7


  • Учителю
  • Классный час на тему Игелекле бул! Күңелең саф булсын! (2 класс)

Классный час на тему Игелекле бул! Күңелең саф булсын! (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Игелекле бул! Күңелең саф булсын!



Максат: Укучыларны яхшылык һәм яманлыкны аера белергә өйрәтү. Группаларда дус, тату эшләргә өйрәтү. Укучыларда башка кешеләргә яхшылык эшләргә теләк, омтылыш тәрбияләү.

  1. Оештыру өлеше.

а) Укытучының кереш сүзе.

Без хәзер, укучылар, бер - беребезгә, күз карашларыбыз белән яхшы уйлар, теләкләребезне җибәрербез. Сыйныфта булган кешеләргә күз карашларыбыз белән яхшы теләкләр телик. Сезнең нинди теләкләрегез бар, укучылар?

(сәламәтлек, яхшылык, бәхет, яхшы билгеләргә генә уку, дуслар күп булу һ.б.)

б) Уен "Яхшы уйлар - яхшы кичерешләр"

- Балалар, сез бер берегезгә теләкләр җибәргәндә нинди хисләр кичердегез?

( Бик күңелле булды, тәртипле булдык, шаяручы булмады һ.б. )

  • Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы - "Игелекле бул! Күңелең саф булсын !"

  1. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Укучылар, минем кулымда тылсымлы чәчәк. Чөнки аның таҗлары безгә биремнәр алып килгән. Әйдәгез әле, бер таҗын өзеп карыйк, нинди бирем икән ул? ( 1 таҗ . "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл")

- Укучылар бу мәкальнең мәгънәсе ничек? (Бу кешенең тәне дә, җаны да була икәнне аңлата. Кешенең тәне авыртса, аның җаны да авырый һәм киресенчә. )

- Тән һәм җан, күңел төшенчәләрен сез ничек аңлыйсыз? (Тәнне тотып карап була.ә күңелне без сизәбез генә, аны тотып карап булмый.)

- Тән авыруларына без нинди авыруларны кертәбез? Ул авыруларны кемнәр дәвалый? ( Табиблар )

- Борчулы күңелләрне ничек дәвалап була? ( Нинди дә булса яхшылык эшләргә, авыруларга ярдәм итәргә)

У -чы. Дөрес балалар! Без һәр яңа туган көнгә шатланып яшәргә тиеш. Шул вакытта тирә- юнебездә безнең игътибарыбызга, ярдәмебезгә мохтаҗ кешеләр барын да онытмасак иде. Яхшы күңелле кешенең җаны саф, сәламәт була. Безнең җаныбызга дәва - безнең саф, чиста уйларыбыз ул.

в) Ял минуты.

г) Уен "Мин нинди?"

Балалар, чиратлашып, сыйныф бүлмәсеннән чыгып торалар. Калган укучылар, чыккан укучыга характеристика бирәләр. Уенның төп кагыйдәсе: класстан чыккан укучының бары тик яхшы сыйфатларын гына сөйләргә. Укучы сыйныфка кергәч, аңа аның "портретын" укып күрсәтәләр.

д) Уен " Тылсымлы чәчәк"

У -чы. Безнең тылсымлы чәчәгебездә яңа таҗ яфракчыклары барлыкка килде.

"Яхшы сүз балдан татлы"

"Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт"

"Теле татлының дусы күп"

"Яхшы сүз җан азыгы"

Мәкальләрне уку, фикер алышу.

  1. Укучыларның фантазияләрен үстерү өстендә эшләү.

Укучылар, күз алдыгызга китерегез әле, сезнең кулларыгызда "Тылсымлы яхшылык, игелеклелек чәчәкләре" ди. Кулларыгызны алга сузыгыз. Сезнең кулларда шул чәчәкләр дип хис итегез.Сезнең куллар бу чәчәкнең җылысын тоя. Ул җылы сезнең күңелләрегезне җылыта. Сез күңелегездә бу чәчәкне карый аласыз - нинди ул? Зурмы, кечкенәме? Нәрсәгә охшаган ул? Исе, төсе бармы аның?

Ә хәзер бу "чәчәкне" йөрәкләребезгә салып куйыйк. Без яхшылыкның күңелләребезгә кергәнен тоярбыз. Бу яхшылык безнең күңелләребезне йомшата, җылыта. Бер беребезнең кулларын тотыйк әле:

"Мин, син, ул - без бербөтен!"

"бер, ике,өч - бездә бөтен көч !" (Хор белән кабатлау)

  1. Нәтиҗә.

- Укучылар без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Сезгә ошадымы?































































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал