7


  • Учителю
  • Авторская программа по татарскому языку

Авторская программа по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Күңел дәрьябыз

саекмасын !

(авторлык программасы )

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре муниципаль

бюджет белем бирү учреждениесе

11 нче гомумбелем бирү

мәктәбенең I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мостафина Рәзинә Хәмзә кызы.













Аңлатма язуы.

Мәктәпләрдә татар телен укыту эшләре киң җәелдерелде. 2004 нче елның 9 нчы сентябрендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан "2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы" расланды. Анда, дәүләт теле буларак, татар телен өйрәнүгә зур мөмкинлекләр ачылды.

Туган телне өйрәнү дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда, түгәрәк эшләрендә дә алып барыла. Ә бу программа түгәрәк эшләрен алып бару өчен тәкъдим ителә.

Илебездә көн дә яшьләребез арасында киң таралган эчкечелек, наркомания кебек куркыныч чирләр яшь буынның таяныр ноктасын югалта баруыннан килеп чыга. Рухи ярлылану борынгыдан килгән, ата-бабаларыбызга яшәргә көч, эшләргә дәрт биргән һәм үз кануннарына буйсындырылган йолаларыбыз, уеннарыбыз, гореф-гадәтләребез онытылудан башлана. Һәр халыкның рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Балаларны милли рухта тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, ә түгәрәк эшләрендә дә алып барылырга тиеш. Бу эш системалы рәвештә башкарылса гына максатка ярашлы була ала.

Халык авыз иҗатында халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич югалтырга ярамый. Менә шуларны дөрес итеп, заманына туры китереп, яраклаштырып яшь буынга җиткерү-татар теле укытучыларының бурычы.

Халыкның борынгы педагогик традицияләрен саклаучылар булып әби-бабайлар санала. Аларның зирәк фикере, акылы -һәммәбезне таң калдыра, сокландыра. Әлеге тәҗрибә җырларда, әкиятләрдә, мәкальләрдә һәм гореф-гадәтләрдә чагылыш таба. Кече яшьтәге мәктәп укучыларына милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Бармак уеннары, сынамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар-болар барысы да бала өчен бик кызыклы.

Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Түгәрәк эшләрендә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, төрле уен элементларын кертергә мөмкин. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә уңай йогынты ясый.

Түгәрәкнең программасына татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагы лдырган материаллар тупладым. Җырлы-биюле уеннар,такмаклар такмазалар өйрәнүне максат итеп куйдым. Халык йолалары, традицияләре аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюда язучы Нәкый Исәнбәт гаятъ зур хезмәт куйды. Шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре, халык иҗаты әсәрләрен җыеп, 12 томлык хезмәт бастырып чыгардылар. Әдәбият дәресләрендә генә халыкның рухи байлыгына игътибар биреп бетереп булмый, шуңа күрә мондый мөмкинлекне түгәрәк эшләрендә дәвам итәргә була.

Түгәрәккә йөрүче укучыларның әкиятләрне сәхнәдә уйнап тамашачыларга күрсәтү мөмкинлеге дә бирелә. Балалар әкиятләр сөйләргә, укырга яраталар, чөнки аларда кызыклы,гыйбрәтле хәлләр сурәтләнә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый; гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә; ялкау, комсыз, әдәпсез кешеләр көлке хәлләрдә кала.

Түгәрәк җитәкчесенең иң зур максатларының берсе-ничек тә булса күбрәк укучыларны үзенә җәлеп итү. Шуңа күрә мин үземнең программамда балалар белән берлектә татар халкының борынгы көнкүрешенә, тормышына караган җиһазларны җыюдан башларга тәкъдим итәр идем. Аларның күбесенең әби-бабайлары авыл җирлегеннән, шуңа күрә борынгы әйберләрне җыюда әллә нинди авырлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм. Түгәрәк үткәреләсе бүлмәне борынгы әйберләр белән җиһазласаң, укучыларны кызыксындырып булыр иде. Халыкның тормышын, үткәнен тирәнрәк белер өчен, шәһәрдәге туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылырга мөмкин. Бу программа, менә шуларның барысын да исәпкә алып төзелде.

Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:

-татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;

-укучыларның фикерләү, хәтерләү сәләтен үстерү;

-җитәкчеләре белән берлектә, тирә-якта урнашкан авылларга чыгып, халык-авыз иҗаты әсәрләрен җыю;

-калган балаларны кызыксындыру өчен, түгәрәккә йөрүчеләрнең, мәктәп сәхнәләренә чыгып, тамашачыларга күрсәтүе.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Әлмәт төбәгенә караган халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат алу.

Әңгәмәләрдә катнашу, үз фикереңне әйтә белү, талантыңны башкаларга күрсәтү, иҗади эшләргә өйрәнү.

Укучыларда милли үзаң формалашу, туган телгә карата кызыксынуны арттыру.

Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Татар сәхнәсенә карата кызыксыну уяту.

"Күңел дәрьябыз саекмасын" дип исемләнгән түгәрәк программасы белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, фикерләү сәләтен үстерергә , ә бәлкем, күңел дәрьясын саектырмаска ярдәм итәр.

Бу түгәрәк өчен төзелгән программаның эчтәлеге Рәшит Ягъфәровның хезмәтләренә һәм татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп язылган. Түгәрәк өчен программа әзерләгәндә шулай ук тирә-яктагы авылларга чыгып, әби-бабайлар белән аралашып, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнергә, эзләргә ,аларны язып алырга туры килде һәм шул хезмәтләр дә файдаланылды.

Түгәрәкнең эш формалары:татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү, җыю, музейларга сәяхәт кылу, төрле конкурслар үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштерү, такмаклар, такмазалар, мәзәкләр өйрәнү, тәнәфес вакытларында башлангыч сыйныф укучыларына уеннар өйрәтү.

Программа халкыбызның гасырлар буена тупланган асыл сыйфатлары турында мәгълүмат бирү, гүзәл теленә, рухи җәүһәрләренә кызыксыну уяту, кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын тәрбияләү максатын куя.

Түгәрәк эшләре өчен төзелгән бу программа 17 сәгатькә исәпләнгән, 4-5 нче сыйныфлар өчен ,татар һәм рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына тәкъдим ителә.

Тематик план.





Тема

Сәгать саны

Эшчәнлек процессын оештыру формалары

1

2

3

4



1.Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен эзләү, җыю, өйрәнү.

5



1.1.

Балачакның гүзәл шигъриятенә, рәхим ит!

1

Әңгәмә. Алда торган бурычлар белән таныштыру

1.2.

"Тирә-якны өйрәнү" музеена сәяхәт кылу.

1

Сәяхәт кылу.

1.3.

Үткәнне белмәгәннең -киләчәге юк.

2

Иҗади эзләнү. Фольклор әсәрләрен җыю.

1.4.

Ач, ишегең,халык әдәбияты!

1

Фикер алышу. Әңгәмә.Хәрәкәтле уеннар.



2. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу.

7



2.1.

Җырлы-биюле, зиһен сынаш уеннары.

1

Уеннар.Балаларны өйрәтү өчен әзерләнү.

2.2.

Такмаклар. Көйләм,сөйләм, бию такмаклары.

1

Тыңлау һәм фикер алышу,өйрәнү, башваткычлар төзү.

2.3.

Багу поэзиясе.Бишек җырлары.Юаткычлар. Мавыктыргычлар.

2

Әңгәмә. Иҗади дискуссия. Кроссвордлар төзү. Рәсемнәр ясау.Аудиоязмалар тыңлау.

2.4.

Алдавыч әкиятләр.

1

Танышу.Өйрәнү. Уйнап карау.

2.5.

Такмазалар. Чуалтмыш, әкиятсыман такмазалар.

1

Уку. Өйрәнү. Уйнап карау.

2.6.

Тел көрмәкләндергечләр.

1

Видеоязмалар тыңлау.Конкурслар уздыру.



3. Әкият дөньясына сәяхәт.

5

3.1.

Халык әкиятләре.

1

Уку. Әңгәмә.Рәсемнәр ясау.

3.2.

Әкиятне сәхнәгә әзерләү.

2

Рольләргә бүлү. Уйнап карау. Дөрес сөйләргә өйрәтү.

3.3.

Әкиятне сәхнәләштерү.

1

Чыгыш ясау.

3.4.

Эшләгән эшләргә йомгак ясау.

1

Әңгәмә. Истәлекле бүләкләр бирешү.





Программаның эчтәлеге (17 сәгать).

Тема 1.Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен эзләү, җыю, өйрәнү. Балачакның гүзәл шигъриятенә, рәхим ит!.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп кенә акыл ияләрен борын-борыннан үзенә тарткан, фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслек, җыентыкларга кертү, тәрбия эшендә файдалану 19 нчы йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М. Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри, Т. Яхиннарның китапларын күрсәтеп, аңлатып китәргә кирәктер.

