7


  • Учителю
  • Әдәби уку. Ләлә Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”

Әдәби уку. Ләлә Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Ләлә Гыймадиева "Кара урман, караңгы төн"

Максат:

Ләлә Гыймадиеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның "Кара урман, караңгы төн" хикәясен уку һәм анализлау;

Фикерләү сәләтен һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү;

Үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: слайдлар, проектор, китаплар күргәзмәсе, карточкалар, мөстәкыйль эшләр.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: Ләлә Гыймадиеваның иҗатын, йөгерек укый һәм әсәргә анализ ясый белү;

Шәхси УУГ: белем алуның кирәклеген аңлау, максат куя белү, дәрестә үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту;

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән бергә уку эшчәнлеген оештыра, планлаштыра, үз фикереңне әйтә, дәлилли, башкалар фикерен тыңлый белү;

Регулятив УУГ: белем алуда кыенлыкны таба, үз эшеңне планлаштыра, гамәлләр эзлеклелеген әйтә, үз эшеңне тикшерә, бәяли белү;

Танып-белү УУГ: тексттан кирәкле информацияне эзли, таба, чагыштыра, анализ ясый, йомгаклый белү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү: өй эшен тикшерү.

  • Өйдә кешедә булган сыйфатлар турында мәкальләр әзерләп килергә иде.

(Укучылар мәкальләрне укыйлар, укытучы берничәсен экранга чыгара)

Мәсәлән:

Сабырлык турында:

Сабыр төбе сары алтын.

Ашыккан, ашка пешкән (экранга чыга)

Тиз чапкан тиз арыр,тиз янган тиз сүнәр.

Үпкәләү турында:

Үпкәләгән өлешеннән коры калыр (экранга чыга)

Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.

Күңелең калса, көлкегә бор.

Кыюлык турында:

Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә.

Кыюлык - адәмнең канаты.

Кыю бер үләр, куркак мең үләр (экранга чыга)

Куркаклык турында:

Аю өнендә, куркак өендә көчле.

Курыкканга куш күренә.

Куркуын җиңгән - батыр булыр (экранга чыга)

Хезмәт сөючәнлек турында:

Аз сөйлә дә күп эшлә (экранга чыга)

Тырышкан тамчы таш тишкән.

Эшләгән туңмас,эшләмәгән уңмас. Һ.б.

  1. Белем алуда проблеманы табу:

Ребус чишү (2нче слайд) Кара урман, караңгы төн (3нче слайд)

  • Укучылар, бу нәрсә булыр икән?

  • Без бүген өйрәнергә тиеш булган әсәр исеме.

  • Авторы кем икән?

  • Белмибез.

  1. Проблеманы чишү проектын төзү:

  • Димәк, безнең дәреснең темасы ничек?

  • "Кара урман, караңгы төн".

  • Дәреснең максатын билгелик.

  • Әсәрне уку, анализлау, автор белән танышу.

  • Дәреснең планын төзик. Нәрсәдән башларбыз?

  • Иң беренче автор белән танышыйк. Аннан әсәрне укырбыз.

  1. Проект өстендә эш:

  1. Карточкалар белән эш. Һәр төркемгә автор турындагы мәгълүмат белән карточкалар бирелә. Төркем әгъзалары материалны өйрәнеп, бүлешәләр һәм башка төркемнәр алдында чыгыш ясыйлар (4нче слайд)

1нче төркем.

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л. Сабирова - янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасында әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтиб һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан ул - газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.

2нче төркем

Балалар язучысы буларак, Л. Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, 1986 һәм 1999 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Кызарган алмалар» һәм «Мыеклы фәрештә» исемле ике мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

3нче төркем

Л.Сабированың нәниләргә атап язган хикәяләре шәкли яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар. Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Сабирова 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул - 1988 елдан Татарстан журналистлар берлеге һәм 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

4нче төркем

Ләлә Сабирова "Үзем турыңда үзем"

Без гаиләдә җиде бала үстек - үзе бер мәктәп! Бергәләшеп өй-стена газетасы чыгара идек. Шунда мин (ул чакта 5 нче класс укучысы) үземнең «Үпкәчел» исемле хикәямне «бастырдым». Вакыйга тормыштан алынган иде: минем нәрсәгәдер үпкәләвем әнинең өчпочмак пешергән вакытына туры килде. Өйгә тәмле хуш ис таралган, бар да өстәл тирәсенә тезелешкән. Мин генә икенче бүлмәдә «бүселеп» утырам. Бер дәшеп карадылар табынга, ике дәштеләр, йомшармадым.

Аннары кабат чакырмадылар, юкса, тагын бер генә әйтсәләр, чыгасы идем. Сөйләшә-көлешә утырганнарын тыңлап утыру авыр булды. Түземем бетеп, табын янына килгәндә, башкалар ашап туеп таралышкан иде, ялгызым утыру тагын да авыррак булды.

