7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе в 7 классе на тему 'Галиәсгар Камал исемендәге академия театры'

Конспект урока по татарской литературе в 7 классе на тему 'Галиәсгар Камал исемендәге академия театры'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Татар дәүләт акдемия театрыКласс 7б сыйныфы, рус төркемеПредмет  Татар әдәбиятыУкытучы Аюпова Г.З.Дәреслек Татар теле. К.С.Фәтхуллова, 2014 Максат:Татарстан театрлары турында сөйләргә әзерләү; сорауларга аңлап җавап бирә белү; диалогик, монологик сөйләмне үстерү; та
предварительный просмотр материала


Тема: Татар дәүләт акдемия театры

Класс 7б сыйныфы, рус төркеме

Предмет Татар әдәбияты

Укытучы Аюпова Г.З.

Дәреслек Татар теле. К.С.Фәтхуллова, 2014


Максат:Татарстан театрлары турында сөйләргә әзерләү; сорауларга аңлап җавап бирә белү; диалогик, монологик сөйләмне үстерү; татар театры трихы, күренекле шәхесләр белән танышуны дәвам итү; командада эшли белү күнекмәләрен ныгыту ;

Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.


Дәрес барышы


1.Оештыру. Исәнләшү.

II. . Актуальләштерү.

СИ-ФИНК-УАНДЭ

Ул (Театр) - яктылыкка, нурга илтә.

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Ул (Театр) көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

- Бүген без нәрсә турында сөйләшербез?( Көтелгән җавап)

1.Тәрҗемә итү. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Командаларга карточкалар бирелә, тәрҗемә итәләр

Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля находится на площади Свобода.

Здание театра начали строить в 30- ые годы.

Здание было построено после войны.

Театр носит имя М. Джалиля.

Он до войны работал здесь.

Произведению М. Джалиля "Алтынчач" композитор Назип Жиганов написал музыку.

В этом театре ежегодно проводятся международные фестивали имени Рудольфа .Нуриева и певца Фёдора Шаляпина


III Яңа тема.

1. Рәсем карау.

-Бу нинди театр?

Кемнең бу театрда булганы бар?

Татар театры кайчан оеша?

Аның җитәкчесе кем булган?

Беренче татар артисткасының исеме ничек?

Габдулла Тукай аны нәрсә белән чагыштыра?


2.50 нче биттәге текстны уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

3.Өстәмә мәгълүмат бирү.

Бу театрда безнең якташларыбыз драматург, режиссёр Илгиз Зәйниев, һәм Рамил Төхвәтуллин эшли. Якташ язучы Нәбирә Гыймалтдинованың да әсәрләре куела.

I\/ Ныгыту

1. КОНЭРС (почмаклар):Г Камал театры, курчак театры, Качалов театры, опера һәм балет тетры

1. Укучыларга текстлар бирелә, алар аның белән танышалар, кәгазьләргә нинди почмак икәнен язалар.

2. Укучылар текстка туры килгән почмакка баралар.

3. ТАЙМ ПЭА ШЭА - укучылар парлашып текст турында сөйләшәләр.( 30 секунд эчендә 1нче укучы сөйли, 2нчесе тыңлый . Вакытыннан алда тәмамласа, 2нче укучы сорау бирә. Аннары рольләр алмашына.

4.Укытучы алар янына килеп, ни өчен бу почмакны сайлауларын сорый


1. Ул - Россиянең иң эре музыкаль театрларының берсе, ул дөнья һәм Россия күләмендәге, шулай ук, татар милли музыкаль мәдәнияте традицияләрен саклаучы булып тора.

Театр бинасы 1956 елда төзелгән (архитекторлар - Скворцов һәм Гайнетдинов). Аның фасадлары һәм эчке бизәлеше заманча неоклассицизм стилендә һәм классик формалар татар милли бизәкләре, декоратив-гамәли элементлар белән килешеп тора. 2005 елда театр бинасы капиталь төзекләндерелде. Төзекләндерелгән бина техник яктан Европа стандартларына туры китереп җиһазландырылган, хәзер биредә катлаулы сценографияле, ут эффектлары кулланыла торган новатор спектакльләр куярга мөмкин.

2. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә "Кызганыч бала" драмасы уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.

Хәзер бу театр Кабан күле янында яңа бинада урнашкан.

3. Бу театрда безнең якташыбыз баш режиссер, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров эшли.

Театрда 100гә якын кеше эшли. Аларның 31-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар. Театрның репертуарында 40 якын спектакль исәпләнә, аларда халык әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә.

.Театрның репертуары

И, кызык Шүрәле!..» Гөлшат Зәйнашева

«Сертотмас Үрдәк» А. Алиш

«Су анасы» Г. Тукай, З. Хөснияр

«Кәҗә белән Сарык» Г. Тукай, Г. Рәхим

4.. Әлеге театрда куелган спектакльләргә рус халкы гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик теләп йөри. Бу театр ул елларда «Большой театр» дип йөртелә иде


2.ТОКИН МЭТ структурасы. А3 кәгазе алына, уртасына"Театрлар" дип языла.

1.Команда театр турында сүзләр, фразалар язалар, рәсемнәр, схемалар ясыйлар

2. Командалар өстәлләрен алмашалар, күрше команданың эшен карыйлар, идеяләр, фразалар арасында бәйләнеш табалар, аңлашылмаса , сорау куялар.

3.Команда урынына кайта, эшен анализлый, тәмамлый, сорауларга җавап яза.

4 Командалар чиратлашып үзләренең эшләре турында сөйлиләр һәм ТОКИН МЭТны магнитлар ярдәмендә тактага куялар


\/ КОННЕК-ЭКСТЕНД- ЧЕЛЕНДЖ -белемнәрне гүмумиләштерү

Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Бүген алган белемнәр алдагы дәресләр белән ничек бәйләнгән?

\/I Өй эше.50 нче бит,эчтәлек


Курчак театры


Галиәсгар

Камал исемендәге театр


В.Качалов исемендәге рус театры


Опера һәм балет театры



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал