7


  • Учителю
  • Конспект открытого урока во второй младшей группе раннего возраста на тему Путешествие в лес

Конспект открытого урока во второй младшей группе раннего возраста на тему Путешествие в лес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">Максат:1) балаларның урман җәнлекләре турында белемнәрен ныгыту;

2)табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстерү;

3) табигатьтәге матурлыкны күрә белүне ныгыту;

4)сорауларга җавап алу,эндәшләр сөйләтү ярдәмендә сөйләм культурасы булдыру, уен алымнары аша әхлаклылык һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар:йомшак куян уенчыгы,УМК аудиоязмалары(елаган тавыш,паровоз җыры,яңгыр яуган тавыш,куяннар һәм төлке җыры),урман бизәлешенә төрле атрибутлар,кулчатыр,серле тартма,раскраскалар(сюрприз момент),төлке,керпе уенчыклары.

Сүзлек өстендә эш: кулчатыр,урман җәнлекләре турында сөйләшү,эндәшләрне кабатлау,УМК биюләрен бию.

Дәрес барышы:

Тәрбияче:балалар исәнмесез,хәерле көн!

-Исәнмесез, хәерле көн!

-Балалар, мин елаган тавыш ишетәм. Нәрсә булган анда, барып карыйк әле.

Ишек артында елап утырган куянны алалар, кулында бәләкәй кәрзин.

- Балалар һәм тәрбияче: Нәрсә булды, куянкай? Ник елыйсын?

Тәрбияче куянны колагына китерә.

- Хай балалар, куян үзенең дусларын югалткан икән,шуңа елый, әйдәгез аңа булышыйк эле.

- Балалар,куян кайда яши?

- Урманда яши!

- Әйдәгез паровозга утырып, урманга куянның дусларын эзләргә барыйк эле балалар!

  1. Балалар (УМК) паровоз җырына бииләр,түгәрәк ясап берсе берсенә тотынып әйләнеп киләләр,һәм ясалма урман янына килеп җитәләр тәрбияче белән бергә.

- Менә килеп тә җиттек!

Бүлмәнең бер почмагында урман бизәлеше. Куянны урманга куя.

Хай нинди матур табигать,нинди матур ямьле урман!

- Урманда нәрсәләр үсә балалар?!

-Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр.(урман бизәлешендә тәрбияче балалар белән бергә карыйлар).

- Аларга үсәргә нәрсә кирәк?

- Яңгыр һәм җылы кояш нурлары.

  • "Кояш һәм болыт" уенын уйнау.

- Әнә болытлар да күренә.

Арткы планда болытлар күренә. Яңгыр яуган тавыш ишетелә (магнитофон).

- Яңгыр яуганда кулга нәрсә тотабыз?

- Кулчатыр.

- Килегез, килегез, яңгырдан качыгыз.

Балалар кулчатыр астына качалар.

- Менә кояш та чыкты.

Арткы планда кояш күренә.

Уен бер- ике мәртәбә кабатлана.

Булдырдыгыз балалар куңелләр кутәрелеп китте,рәхәт булды кояш чыккач !!!

Ә кояш кереп качмасын өчен,безне гел шатландырып торсын өчен әйдәгез эле бармак уеннары уйнап алыйк эле "Кояш чык,чык,чык" эндәшен уйнау.





2)Абау ,балалар бу нинди тавыш бу?! (аю тавышы яңгырый,аю турында рәсемнәр күрсәтелә).

Аю үкергән тавыш ишетелә.

- Нинди тавыш бу? Нәрсә бар анда?

- Аю.

- Аю кайда яши?

- Аю урманда яши.

- Ул нәрсә ярата?

- Аю бал ярата.

Кыш коне аю кайда яши?

Өндә яши(берлога)!

Эйе балалар ,бик дөрес әйттегез,молодцы.

Тагын нәрсәдер кыштырдый (фыр- фыр- фыр,тавышы яңгырый)?

- Бу нәрсә?

- Керпе(керпе рәсеме күрсәтелә)

- Керпе кайда яши?

- Керпе урманда яши.

- Ул нәрсә ярата?

- Гөмбә ярата.

Керпенең тәне нәрсә белән капланган,аны яратып буламы?!

Юк,булмый,энәләре бар аның чәнечтерә торган!

Әйе балалар ,бик дөрес.

Абау,кем йөри анда бик матур итеп койрыгын селкеп,һәйләкәр генә?! (төлке рәсеме күрсәтелә)

Төлке ул!!!

Төлке ничек йөри,ул нинди эле?!

Төлкенең йөргәнен күрсәтәләр,ул хәйләкәр.

Ул нәрсәләр ашый микән?!

Урман җиләкләре,гөмбәләр.

Әфәрин булдырдыгыз балалар.

Эйдәгез балалар күңел ачып "Куяннар һәм төлке" биюен биеп алыйк әле.(бию бииләр УМК).

Дәрескә нәтиҗә ясау,төгәлләү:

-Бүген дәрестә без нәрсәләр белдек әле балалар ?!

-Кыргый хайваннарны өйрәндек,булган белемнәребезне ныгыттык.Алар урманда яшиләр,үзләренә үзләре җим ,ашау табалар,шуңа күрә алар кешеләрдән читтә яшиләр.

-Абау балалар (куянны тәрбияче колагына китерә) куян миңа менә нәрсә ди:балаларны мин бик ошаттым,яраттым,алар миңа бик булыштылар дусларымны табарга,рәхмәт аларга бик зур,шуна күрә мин буш кул белән килмәдем,мин аларга бүләк алып килдем,серле тартмада минем бүләкләрем.Серле тартма агач астында,барып алсыннар ди.Серле тартмадан раскракаларны алып тәрбияче балаларга тарата.

-Шулай итеп балалар буген алган белемнәребезне без кемгә кайтып сөйлибез бүген?!

-Эйе,дөрес әти -әниләргә сөйлибез,куянкай калдырган буләкне - матур рәсемне кайткач әти- әниләрегез белән кайткач өегездә буярыз.

Рәхмәт балалар булдырдыгыз,уңышлар сезгә!!!















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал