- Учителю
- Технологическая карта к уроку Математика 2 класс Деление на 3
Технологическая карта к уроку Математика 2 класс Деление на 3
Математика дәресенә технологик карта
Класс: 2
Предмет: математика № 46
Тема: 3 кә бүлү
Максат:
Белем бирү: 2 не, 3 не берурынлы саннарга таблицалы тапкырлауга һәм бүлүгә, бүлү гамәле асылын аңлап, мисал-мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү;
Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.
Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.
Предмет буенча нәтиҗәләр: бүлүнең асылын аңлап мисал-мәсьәләләр чишә белү.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату
Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес
Төп төшенчәләр: бүленүче, бүлүче, өлеш, бүлү гамәле.
Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш
Чыганаклар: Дәреслек Г.В.Дорофеев "Математика",1 кисәк.
Г.В.Дорофеев "Поурочные разработки по математике"
Җиһазлау: Power Point презентациясе ,электрон ярдәмлек
Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
УУГ
ШУУГ - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Слайд №3
- Рәхмәт, кояш! Таң китердең,
Бар дөньяны ялт иттердең.
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы, рәхәт һәммәбезгә.
- Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.
- Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
II. Актуальләштерү.
Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.
Слайд№4 1.Телдән исәпләү
Җавапларны кими бару тәртибендә куярга.
-
2х3(Л)
-
5х4(Т)
-
1х5(А)
-
5х2(Р)
-
3х5(К)
-
0х7(У)
-
8х2(П)
-
3х6(А)
-
7х2(Ы)
Слайд №6
2. Мәсьәләнең чишелешен табу
1)Бакчачы 15 розадан 3 букет ясаган.Һәр букетта ничә роза булган?
1) 15-3 2) 15+3 3) 15Х3 4) 15:3
2) Тәлинкәдә 9 алма булган. 3 алманы ашаганнар. Ничә алма калган?
1)9-3 2)9+3 3)9х3 4)9:3
Слайд №7 Логик мәсьәләләр.
А) Торна 1 аякта басып торганда 12 кг.Ике аякта торса ничә кг булыр?
Ә) 1 йомырка 10 минутта пешә. Суга ике йомырка салдылар.Алар ничә минутта пешеп чыгар?
- Бу мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?
Слайд №5 Тикшерү
ТАПКЫРЛАУ
4)15:3
4)9-3
-
12 кг
-
10 мин
-
Зирәклекне, тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен.
Слайд №7 Физминутка.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
Тактада бүлүгә карата схемалар бирелгән. Схема буенча нинди мисаллар төзеп була?
- Бүген нинди тема өстендә эшлибез икән?
- Дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз?
Схемага карап бүлүгә мисал төзиләр:
6:2 ;12:2
6:3 ;12:3
-
3 санын бүлү гамәленә мисаллар, мәсьәләләр чишәбез.
-
3 санына бүлү гамәленең мәгънәсен аңлап,бүлүгә мисаллар, мәсьәләләр чишә белергә.
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
IV. Белемнәрне ныгыту.
Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру;
бүлү гамәле белән чишелә торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү
Слайд №8
Дәреслек, № 1, 82 бит
Дәреслек, №2, 82 б.
Парлап эшлиләр
Үзара тикшерү: бер-берсе белән дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр
Үзлектән эшлиләр
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану.
Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
2.Дәреслек белән эш: № 3, 83 бит
-
Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.
Слайд №9
-
Эш дәфтәре.74 бит № 3.
Кирилл и Мефодий интернет ресурс.
Дәреслек 83,84 биттәге № 4,5,6,7
Слайд№12 Бүлүгә таблица .
Слайд №13 УЕН.
Мөстәкыйль рәвештә таякчыклар белән эшлиләр, бер - берсе белән чагыштырып дөреслеген тикшерәләр
Мөстәкыйль эшлиләр.Укытучы биргән "Ачкыч" белән тикшерәләр
Слайд №11
Күзләргә гимнастика
Коллектив белән укытучы җитәкчелегендә эшлиләр.
Телдән бүлүгә, тапкырлауга мисал чишәләр.
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Слайд №15
Дәрес башында нинди максат куйган идек?
- Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?
- Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?
- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?
- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?
Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя:
- Үзегезгә билге куегыз, ә аннары бергәләп киңәшербез.
3 кә бүлү гамәле белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә
Укучыларның җаваплары
Слайд №17
Рәсемле рефлексия:
"Кәеф" - укучылар үз кәефләрен, халәтләрен чагылдырган рәсемне сайлап алып, дәфтәрләренә ясыйлар
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
VII. Өй эше.
Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару
Өйгә эш бирү.
84 нче бит №9, № 10
Әйләнмәле мисаллар яз,3кә бүлү таблицасын ятларга