7


  • Учителю
  • Исследовательская работа на тему Мой родной край

Исследовательская работа на тему Мой родной край

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Исследовательская работа на тему Мой родной край





































Исследовательская работа на тему Мой родной край"Мин эзләнүче"

Гайнуллин Нияз

1 нче сыйныф укучысы



Исследовательская работа на тему Мой родной край

Исследовательская работа на тему Мой родной крайИсследовательская работа на тему Мой родной край



Төшләргә керә Тәкәнеш

Кайтмыйча озак торсам

Йөрәгемә дәва була

Бөдрә талларым күрсәм



Тәкәнеш су буйлары

Сандугачлар оясы

Сине күреп күзләремнең

Һич кенә юк туясым



Хезмәт юлым Тәкәнештә

Үтә шат хезмәт белән

Чит якларга, сине мактыйм

Сөйлим мин хөрмәт белән



Тәкәшнешем су буйлары

Сандугачлар оясы

Сине күреп күзләремнең

Һич кенә юк туясы



Тәкәнешем туган ягым

Бормалы урамнарың

Синнән китсәм сагынуга

Мин бит түзә алмамын



Тәкәнешем су буйлары

Сандугачлар оясы

Сине күреп күзлшремнең

Кайларда йөрсәмдә

Күңелдә туган ягым

Кайгы хәсрәтле чагымда

Калдырма ялгыз башым





Исследовательская работа на тему Мой родной край

Исследовательская работа на тему Мой родной край





Һәр бер кешенң үз иле, туган җире бар һәм туган авылы. Кеше нинди авыр яки җиңел шартларда яшәмәсен ул туган җирен ярата, хөрмәт итә, шунда эшли һәм яши.

Югары Тәкәнеш авылы табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Авылны төрле яклап урманнар, күлләр әйләндереп алган. Биек таулары ямьле су буйлары авылга ямьөстәп тора, көннән -көн авылыбыз зурая бара, гөмбә кебек яңа зур өйләр калкып чыга. Авылыбыз һаман үсә, зурая колхоз үзенең мәйданнарын киңәйтә яңа техникалар кайтарып һаман алга атлый, кыш үтеп карлар эреп бетте исә, басуларда трактор, комбайн , машина гөрли.Хәзерге "яңа " Тәкәнеш менә шундый. Элек нинди булган соң?Ничегерәк барлыкка килгән? Авылга нигезне кемнәр салган соң?







Исследовательская работа на тему Мой родной край



Бик күп еллар элек, шушы сихри табигать почмагына ике чирмеш килеп урнаша.Алар өй салып. Каралты- кура төзеп шушында төпләнеп яши башлыйлар. Соңыннан кешеләр күпләп монда килә һәм төпләнә. Авылның түбән очында чирмеш зираты булган, шуннан чыгып әйтергә мөмкин чирмешләрнең монда яшәгәнен. Ә хәзер инде ул зират юк. Соңыннан ниндидер сәбәпләр аркасында чирмешләр бетеп бу татар авылына әйләнә. Авылны уратып, зур булмаган инеш ага. Бу инешнең бер яры бик текә, ә икенче яры калкулык кына булып тора. Исемен дә Текә инеш дип кушалар.Шул исемнән авыл исеме килеп чыккан инде. Авылның югары очында җиләклекләргә, печәнлекләргә бай Бәкер елгасы бар. Картлар сүзенә караганда бик күп еллар элек Әбүбәкер исемле егет армиягә китәргә куркып үрәтникләрдән шул елгада качып кала. Егетнең алдагы язмышы билгеле түгел.Шуннан Бәкер дигән исем кала инде.Хәзер исеме " Дәүли" елгасы дип атала. Дәүли елгасыннан астарак Гәрәч елгасы дип атала. Урта Тәкәнеш белән Югары Тәкәнеш арасында тагын кечкенә генә Кукы елгасы бар. Элек монда кукы дигән ашый торган үлән күпләп үскән, шунлыктан исеме дә " кукы" дип атала.

Колхоз 29-30 елларда төзелә башлый. Башта колхозга җиде генә гаилә кушыла. Алары да ярлы халык була.

Колхозның исеме "Марс" була.

1997 елда урман белән авыл арасында зур гына күл ясалды. Бу күлгә Зәйдән балыклар кайтартып үрчеттеләр.











Урманнан шушы күлгә "Будён" чишмәсе агып төшә.

Әлбәттә авылны сугыш афәте дә әйләнеп узмый.Чечня сугышында Хабиров Ленар, Файзуллин Райнур, Яппаров Дамирлар катнашып исән- имин кайттылар.

Безнең авылдан күренекле кешеләр чыккан Саматов Вахит Ахат улы, Саматов Наил Хамат улы болар үзләренең көчен медицинага багышлаганнар.Сәхнә остасы Рөстәм Р. да безнең авылда үскән.









Исследовательская работа на тему Мой родной край







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал