- Учителю
- Рабочая программа по чтению (родной язык)
Рабочая программа по чтению (родной язык)
Каралды Килешенгән Раслыйм
Башлангыч сыйныф
укытучыларының Укыту эшләре буенча Мәктәп директоры
мәктәп методик берләшмә директор урынбасары _____ ___Э.З. Госманова
җитәкчесе Э.М. Тухбатуллина Г.Р. Гатина Приказ № --
Беркетмә № --- « » август 201 --- ел « » август 201 -- ел
«----» август 201--- ел.
ТР Сарман муниципаль районы "Сарман гомуми урта белем бирү мәктәбе"
муниципаль белем бирү бюджет учреждениясе филиалы
"Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Әдәби укудан
эш программасы
2 нче класс
Сулейманова Миләүшә Марат кызы, беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Каралды
Мәктәп педагогик советы
утырышы беркетмәсе № ---
-- август 201 - ел
2015 - 2016 нче уку елы
Әдәби уку буенча
укыту-тематик планлаштыру
Сыйныф -2
Сәгатьләр саны: барлыгы - 102 сәгать; атнага - 3 сәгать.
Эш программасы Федераль базис укыту планы һәм Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, 2008; Башлангыч гомуми белем бирү программаларына.Татар һәм рус телләре. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010; үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспектива» концепциясенә; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган «Уку китабы» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. II - кисәктә. / Р.Г.Ягъфәрова.- Казан:Татарстан китап нәшрияте, 2014 дәреслеге белән тәэмин ителгән.
«Сарман гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБББУнең 2014-2015 нче уку елына укыту планына нигезләнеп эшләнде.
Дәреслек -Уку китабы: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә.1 нче кисәк/( Р.Г.Ягъфәрова.- һ.б.,рәссамы О.Покалёва).-Татарстан китап нәшрияты, 2014.
- Уку китабы: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә.2 нче кисәк/( Р.Г.Ягъфәрова.- һ.б.,рәссамы М.Покалёв).-Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Аңлатма язуы
Әдәби уку фәненнән 2 нче класс өчен киңәйтелгән эш программасы нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа" сына нигезләнеп төзелде \1 - 4 нче сыйныфлар\Төзүче-авторлары: Ч.М.Харисова,Г.Р.Шакирова. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2013 һәм 2015-2016 нче уку елына Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Сарман гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү бюджет учреждениясе филиалы "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" укыту планына нигезләнеп төзелде.
Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган «Уку китабы» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. II - кисәктә. / Р.Г.Ягъфәрова.- Казан:Татарстан китап нәшрияте, 2012 дәреслеге белән тәэмин ителгән.
Эш программасы укыту планы нигезендә елына 102 сәгать, атнасына 3 сәгать исәбеннән төзелгән.
Искәрмә: «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү учреждениесенең «Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында» гы 25 нче август 2014 нче елда педсоветта каралган (беркетмә №1), мәктәп директоры тарафыннан 2014 нче елның 2 нче сентябрендә чыккан 84 нче санлы Приказы белән расланган нигезләмәнең 5.3 пунктына таянып, дәресләр бәйрәм һәм каникул көннәренә туры килү сәбәпле, 3 нче сыйныфында дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә үтәлә.
Уку - сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку - шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы - укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге - укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмә-тенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.
Максат һәм бурычлар:
Баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
Төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
Яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
Әсәрне уку - аның "серенә" төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
Әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
Укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
Әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
2 нче сыйныфны тәмамланган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр.
1.Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп, кычкырып һәм укып белү.
2.Шигырьләрне сәнгатьле уку.
3. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау,төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.
4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.
5.Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләтү.
6.Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.
7.Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру,алымнарын таба белү.
9.Сүзлекләрдән файдалану.
Укучы белергә тиеш:
*2-3 татар классигының исемен;
*2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
*баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:
-
Китапның төрле элементларына карап,эчтәлеген билгеләү,;
-
Сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу
2 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү
«5» (бик яхшы )
- дөрес уку, укыганның эчтәлеген аңлау;
- I яртыеллыкта иҗекләп, кыска сүзлерне бөтен килеш уку, тизлеге минутына 40 сүз;
- II яртыеллыкта салмак, сүзләп уку ( читен сүзлерне генә иҗекләп уку), уку тизлеге - минутына 50 сүз, авазларны, сүзләрне ачык әйту, сүздәге авазларны, иҗекләрне бозмый, урыннарын алмаштырмыйча уку;
- сүз басымын дөрес кую, җөмлә азагындагы тыныш билгесенә карата пауза һәм интонацияне саклау;
- укытучыныц соравына тексттан жавап таба белу, укылган текстның һәм аның иллюстрацияләренең эчтәлеген эзлекле рәвештә сөйләп биру;
- яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белу һәм сәнгатьле сөйләү.
«4» (яхшы)
- әсәрнең төп эчтәлеген аңлау;
- 1 нче яртыеллыкта салмак, тулы сүзләп (читен сүзләрне иҗекләп) уку, тизлек - минутына 40 сүз;
- 2нче яртыеллыкта салмак, тулы сүзләп (читен сүзләрне иҗекләп), минутына 50 сүз уку; басым куюда, җөмлә ахырында пауза ясаганда һәм интонация сайлаганда, 1 - 2 хата булырга мөмкин;
- укылган текстның эчтәлеген дөрес сөйләү, укытучы сорауларына дөрес жавап бирү, сөйләүче узе яки укытучы ярдәме белән генә төзәтерлек төгәлсезлекләр булырга мөмкин;
- шигырьне яттан белү, ләкин сөйләгәндә сүзләрнең урыннарын алмаштыру, хаталарны жиңел һәм мөстәкыйль төзәтү.
«З» (канәгатьләнерлек)
- укылган текстның эчтәлеген укытучы ярдәмендә генә аңлау;
- 1 нче яртыеллыкта өзек-өзек, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтен килеш) уку, уку тизлеге минутына 30 сүздән ким түгел;
- II нче ярыеллыкта салмак, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтен килеш) уку, тизлек - минутына 40 сүз, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, урыннарын алмаштыруга 3- 5 хата бүлү, сузләр, жөмләләр арасында пауза сакламау;
эчтәлекне сөйләгәндә, текстгагы эзлеклелекне югалту, сөйләм хаталары һәм аларны укытучы ярдәме белән генә төзәтү;
- шигырыне яттан белү, сөйләгәндә текстның ныклы өйрәнелмәгәнлеге ачыклану.
«2» (начар)
- укылган текстның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә аңлый алмау;
- 1 нче яртыеллыкта херефләп уку, уку тизлеге - минутына 25 сүз;
- II нче яртыеллыкта өзек, иҗекләп, хәрефләп уку элементларын кертеп уку; уку тизлеге - минутына 35 сүз, укыганда иҗеклерне алмаштыруга, төшереп калдыруга 6 дан артык хата булу, сүзләр һәм җөмләләр арасында паузаны сакламау;
- укытучы сораулары ярдәме белән дә эчтәлекне сөйли алмау;
- яттан сөйләгәндә эзлеклелекне бозу, текстны тулысынча әйтә алмау..
Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.
Шәхси нәтиҗәләр.
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- "Гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", "башкаларга карата түземлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Предметара нәтиҗәләр.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
- Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү
- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
- Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
- Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- Парларда эшли белү.
Эш формалары:
- фронталь;
- парлы;
- группада;
- индивидуаль.
Алымнар:
- практик;
- иллюстратив аңлату;
- өлешчә эзләнү;
- күзәтү.
Чаралар:
- техник чаралар;
- модельләр һәм таблицалар;
- рәсемнәр;
- дидактик материаллар.
Диагностика формалары:
- дөрес һәм аңлап укуны тикшерү - 1.
Программа эчтәлеге.
Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү (70 сәгать)
1 нче сентябрь - Белем көне. Г. Тукай. Сабыйлар җыры. Дәрдемәнд. Балалар, әйдә мәктәпкә! Н.Думави. Мәктәп. М. Га-лиев. Сентябрь. Ә. Гаффар. Кырмыскалар өе.
Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! Б. Рэхмэт. Алтын безнең җир. 3. Туфайлова. Туган ил. Э. Мөэминова. Туган телем. С. Гаффарова. Песи малае Әнәс. Ш. Галиев. Җирдә миңа ни кирәк?
Туган телем - татар теле, Ватаным-Татарстан. С.Хэким. «Республикам минем, Татарстан...» М.Гафури. Ана теле. М. Галиев. Танышу нидән башлана? Г.Бэширов. Нинди ул Татарстан? И.Юзеев. Татарстаным. Г.Ахунов. Казан - Татар-станның башкаласы. Ватан. Р. Рэкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан!
Кырлар буйлап уңган көз йөри. Г. Тукай. Көз. Г. Галиев. Җимеш бакчасында. 3.Мотпаллапов. Башак җыйганда. М.Гафури. Хушыгыз, кыр казлары! С. Сүнчэлэй. Күңелсез көн. К. Тэхау. Көзге урман. Г. Рэхим. Көз йөри.
Гаиләмне бик яратам. М. Җэлил. Бишек җыры. С. Җәлэл. Ана мәхәббәте. X. Халиков. Без ничәү? Р. Мингалим. Канат-ларың булса... М. Әхмэтпҗанов. Кирәк. Р. Миңнуллин. Менә шундый кеше ул! Хыялый хикәят. Сак-Сок. Ш. Галиев. «Сак-Сок» бәетен тыңлаганда. Р. Мингалим. Иң зур кеше. Әкият. Су иясе.
