Максатлар: 1) К,къ авазлары һәм хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү; 2) Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү; хәреф-аваз анализы ясауны ныгыту; 3) Татар телен тирәнтен өйрәнү теләген арттыру. РУУГ: К,къ авазлары һәм хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү; ТбУУГ: Сүзләрдән Къ К авазларын аерып ала белү, аваз- хәреф анализы ясарга өйрәтү; КУУГ: Укучыларны үз фикерен әйтә, дәллили белергә өйрәтү; кагыйдә чыгара белү, дәреслек белән чагыштыра белү; ШУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшли белергә өйрәнү. Бер-береңне хөрмәт итү, иптәшеңнең фикерен тыңлый белергә өйрәнү; Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр,презентация,карточкалар. Материал: И.Х. Мияссарова" 1 нче сыйныф. Татар теле", 70-72 нче бит. Сингапур методикасы структуралары: ДЖОТ ТОТС, СОРТ КАРДС
Дәрес планы: I. Оештыру өлеше. 1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау. -Балалар, дәресебезгә кунаклар килде."Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач" дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп, кунакларны сәламлик. Дәресебезне башлыйбыз II. Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен актуальләштерү. ДЖОТ ТОТС Укучыларда 4 әр кәгазь бите, башта Я хәрефе кергән 1әр сүз язарга, уртага куеп барырга.Аннан соң Ю,Е,Й хәрефе кергән берәр сүз язып уртага куярга .(Вакыт билгеләнә) Сүзләрне укытучы тикшерә. СОРТ КАРДС Я хәрефе кергән сүзләрне бер төркемгә, Ю хәрефе кергән сүзләрне икенче төркемгә, Е Һәм Й хәрефе кергән сүзләрне өченче , дүртенче төркемнәргә аералар
КОНЭРС №1 укучы Я хәрефе кергән сүзләрне алып Я хәрефе турысына барып баса. №2 укучы Ю хәрефе , №3 укучы Е хәрефе, №4 укучы Й хәрефе турысына барып басалар. Ни өчен шул почмакны сайлауларын аңлаталар. Безнең бүген гади дәрес кенә түгел, бик кызыклы дәрес булачак. Мин йөзләрегездә гаҗәпләнү күрәм. Тактадагы бирелгән сүзләрнең хәрефләре югалган. Бер генә карыйк әле, нинди хәреф югалды икән? (...ул, ...арандаш, төл...е, чилә...). Югалган хәреф нинди булды? (1 слайд) -
- Къ,к авазлары һәм хәрефе. (2 слайд) III. Дәресең темасы һәм максатлары белән таныштыру. - Безнең бүгенге дәресебезнең темасы Къ,к авазлары һәм хәрефе. Максатыбыз: Къ,к авазлары һәм хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнү. 1.Матур язу күнегүләре Кк Кк Кк Казан кибет көймә урындык -
2.Табышмакларның җавапларын табу. -Укучылар, әйдәгез табышмакларны тыңлап үтик. а) Көндез җирне яктырта -
Төнлә ул йоклап китә. (кояш) -
ә)Йомгак түгел түгәрәк
-
Чыршы түгел энәле (керпе) -
1укучы тактага яза. -
- Укучылар, ни өчен бер сүздә Къ калын укылды , ә икенче сүздә нечкә итеп укылды? -Беренче сүз калын әйтелешле, анда калын сузык аваз о бар, ә икенче сүз нечкә укыла, анда нечкә сузык аваз э бар.(Кагыйдәне дәреслекнең 70 нче битендәге кагыйдә белән чагыштыру, нәтиҗә ясау.) -
-К нинди аваз? -
-Саңгырау тартык аваз. Аның пары Г. -
-Кояш сүзенә анализ ясыйбыз. -
-Кояш - 4хәреф, 5аваз, чөнки я( йа) ике авазны белдерә, 2 иҗекле, калын әйтелешле. -
III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү. 1. Къ,к авазлары һәм хәрефе язылган сүзләрне күзәтү. (71нче бит) -
- Сүзләрне укыгыз. Нинди хәреф язылган?(К хәрефе) - Ни өчен алар төрлечә укылалар - Уйлап карагыз: Къ авазы нинди сүзләрдә язылган? ( Калын әйтелешле сүзләрдә.) К авазы?( Нечкә әйтелешле сүзләрдә.)
-
Кагыйдә чыгару (3слайд) белән чагыштыру. 2. Дәфтәрләрдә эш: беренче юлга калын әйтелешле, икенче юлга нечкә әйлешле сүзләрне яз. 47 нче күнегү, 71 нче бит. Физкультминутка. 3. Ял итү:"Әтәч канат кагынып..." Әтәч канат кагынып Кычкырды инде күптән. Киерелдек, сузылдык та( киереләләр) Сикереп тордык иртән.(торып басалар). Урыннарны җыештырдык, Кулларны, битне юдык, Физзарядка ясарга дип, Тышка йөгереп чыктык.( төрле хәрәкәтләр ясыйлар) Җилкә өчен, куллар өчен Ясадык күнегүләр Һәм саф һавада йөгердек, Күтәрелде күңелләр.(йөгерү хәрәкәте ясыйлар) 4. Төркемнәрдә эш. Карточкалардагы сүзләргә тиешле хәрефләрне куярга. (...уркак, көрә..., ...ием, ...уян, җилә...) -
5.РЕЛЛИ ТЭЙБЛ -
Бер минут эчендә укучылар чират буенча бер биткә (В),(W) авазлары кергән сүзләр язалар. Вакыт чыккач, укытучы укучыларның җавапларының дөреслеген тикшерә.(Кагыйдәне искә төшерү) -
6. МИКС ФРИЗ ГРУПП -
Укучылар басалар, урындыкларын этеп куялар, сигнал буенча класста хәрәкәт итәләр. -
Укытучы: Кишер дигән сүзне әйтә, һәм сорау бирә: бу сүз ничә иҗектән тора? -
Укучылар икешәрләп басалар. Укытучы: Йомырка - ничә иҗектән тора? Укучылар өчәрләп басалар. Күктә язгы кояш елмая.- Бу җөмләдә ничә сүз бар? Укучылар дүртәрләп басалар. III Рефлексия. -Без кайсы хәрефнең дөрес язылышын өйрәндек? Нинди максатларга ирештек? 1. Өй эше бирү. (49 нче күнегү,73 нче бит.) 2. Йомгаклау. |