Туганнарыма хикәям ошады, алар моны үз гаебемне тануым дип кабул иткәннәрдер инде. Әтием хикәямне «Колхозчы» исемле район газетасына (әдәби бүлек мөдире - хәзер «Чаян»ның баш мөхәррире Рәшит Зәкиев) илтте, ул анда зур күләмле булып басылып чыкты. Күңелем күтәрелеп китеп, тагын бер хикәя язып ташладым, анысы да әтием тырышлыгы белән «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында басылды. Шуннан соң инде мәктәптә мине «язучы» дип үрти башладылар.

«Үпкәчел» мине язучылар дөньясына алып керде. Хәзер дә кемгәдер, нәрсәгәдер хәтерем калган чаклар күп була (ул кимчелегемне тәки төзәтә алмадым), әмма үпкәләгәнемне кешегә сиздермәскә тырышам, бала чагымда әни пешергән өчпочмаклардан коры кала язганым искә төшә, нәрсәдән дә булса коры калуымнан куркам...

2003

  • Балалар, Ләлә Гыймадиева үзенең нинди кимчелеге турында язган? Без өйрәнгән кайсы мәкаль туры килә? (Үпкәләгән өлешеннән коры калыр) (5нче слайд)

  1. Һәр төркем башкаларга үз материалыннан чыгып, сораулар бирә.

  2. Презентация һәм китаплар күргәзмәсе белән эш (6нчы слайд)

Физкультминут

  1. Әсәр белән эш (Әсәрне укыганда, исеменнән башлап, һәр мәгънәви өлеш алдыннан сорау бирелә. Мәсәлән, алда нәрсә булыр диеп уйлыйсыз? Аз дигәндә 3-4 укучының фикереннән соң, тагын бер өлеш - шул сорауга җавап укыла һәм укучылар аны үзләренең алдагы фикерләре белән чагыштыралар)

  1. Аңлатмалы сүзлек белән эш:

Кимчелек - ...

Эңгер-меңгер - ...

  1. </ Әсәрнең исеме ничек? Ничек уйлыйсыз, әсәр нәрсә турында булыр? (укучыларның фикерләре тыңлана - төнге урманның матурлыгы турында, төнлә белән урманда ниндидер куркыныч хәл була һ.б.)

  2. Әсәрне укый башлыйлар.

  • Димәк, әсәр нәрсә турында булды? (курку турында)

  • Әйтегез әле, алга таба нәрсә булыр дип уйлыйсыз?

  • Ничек уйлыйсыз, Хәлим кире керәме, юкмы?

  1. Ныгыту:

  1. Әңгәмә:

  • Әсәр нәрсә турында?

  • Курку ул кимчелекме, юкмы?

  • Татар халкында егет кеше турында нинди мәкаль бар әле? (егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз)

  • Хәлим куркуын җиңәме?

  • Ни өчен вожатый аны ачуланмый?

  • Без өйрәнгән кайсы мәкаль бу әсәргә туры килә? ( Куркуын җиңгән - батыр булыр) (7нче слайд)

  • Хәлим дөрес эшләгән дип уйлыйсызмы? Фикерегезне дәлилләгез?

  • Әсәрнең жанрын әйтегез әле?

  • Ничек уйлыйсыз, автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

  1. Дәфтәрләргә хикәянең планын төзү.

  1. Резин калфак онытылган.

  2. Малайларның үртәве.

  3. Хәлимнең калфакны барып алуы.

  1. Әсәрдән чагыштыруларны эзләү ( мәсәлән, песи кебек сагаеп)

  1. Мөстәкыйль эш:

  1. Әсәрдән эзләп табып, дәвам ит:

Берничә малай дәррәү ...





  1. Малайлар көлгәндә кем Хәлимгә ярдәмгә килә?

А) беркем дә

Б) вожатый

В) Эльмира

3. Хәлим ни өчен йоклый алмый?

А) йоклап китәргә курка

Б) малайларның көлүе тынгы бирми

В) урыны җайсыз була

4. Ишегалдына чыккач, Хәлимнең каршысына , колачларын киң җәеп, кемнәр килеп баса?

А) наратлар

Б) вожатыйлар

В) малайлар

5. Куркуын җиңү өчен ул нәрсә эшли?

А) йөгерә

Б) җырлый

В) елый

VIII. Эшләрне экранга карап, парларда тикшерәләр (8нче слайд). Билге кую. Өй эше: план буенча эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә (9нчы слайд)

IX. Рефлексия.

- Бүген нәрсә өйрәндек?

- Сезгә әсәр ошадымы?

- Авторы кем?

- Ләлә Гыймадиева күбрәк нинди жанрда иҗат итә?

- Кемнәр бик яхшы эшләделәр?

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Нәтиҗә: кеше теләсә нинди тискәре сыйфатын җиңә, бетерә ала)















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал