7
  • Презентации
  • Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация (3сыйныф)

Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация (3сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Фәнис Ярулллин (09.02. 1938 – 09.12. 2011)
Фәнис Ярулллин (09.02. 1938 – 09.12. 2011)
2
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә...
“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.” Н. Островский
4
Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыл Яр авыл...
Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыл Яр авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 6 бала булган, ә әтиләре 1942 елда сугышта үлгән. Ул вакытта Фәнискә 4 кенә яшь була. Белемне ул авылында ала, анда 7ел укый, ә сигезенче классны Баулыда тәмамлый. 14 яшендә ул инде эшли башлый. 1957 елда армиягә китә. Анда һава - укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән шөгыльләнә, хәрби хезмәттә гел беренче була. Тренировкаларның берсендә турниктан егылып имгәнә, арка сөяген сындыра Һәм бик авыр травма ала. Күп операцияләр кичерә. Озак еллар урын өстендә ятса да, үзенең бөтен көчен, тырышлыгын кешеләргә файда китерүгә багышлый. 1960 елда Баулы район газетасында аның беренче шигырьләре басыла башлый. Татар язучысы Марс Шабаев аңа бу эштә зур ярдәм күрсәтә. Фәнис Яруллинның шигырьләре республика газеталарында һәм журналларында басыла башлый. 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәпне тәмамлый. 1964 елда аның “Мин тормышны яратам” дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1970елда,читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый .Фәнис Яруллин - талантлы язучы, төрле жанрларда иҗат итә. Ул күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, повестьлар, романнар пьесалар, эссе, поэмалар, балладалар авторы. “Җилкәннәр җилдә сынала”- аның автобиографик повесте. Бу әсәрдә авторның прототибы Фәнияр, хатыны Нурсөянең прототибы Илсөя, Марс Шабаев – Илдус Гаделшин. Алар язучының авыр язмышын, хезмәтен аңларга ярдәм итәләр. Аның әсәрләре рус телендә дә басыла.
5
1938 ел - туган елы 1957 ел - армиягә китә 1963 ел - экстерн тәртибендә урта...
1938 ел - туган елы 1957 ел - армиягә китә 1963 ел - экстерн тәртибендә урта мәктәпне тәмамлый 1970 ел - читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый 1995 ел - “Җан авазы” китабы өчен аңа Татарстан Респуликасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 2008 ел - 70 яшьлек юбилее узды.
6
1957 елда армиягә алына
1957 елда армиягә алына
7
Туган авылында. 1962 Әнисе Бибигафифә һәм сеңлесе Һәнүзә белән. 1963
Туган авылында. 1962 Әнисе Бибигафифә һәм сеңлесе Һәнүзә белән. 1963
8
Ф. Яруллин әнисе Бибигафифә белән
Ф. Яруллин әнисе Бибигафифә белән
9
Диплом алгач. 1970
Диплом алгач. 1970
10
Студентлар, укучылар белән очрашу КДПИ студентлары белән. 1978 18 нче эшче-яш...
Студентлар, укучылар белән очрашу КДПИ студентлары белән. 1978 18 нче эшче-яшьләр мәктәбе укучылары белән. 1983
11
Язучылар белән очрашу 1962 ел 1980 ел
Язучылар белән очрашу 1962 ел 1980 ел
12
Укучылар белән очрашу. 1975
Укучылар белән очрашу. 1975
13
Чаллы яшьләр театры артистлары белән. 1995
Чаллы яшьләр театры артистлары белән. 1995
14
Дуслары белән Ык буенда. 2003
Дуслары белән Ык буенда. 2003
15
Хатыны Нурсөя белән
Хатыны Нурсөя белән
16
Яшьлектә дә, картлыкта да гел бергә
Яшьлектә дә, картлыкта да гел бергә
17
Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көн. 1995
Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көн. 1995
18
Президент М. Шәймиев белән очрашу. 2001
Президент М. Шәймиев белән очрашу. 2001
19
Сайланма әсәрләр Биш томда: хикәяләр романнар повестьлар пьесалар эссе поэмал...
Сайланма әсәрләр Биш томда: хикәяләр романнар повестьлар пьесалар эссе поэмалар балладалар шигырьләр
20
Фәнис Яруллин әкиятләренең шартлы рәвештә биш үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин:...
Фәнис Яруллин әкиятләренең шартлы рәвештә биш үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин: Телгә сак мөнәсәбәт, шигъриятлек, хәтта кайбер әкиятләрен ул телнең бөтен мөмкинлекләрен ачар өчен яза кебек. (“Тылсымлы ачкыч”). Автор үз әкиятләрендә иң мөһим нәрсә итеп физик көчне түгел, әхлакый сафлыкны, намусны һәм вөҗданлыкны куя. Ф.Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, бәгырьсезлек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә.(“Юылмас хурлык”, “Кояштагы тап”). Ф. Яруллин әкиятләренең тормышка якын булуы. Хәтта аларны әкият белән хикәя арасында торучы бер жанр дип тә карарга мөмкин. Әсәрдән әсәргә, елганың аскы адымы булып, авторның олы шәхесе, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы чагыла. Бу – лирик чигенешләрдә геройларның авыр ситуацияләрдә калгандагы кичерешләре аша күренә.
21
22
23
24
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию