- Учителю
- Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы
Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы
Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы
2 нче сыйныф (рус төркеме)
Максат: 1.Фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау.
2. Лексик - грамматик күнекмәләрне ныгыту, сөйләмдә
активлаштыру.
3. Ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
4. Укучыларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык
тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, рәсемнәр, терәк схемалар, көз
рәсеме, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1.Исәнләшү.
-
Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә әзер икәнебезне күрсәтик.
- Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм.
3. Дежур укучы белән әңгәмә:
- Бүген кем дежур? ( Бүген мин дежур.)
- Бүген ничәсе? (Бүген сигезенче октябрь )
-Урамда нинди ел фасылы?(Көз.)
-Көн нинди?(Көн салкын, кояшлы түгел.)
-Сыйныфта кем юк? ( Соня юк.)
II. Актуальләштерү.
1. Көз билгеләрен кабатлау.
Балалар көз турында "чылбыр-чылбыр" җөмләләр әйтә.
-Көз җитте.
-Көн салкын.
-Җил исә.
-Яңгыр ява.
-Яфраклар коела.
-Кошлар җылы якка китә.
-Кыз белән малай яфрак җыя.
-Урамда бик күңелле.
2. Фонетик күнегү.
Ә авазы. Рәсемнәр. Бу аваз белән иҗекләр,сүзләр әйттерү.
Укытучы: Чә - чә -чә . Балалар: Чәчәк.
Тә - тә - тә. Тәрәзә
Пә - пә -пә. Пәрдә.
Рә - рә -рә. Рәсем.
Ә - ә - ә. Әтәч.
Чә - чә - чә. Чәйнек.
Балалар, сыйныфта бу аваз белән нинди сүзләр бар ?
(Мәктәп, тәрәзә, дәфтәр, хәреф, каләм, дәреслек, идән,түшәм, өстәл, көндәлек, дәрес.)
-
Матур язу.
ӘӘӘ әәә мә тә чә рә гә тәрәзә мәктәп
4. Күзләр өчен гимнастика
- 1-2 мин. ачып-йомып торырга.
- Күзләрне йомарга һәм ия бармакның очлары белән әйләнмә һәрәкәтләр ясап, күз кабакларына массаж ясарга.
- Күзләрне чытырдатып йомарга, аннары ачарга. (3-5 мәртәбә)
- Күзләр белән өскә, уңга, аска, сулга карарга.
- Тактадагы рәсем ярдәмендә күзләр белән түгәрәк ясарга.
III. Тема өстендә эш.
Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.
Сегодня мы на уроке закрепим употребление слов, которые выражают действие, когда оно выполняется и не выполняется.
-
Боерык фигыльләрне барлык һәм юклык формада язу. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык һәм юклык форма аффиксларын кабатлау.
Терәк схемалар куллану.
Балалар белән әңгәмә:
- Как будет кушай! по - татарски? (Аша!)
- А он кушает? (Ул ашый.)
- Он не кушает. (Ул ашамый.)
- Пиши! Он пишет . Он не пишет. (Яз! Ул яза. Ул язмый.)
- Делай гимнастику! Он делает гимнастику. Он не делает гимнастику. (Гимнастика яса. Ул гимнастика ясый. Ул гимнастика ясамый.)
- Катайся на лыжах! Он катается на лыжах. Он не катается на лыжах.
(Чаңгыда шу! Ул чаңгыда шуа. Ул чаңгыда шумый.)
- Играй! Он играет. Он не играет. (Уйна! Ул уйный. Ул уйнамый.)
-
Җөмләләрне укыгыз. Боерык фигыльләрне барлык формага куеп күчереп языгыз. Барлык формадагы фигыльләрне юклык формада языгыз.
Мин Мамадышта (яшә!). Мин икенче сыйныфта (укы!). Мәктәптә мин (яз!), (укы!), (җырла!).
Яшәми, укымый, язмый, җырламый.
-
Фигыльләрне зат - сан белән төрләндерү.
Үс! Аша! Йөзми! Шумый!
Мин Без
Син Сез
Ул Алар
IV. Физкультминут
Балалар укытучы артыннан кабатлап татар телендә хәрәкәтләр белән әйтәләр.
Я встаю. - Мин басам.
Я расту. - Мин үсәм.
Я хожу. - Мин йөрим.
Я плыву. - Мин йөзәм.
Я сажусь. - Мин утырам.
Я сплю. - Мин йоклыйм.
Я просыпаюсь. - Мин уянам.
Я читаю. - Мин укыйм.
Я пишу. - Мин язам.
V. Ныгыту
1. Дәреслек белән эш.
1-3нче күнегүләр, биремне телдән үтәү,
3-4нче күнегүләр, дәфтәрләрдә эшләү
-
Ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
Ишетеп, дөрес алмашлык белән кабатлап, тәрҗемә итү.
... спорт белән шөгыльләнәм.
... тимераякта шуабыз.
... саф һавада уйный.
... җиләк-җимеш ашыйсыз .
... футбол уйныйсың.
... йөгерәләр.
-
Ситуатив күнегү.
Сообщи другу (подруге) о том, что ты по утрам делаешь гимнастику.
(Мин иртән гимнастика ясыйм)
Как скажешь о том, что ты не ходишь в бассейн.
(Мин бассейнга йөрмим)
III. Йомгаклау.
Ребята, сегодня мы на уроке закрепили употребление слов выражающих действие когда оно выполняется и не выполняется. Все вы очень хорошо работали.
-
Бәяләр кую.
-
Саубуллашу.