- Учителю
- Урок татарского языка для 8 класса «Татарстанга рәхим итегез!»
Урок татарского языка для 8 класса «Татарстанга рәхим итегез!»
Тема: Татарстанга рәхим итегез!
Максат: 1. Укучыларның сөйләм телен баету;
2. Тәрҗемә итү күнекмәләрне арттыру;
3. Туган як табигатенә, Ватанга мәхәббәт хисләре уяту.
Җиһазлау: ТР символикасы: герб, гимн, байрак.
Файдаланган әдәбият: "Татарча да яхшы бел" 8 сыйныф Р.Р. Нигъмәтуллина
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
-
исәнләшү
-
дежур укучы белән әңгәмә
2. Алган белемнәрне актуальләштерү.
-
сүзлек диктанты:
-Родной край, нестерпимая тоска, сильно тоскую, Родина, долгожданная Победа, разные страны, не хватает воздуха, не уезжай из родного края, человек тоскует, чужие страны.
-
өй эшен тикшерү
а) сорауларга җавап бирү
-Лирик герой нинди чит илләрдә булган?
-Чит җирләрдә йөргәндә, ул бигрәк тә туган ягының нинди урыннарын сагына?
б) эй-ар- гайд структурасы(+ яки-)
БАШТА(ДО)
ФИКЕРЛӘР
СОҢЫННАН
(ПОСЛЕ)
-
Кеше туган илне сагына
-
Туган илдәге кебек матурлык беркайда да юк.
-
Аккош күле иң сихри күл
-
Кеше өчен үз иле иң изге, иң кадерле, иң гүзәл.
-
Ир кеше өйгә кайтуын ышана.
-
Чит илләр матур булса да, туган ягың иң якын, яхшы.
-Үз фикерләрегезне билгеләгез!
-Фикерегез үзгәрдеме?
-Кайсы фикер үзгәрде?
3. Яңа тема өстендә эш.
1) дәрес темасын һәм максатын бирү
2) сүзлек өстендә эш
-уңдырышлы- плодородная
-чыгарыла- экспортируется(вывозится)
-табигый- естественный (природный)
-байрак- знамя (флаг)
-кояш җирлегендә- на фоне солнца
-
"Татарстан" хикәясе өстендә эш
а) кереш уку( бирелгән сүзләрне кертү)
б) чылбыр белән уку
в) тәрҗемә итү
4.Текстны аңлаганны тикшерү.
-
конэрс структурасы (4 почмакта):
Татарстанның табигате
Татарстанның кешеләре
Татарстанның символикасы
Татарстанның байлыгы
5.Ныгыту.
-
сорауларгы җавап бирү:
Татарстан Республикасының мәйданы күпме?
Аның табигате нинди?
Татарстанда нинди табигый байлыклар бар?
Республикада нәрсәләр үстерелә?
Татарстанда ничә миллион халык яши?
-
русчадан- татарча тәрҗемә итү:
-флаг, гимн, площадь, земля Татарстана, богатство, леса, реки, народы республики, сила, дружба народов.
6.Ныгыту.
1) ТР дәүләт символлары турында сөйләтү
-
Өй эше 9 күнегү 71 бит- ТР турында хикәя төзү.
Татарстан Республикасының
Мәгариф һәм фән министырлыгы
Чүпрәле муниципаль районы
Хорновар-Шигали урта мәктәбе
Татарстанга рәхим итегез!
темасына 8нче сыйныфта бирелгән татар теле дәресе
МБОУ "Хорновар-Шигали урта мәктәбе"
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алексеева О.А.
Хорновар-Шигали авылы, 2014 ел