- Учителю
- Мастер - класс по татарскому языку на тему 'Хәзерге заман хикәя фигыль' (3 класс)
Мастер - класс по татарскому языку на тему 'Хәзерге заман хикәя фигыль' (3 класс)
Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр урта гомумбелем мәктәбе
Тема : Хәзерге заман хикәя фигыль.
Кабатлау дәрес.
3А сыйныфында татар теленнән мастер - класс.
Әзерләде :
1нче квалификацион
категорияле укытучы
Биктова Р.Р.
2015ел,декабрь
Тема : Хәзерге заман хикәя фигыль.Кабатлау дәрес.
Максат: 1) Хәзерге заман хикәя фигыль турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, камилләштерү;
2) Кышкы табигатьне күзәтү, соклану, матурлыкны күрә белә хисе тәрбияләү.
3) укучыларда бер - берсенә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре :
ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану.
КУУГ:карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.
ТБУУГ: танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;.
РУУГ: фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү, коррекцияләү;