Әдәп башы - матур гадәт. Л. Васильева-Гангнус. Малайлар, кызлар. Ә. Бикчәнтәева. Өстәл янында. X. Халиков. Хәерле иртә! 3. Әхмәров. Шулай да булгалый. Р. Ишморатова. Яңа чана. Ф. Яруллин. Хикмәтле сүз. А. Әхмәт. Минеке, тимә! 3. Әхмәров. Әләкче. Ә. Бикчэнгпәева. Телефоннан сөйләшү. А. Әхмәт. Ай-һай! Ә. Бикчәнтәева. Тәмле сүз. Н. Каштанов. Ярдәм. Р. Вәлиева. Үсмәгән эле ул. Ф. Яруллин. Кояштагы тап. Дәрдемәнд. Өч угыл. А. Шамов. Иди кадере.
Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың. М.Гафури. Балалар эше. И. Туктар. Нилектән икән? Ш. Галиев. Уң кул белән Сул кул. Әкият. Ялкау малай. Г. Бәширов. Үзебез карап үстерәбез. Әкият. Бүләк кемгә? Р. Төхфәтуллин. Каз өмәсендә. Г. Хисамов. Үз юлыңа чыктың, хуш, балам!
Аксакал кыш. М. Галиев. «Урманнар артыннан...» Песи баласы һәм кар бөртеге. Б. Рәхмәт. Кыш килде. Г. Бәширов. Чана шуу. Җ. Тәрҗеманов. Һай, Кыш бабай... А. Хәсән. Кыш бабай бүләк өләшә. 3. Моталлапов. Без бәләкәй чакларда... К. Ушинский. Кыш ачуланды. Р. Корбан. Суык көндә. И. Туктар. Җем-җем!.. Чвик!.. Җ. Дәрзаман. Яңа чана яңа шул.
Курыкма, тимим! Ш. Галиев. «Курыкма, тимим!» Ә.Баян. Рәхмәт очен түгел. Г. Хәсәнов. Куян. Г. Ратауллин. Керпе. Ф. Яруллин. Хәтерсез күке. Ә. Баян. Үкенеч. Г. Тукай. Кошчык. К.Тәхау. Кошларга ярдәм итик. Ә. Бикчәнтәева. Сойкемсез песи. Ш. Галиев. Балачак әтәчләре чакыра. Г.Хафизова. Күңел күзе. Э.Шәрифуллина. Алтын балык.
Иң йомшак куллар - әни куллары. Әни. Р. Миңнуллин. Әни кирәк! С.Рәхмәтуллин. Дәү әни. Дүрт кыз. К.Булатова. Әниемнең кызы юк бит. И.Туктар. Өлгер. Р.Вәлиев. Кояш кебек. Й.Шәрипова. Тылсымлы елмаю.
Яз бигрәк шук икән... Ә.Бикчәнтәева. Март аенда. К.Махов-ский. Язгы авазлар. Ә.Бикчәнтәева. Апрель ае. Кошларны каршы алыйк! Б.Рәхмәт. Яз килә. Ә.Кари. Минем кунагым. Ф.Хөсни. Авылда яз. Г. Хәсәнов. Беренче күк күкрәү. Г. Афзал. Язгы яңгыр. Г.Тукай. Һәркем эштә. Ф.Зариф. Татлы җәй. К.Ушинский. Дүрт теләк.
Рәхмәт сезгә, ветераннар! X.Халиков. «Буыннардан-буын-нарга...» Э.Мөэминова. Моңсу бәйрәм. 3.Моталлапов. Балачакка кайту. Ьәйкәл.
Халык авыз иҗаты. Санамышлар. Эндәшләр. Тизәйткечләр. Такмаклар. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Әкиятләр. Дәрдемәнд. «Әни, әкият сөйләче...» Дүрт дус. Әтәч ничек көлкегә калган. Зөхрә кыз. Кари\т һәм Су анасы........
Күренекле әдипләребез иҗаты. Г.Тукай .Эш беткәч уйнарга ярый. М.Гафури. Кыр казы. Г Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. М.Җәлил. Чишмә.Имән.
Яттан сөйләү өчен әсәрләр:
Габдулла Тукай. Туган тел. Муса Җәлил. Кечкенә дуслар.
Ш.Галиев. Җирдә миңа ни кирәк. Роберт Миңнуллин. Әни кирәк.
З.Туфайлова. Туган ил Габдулла Тукай. Карлыгач.
Мәҗит Гафури. Чикерткә белән кырмыска. Гали Хуҗи. Яз.
Шәйхи Маннур. Яратам. Абдулла Рәхмәт. Кышкы матурлык