Хәзерге яшь буынны түгәрәк эшләренә җәлеп итү, кызыксындыру-җитәкчедән зур осталык, талант, тирән зиһен таләп итә, шуңа күрә күбрәк эзләнергә, өйрәнергә туры килә. Түгәрәкнең беренче көненнән үк балаларны җәлеп итү өчен, кабинетны кирәкле әсбаплар белән тулыландырырга кирәк. Техника алга киткән заманда, халык авыз иҗатына багышланган әсәрләрдән файдаланып,кызыксындырырлык итеп музыка белән презентацияләр дә ясарга мөмкин. Укучыларның фикерләрен, киңәшләрен исәпкә алып, алдагы көннәргә план төзү-шулай ук эшчәнлеккә уңай нәтиҗә ясар.

"Тирә-якны өйрәнү" музеена сәяхәт кылу.

Телевидение экраннарында еш кына әле күпләр күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Ә безнең Татарстан җирлегендә дә андый урыннар байтак бит. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп бетермибез бугай. Тарих битләренә күз салсаң, халкыбыз милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Музейлар көннән-көн үсәләр, матураялар, тулыландырылалар. Халык та музей ядкарьләрен баютыда үзләреннән зур өлеш кертә, музейга төрле экспонатлар тапшыра, музейга кызыксынып, яратып йөри. "Туган якны өйрәнү" музеенда революциягә кадәрге татар өе күренеше бүлегендә чигүле мендәрләр, сөлгеләр, бәйләнгән челтәрләр һәм башка хуҗалык-көнкүреше әйберләрен күреп була. Хәзерге буын балаларына ата-бабаларыбызның элеккеге яшәү рәвешен күз алдына китерү бик җиңел түгел, ә шуларны барып күрү-үзе бер гомер.

Үткәнне белмәгәннең -киләчәге юк.

Һәрбер халыкның да үткәне бар. Үткәннәрне белү, аны хөрмәт итү, -һәрбер кешенең изге бурычы. Ә менә булган рухи байлыкны саклау, киләчәк буынга тапшыру-татар теле укытучыларының максаты. Безнең татар халкы бик талантлы, рухи яктан да бик бай.Шуны исбат итү өчен, түгәрәккә йөрүче балалар белән әби-бабайлар яшәгән өйләргә кереп, татар халкының элекке тормыш-көнкүрешенә караган җиһазларны, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп, кирәк икән күчереп язарга да мөмкин. Кайбер укучыларның карт әби-бабайлары авыл җирләрендә яши, гомер итә, буыннан-буынга күчеп килгән байлыкларыбызны әлегә хәтле сандык төпләрендә саклый.Әнә шул байлыкларны сандык төбеннән чыгару-минем иң зур теләкләремнең берсе.

Ач, ишегең,халык әдәбияты!

Укучыларның җыйган байлыкларын бер-берсенә күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Очрашуны элеккеге көнкүреш әйберләре белән җиһазландырылган бүлмәдә түгәрәк өстәл артында, самовардан тәмле чәйләр эчеп уздырырга мөмкин.Һәрберсе үзенең тапкан "җимешләрен" дуслары белән уртаклаша, мактана ала.Аерылып торган укучыларны мактау кәгазьләре белән бүләкләргә була. Тема 2. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу.Җырлы-биюле, зиһен сынаш уеннары.

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Җырлы-биюле уеннарда музыка, җыр,такмак хәлиткеч роль уйный.Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрендә чагылыш таба. Бу төр уеннар күп гасырлар буенча йола бәйрәмнәрендә уйналып килгән. Соңга таба исә алар йола мәгьнәләрен югалтып, күңел ачу чарасы булып киткәннәр.

Балалар репертуарында зиһен сынаш уеннары зур урын алып тора .Бу төр уеннар исә акыл үстерүгә каралган. Шундый уеннарның берничәсенә ачыклык кертергә мөмкин. "Мәкаль әйтеш" уенында берсе төйнәлгән кулъяулык алып чыга. Мәкальнең беренче яртысы аның телендә, икенче яртысы төендә булуын аңлата. Яулык кемгә эләгә, шул уенчы мәкальнең икенче яртысын әйтеп бетерергә тиеш. Әгәр әйтә алмаса, җәза җирелә. Уен шулай дәвам иттерелә.

Такмаклар. Көйләм,сөйләм, бию такмаклары.

Бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән речитатив рәвешендә әйтелә торган әсәрләрне такмаклар дип атыйлар. Балалар телендә башкарылу рәвеше ягыннан бер-берсеннән аерыла торган өч төркем такмаклар бар: бию такмаклары, көйләм такмаклары һәм сөйләм такмаклары. Көйләм такмаклары кыска көйләргә җырланып башкарылалар,ә сөйләм такмаклары тиз ритм белән сөйләп йөртелә. Бию такмаклары кешенең хәрәкәтләрен көлкеле итеп тасвирлаудан гыйбарәт. Мәсәлән, Моның чаклы гына бии, безнең чебеш әнкәсе."Шундый такмакларны өйрәнеп, тамашачыларга күрсәтү, бүтән балаларга да өйрәтү мөмкинлеге ачыла.

Багу поэзиясе.Бишек җырлары.Юаткычлар. Мавыктыргычлар.

Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытларында башкарыла. Хәзерге вакытта бала карау тәртипләре үзгәрүгә карамастан, бишек җырларын башкарып йоклатучы аналарны беләм мин.Шуларны онытып бетермәскә иде бит.

Бала сөйләмне аңлый башлагач,мавыктыргычлар кулланырга мөмкин. Алар арасында нәниләрне әйләнә-тирәлек,хуҗалыктагы эшләр белән таныштыру максатыннан санарга өйрәтү, логик фикерләвен, зиһенен ачтыруны күз алдында тотып башкарыла торганнары да бар.Бу төр поэзияне өйрәнгәч, укучылар үзләре кроссвордлар, сканвордлар, төрле башваткычлар да төзи ала.

Алдавыч әкиятләр.

Балалар әкиятләрне бик яраталар. Әгәр берәр кешенең әкият сөйләгәнен белеп алсалар, вакыты бармы-юкмы, кәефе ничек, кыскасы, аның ай-ваена карамыйча, "әкият сөйлә" дип йөдәтә торган булалар. Шундый вакытларда әкиятче балалардан котылу яки шаяртып алу өчен үзенчәлекле бер әкият сыман шаян әсәрләр сөйли. Аларны Н. Исәнбәт алдавычлар дип атады. Мәсәлән," Булган, ди кызлары Сөйләмә . Исеме ничек булган әле?-Сөйләмә.

-Сөйләмә дигәч, сөйләмим алайса"





Такмазалар. Чуалтмыш, әкиятсыман такмазалар.

Такмазаларны рифмалы сөйләм дип атарга мөмкин. Аларның беришеләре шигъри формадагы кыска әкиятләрне хәтерләтә. Балалар фольклорының бу төрен Н. Исәнбәт әкиятсыманнар дип атый. Аларның эчтәлеге, гадәттә, шаккатыргыч сәяхәтләр, урманга, базарга барулар турында бара.

Әкиятсыманнарда вакыйга беренче зат исеменнән сөйләнә. Герой авыр хәлләрдә дә аптырап калмый, кыенлыкларны җиңәргә тырыша, әгәр хәленнән килмәсә, һич югында "таю"ягын карый. Алар күп вакыйгалы әсәрләр.

Чуалтмыш такмазалар, әлбәттә, сөйләм әсәрләре. Боларны хат-такмазалар дип атарга булыр иде. Аларда традицион эпистоляр форма саклана, ләкин вакыйга, күренеш, фикерләр искиткеч көлкеле, чуалтмышларга хас булганча, кырлы-мырлы тасвирланган була...

Хат башы,

Иске мунча ташы,

Кара кәҗә башы...

Сәлам бездән сезләргә...

Мондый шаян эчтәлектәге хатларны түгәрәккә йөрүче балалар арасында да яздырырга мөмкин. Бу тагын да укучыларны мондый төрдәге хатлар язуга кызыксыну уятыр дип уйлыйм.

Тел көрмәкләндергечләр.

Бала әйләнә- тирәлекне уенда, уен ярдәмендә танып белә. Тел көрмәкләндергечләр сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башлау юлы белән дә оештырыла. Мәсәлән, Татарстанның Татар Танае тимерчесе Таҗи Тимербаевның тае тәртәне тептереп ташлаган..

Тел көрмәкләндергечләр-юмористик әсәрләр.Әмма юмор күп очракта әсәренең эчтәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла, аларны дөрес әйтә алмаучылар көлке тудыра.

Түгәрәккә йөрүче балалар арасында үзләре уйлап тапкан тел көрмәкләндергечләр арасында төрле сүз ярышлары үткәрергә мөмкин.

Халык әкиятләре.

Кем генә әкиятләр тыңларга, укырга яратмый икән? Бик күп кенә кешеләрнең күңелендә нинди дә булса әкият герое яши, ул аңарга охшарга тырыша, хәтта кайбер кыланмышларын үзендә булдырырга омтыла.Кыскасы, әкиятләрнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә.

Түгәрәк эшләрендә балалар белгән әкиятләр сөйләү буенча конкурслар үткәрү, аларның кайбер өзекләрен уйнап күрсәтү мөмкинлеген бирергә була. Түгәрәкнең максаты-балаларны халык әкиятләре белән таныштыру, аларны укырга кызыксыну уяту.

Әкиятне сәхнәгә әзерләү.

Укучылар белән әкиятләр кичәсе уздырганнан соң, алар үзләренә ошаган әкиятне сайлап алып, сәхнәләштерү эшенә әзерләнә башлыйлар. Иң элек сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук сәхнәне әкиятнең эчтәлегенә туры китереп җиһазлау-балалар белән башкарылырга тиештер дип уйлыйм.

Әкиятне сәхнәгә әзерләү зур сабырлык, сәләт таләп итә. Тамашачыларны җәлеп итү өчен,кызыксындырырлык итеп матур саф татар телендә афиша язарга кирәк.

Әкиятне сәхнәләштерү.

Иң дулкынландырган көннәрнең берсе якынлашты. Балаларга үзләре әзерләгән әкиятне сәхнәгә кую, талантларын ачыклау, башкаларга күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Алар әкият геройларына охшатып төрле костюмнардан киенеп, халык әкиятен сәхнәдә уйнап күрсәтәләр.









Укытучылар өчен әдәбият.

  1. К. Насыйри. Китап-әт тәрбия.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

  2. Балаларга үгет-нәсыйхәт.-Казан: "Дом печати" нәшрияты, 2001.

  3. Ш. Җәләлиев. Татар халык педагогикасы.-Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 1997.

  4. Ә. Хуҗиәхмәтов. "Тәрбия дәресләре".- Казан: Тат.кит. нәшрияты, 1998.

  5. Р. Уразман. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан: Тат. кит. нәшрияты, 1995.

  6. Р. Ягъфәров. Татар балалар фольклоры.- Казан "Раннур" нәшрияты, 1999.

  7. Мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. - Казан: "Школа", 2004.





Укучылар өчен әдәбият.

  1. К. Насыйри. Китап-әт -тәрбия.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

  2. Балаларга үгет-нәсыйхәт.- Казан: "Дом печати" нәшрияты, 2001.

  3. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре.-Яр Чаллы, 1998.

  4. В. Казыйханов. Әхлак белеме (хрестоматия).- Яр Чаллы, 2000.





















Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар

балаларының 4-5 нче сыйныфлары өчен

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

</ 11 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе I квалификацион

категорияле укытучысы Мостафина Рәзинә Хәмзә кызы

тарафыннан төзелгән "Күңел дәрьябыз саекмасын"

түгәрәк эшенә бәяләмә.

"Күңел дәрьябыз саекмасын" дип аталган түгәрәк эшенең эчтәлеге укучыларны рухи яктан баетырга, онытылып барган халык авыз иҗатын тулырак итеп өйрәнергә ,шәхес буларак талантларын, мөмкинлекләрен тормышка ашырырга хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән материал балалар өчен яңа, халык авыз иҗаты әсәрләре белән баетылган, шуңа күрә аларда аерым кызыксыну уята. Программа укучыларга татар халкының тормышын тирәнрәк аңларга, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга, аралашырга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнергә ярдәм итә.

Программада балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган. Укучылар белән эш күбрәк әңгәмә, рольле уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү, татар халкының тормыш-көнкүрешенә караган җиһазларны эзләү, җыю, барлау; халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, өйрәнү формасында алып барыла.

Программа бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Программаның эчтәлеге тулы, структурасында бөтен кирәкле бүлекләр бар. Укыту методлары түгәрәк эшенә туры килә һәм кулланылачак чыганаклар ягыннан тормышчан.

"Күңел дәрьябыз саекмасын" программасы укучыларга тормышта зур әһәмияткә ия булган белем һәм күнекмәләр алырга ярдәм итә.Бу программа түгәрәк эшләрендә практик куллану өчен тәкъдим ителә.

Бәяләмә язучы:

Югары квалификацион категорияле

директор, югары квалифкацион категорияле

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

-------------------- / Г. Ф. Гыйззәтуллина/



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал