамый: яшь сөяк деформацияләнә, ягъни, дөрес утырмау, авыр йөк күтәрү скелетны үзгәртә.

2. Сөякнең микроскопик төзелеше.

Һәрбер сөяк берничә төрле тукымадан тора, алар арасында сөяк тукымасы әһәмиятле урын тота. Ул тоташтыргыч тукымага керә. Сөяк тукымасы сөяк күзәнәкләреннән һәм күзәкәкара матдәдән тора. Сөякләрнең өске йөзе сөяк өслеге белән капланган. Ул сөяк белән тоташып үскән юка, тыгыз тоташтыргыч тукыма. Сөяк өслегеннән кан тамырлары һәм нервлар үтә. Сөякләрнең эпифизында сөяк өслеге булмый.

Сөяктә тыгыз һәм көпшәк матдә була. Тыгыз матдә терәк һәм хәрәкәт функциясен үтәүче сөякләрдә яхшы үскән. Мәсәлән, озын көпшәсыман сөякләрдә тыгыз матдә күп. Тыгыз матдәдә сөяк пластинкалары цилиндр формасында, берсе эченә берсе урнашкан кебек. Мондый төзелеш сөяккә ныклык, җиңеллек бирә, сөяккә кан тамырлары үтә.

Көпшәк матдә күпләгән сөяк пластинкалардан тора. Алар арасында ячейкалар бар. Биредә кызыл сөяк җелеге була, алар кан ясауда катнаша. Озын көпшәсыман сөяк куышлыклары сары җелек белән тула, ул май күзәнәкләреннән тора.

Әйдәгез , укучылар, дәресенең башында куелган сорауга җавап бирик инде .

-Сөякләр чагыштырмача җиңел булып та, аларга югары ныклыкны нәрсә бирә?

(Сөякләрдә органик һәм неорганик матдәләр була; озын сөякләрнең эче куыш һ.б)

3. Укытучы. Ә сөякләр ничек үсә соң? Хәзер шул сорауга җавап бирербез.

-Яшь әтәчнең бот сөяген тулаем алалар, ләкин сөяк өслеген калдыралар. Берникадәр вакыттан соң сөяк яңара. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? (Сөяк өслеге калынлыкка үсүне көйли, чөнки андагы эчке катлау күзәнәкләре бүленеп тора).

- Сөяк озынлыкка кимерчәк исәбенә үсә. Сөяк матдәсе үзгәреп тора, үсә. Моңа нинди мисаллар китереп була? (Сөяк сынганда бераздан ул ялгана, яңара)

4. Укучы чыгышы.

5. Сөякләр һәм мускуллар бер-берсенә бәйле. Кеше скелеты буенча аның фигурасы һәм тышкы кыяфәтен торгызып була. Сөяк өслеге, аның кытыршылыклары буенча мускул төзелеше турында фикер йөртеп була. Герасимов дигән галим күп кенә тарихи шәхесләрнең скульптур сурәтләрен булдырды.

Мускуллар никадәр көчлерәк үскән булса, скелет сөякләре шулкадәр ныграк була. Димәк, терәк - хәрәкәт аппаратына физик күнегүләр уңай йогынты ясый.

V. Ныгыту

-Сөякне тере орган дип әйтеп буламы?

-Ни өчен озын сөякләр буйга түгел, ә аркылыга сыналар?

-Рахит авыруы булганда сөякләрнең тозларны үзләштерүе кими.Скелет сөякләре ничек үзгәрә?

VI. Эш дәфтәрендә тема буенча биремнәр үтәү.

VII. Йомгаклау, билгеләр кую.

VIII. Өй эше.

1) Дәреслектәге материалны укырга.

2) Сөякләрнең үсешенә физик күнегүләр, гипофизның тәэсире турында чыгыш әзерләргә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал