7


  • Учителю
  • Разработка классного часа на тему 'Батыр егет - ил күрке', (4 класс)

Разработка классного часа на тему 'Батыр егет - ил күрке', (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Данный классный час проводится в 4 классе. Работа состоит из презентации  и  разработки классного часа на татарском языке.Методическая разработка: «Батыр егет – ил күрке»Классный час посвящен юным героям  Великой Отечественной войны.Цель и  задачи   классного часа: п
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе










Класс сәгате



Акмалова Айзирә Хәбип кызы,

I квалификацион категорияле

башлангыч класслар укытучысы



2014 ел



Максатлар:

Укучыларны герой - пионерларның сугышчан юллары, батырлыклары белән таныштыру. Сугыш алып килгән газапларны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү. Туган ил, Ватан белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Җиһазлар: китаплар күргәзмәсе, слайдлар.


Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

  • Хәерле, көн укучылар!

Бүгенге класс сәгатебез ( 1 слайд) " Батыр егет - ил күрке" дип атала. Дәресебез герой - пионерларга багышлана.

( 2слайд, талгын гына көй яңгырый, таң ату күренеше)

2. Төп өлеш.

Укытучы сүзе:

Таң атып килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Әниләренә сыенып тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Кояш бар җиһанга яңа көч тууын белдереп, үзенең алтын нурларын сибәргә җыена. Бу 1941 нче елның 22 июнь таңы иде.

(3 слайд Левитан тавышы яңгырый)

Укытучы сүзе:

Бу тарихта тиңе булмаган 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышы башлануы иде. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм рәвештә дошманга каршы күтәрелде. Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде һәм ул беренче көннән үк Бөек Ватан сугышы дип аталды. (4слайд) Хәтәр сугыш елларында илебезне саклар өчен Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелде.

Актаныш районынан гына 20432 кеше сугышка китә, ә шуның 11000 артыгы яу кырында ятып кала. Пучы авылыннан исә 403 кеше сугышка китә, 201 генә әйләнеп кайта.

( 5, 6, 7слайдларда сугыш күренешләре" Священная война" көе. Укытучы көй астында түбәндәге сүзләрне укый.)

Сугыш рәхимсез булды. Күпме балалар ятим калды. Лачындай таза ир - егетләребез сугыш кырында ятып калды. Төзелеп бетмәгән йортлар, тормышка ашмый калган хыяллар кабергә керде.

Сугыш елларында зурлар белән беррәттән балаларда кулларына корал алалар. Алар сезнең яшьтәшләрегез герой - пионерлар. ( Герой - пионерлар турында әңгәмә)

  • Балалар, сез пионерлар турында нәрсәләр беләсез?

  • Кем ул пионер? ( балаларның фикерләре тыңлана)

Герой, батырлык сүзләрен ничек аңлыйсыз? ( Балаларның фикерләре тыңлана)

Укытучы сүзе:

Батырлык кешедән көчле ихтыяр көче тәвәккәллек, кыюлык таләп итә. Андый сыйфатларга ия булганнар һичшиксез халык хөрмәтен казаналар, тарихка зур шәхесләр булып кереп калалар. Алар ил күрке, алар мәңгелек! Әйдәгез, бу пионерлар белән якыннан танышыйк.

( 8- 12 слайдлар герой - пионерлар. Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котикның сугышчан юллары таныштырыла)

● Лёня гади авыл малае. Фашистлар аның туган авылы Лукинога басып керәләр. Ул фашистларның винтовкаларын, гранаталарын табып, партизаннарга алып кайта, үзе партизаннар отрядында кала.

Ул зурлар белән беррәттән сугыша. Ун яшендә 78 фашистны һәм офицерны юк итә. 9 сугыш кораллары төягән автомашинаны шартлата.

Лёня 27 сугышчан операциядә катнашып, 2 тимерюлны, 12 күперне тар - мар итә.

1943 елның язында батырларча һәлак була.

Кечкенә Лёняга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.

● Марат Белоруссиядә туган. Ул 13 яшендә сеңлесе белән партизаннар отрядына китә һәм разведчик була. Марат фашистларның штаблары, складлары, постлары, сугыш коралларының кайда урнашуын күзәтә. Лёня кебек күперләр шартлатуда катнаша. 1944 елның маенда ул чолганышка эләгә. Соңгы патронына хәтле ата. Фашистларның үзе янына килүләрен көтә һәм гранатаны үзе янында шартлата.

Марат Казейга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

● 12 яшьлек Валя партизаннар отрядында разведчик була. Ул дошман ягына чыгып, складлардагы сугыш коралларын постлардагы фашистлар санын күзәтә. Зурлар аны һәрвакыт сугышчан операцияләргә алалар. Ул күп кенә хәрби үзәкләрне юк итә.

Валя Котик 14 яшендә батырларча һәлак була. Аның бу вакытта күкрәгендә Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы Партизаны медале була.

Валяга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Китаплар күргәзмәсе куела. Укучыларга герой - пионерлар турында китаплар укырга тәкъдим ителә)

(13 - 14 слайдлар Җиңү көне турында рәсемнәр" День Победы" көе яңгырый. Көй астында түбәндәге сүзләр әйтелә)

Укытучы сүзе:

Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн. кеше сугыш кырында ятып калды.

Ләкин совет халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килде.

Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батыр исеме буыннан - буынга күчсен. Сугыш алып килгән газапларны онытмыйк, тыныч тормышның кадерен белик.

3.Йомгаклау

- Бүгенге дәрестән нәрсәләр белеп калдыгыз? Күңелегездә нинди хисләр туды?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал