- Учителю
- Общешкольное мероприятие для 1-11 классов 'Посвящается ветеранам тыла'
Общешкольное мероприятие для 1-11 классов 'Посвящается ветеранам тыла'
Мэктэптэн тыш чара 1-11 сыйныф укучылары очен.
Жину бэйрэмене 70 еллыгына багышлана.
"Җиңү көне җиңел бирелмәде"
Медаль тапшыру тантанасы.
А.Б: 1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды!
« Фронтка кучтэнэч» Фолклор чыгышы.
А.Б: илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды. Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип Тэкэнеш авыл жирлегеннэн 5 авылдан 392 кеше кеше фронтка киттехэм шунын 262 се кире эйлэнеп кайтмады. Тубэн Тэкэнеш аылыннан 165 кеше китеп 89 эйлэнеп кайтмады, Урта Тэкэнештэн 41 кеше китеп 36 сы сугыш кырларында ятып калган, Югары Тэкэненш авылыннан 72 кеше китеп 54 кеше эйлэнеп кайтмаган. Тубэн Очадан 70 кеше китеп 52 се улеп калган, Яна Оча авылыннан 44 кеше китеп 31 уле калган. Бу жирдә яшәвебез белән без алар алдында бурычлы. "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас".
Авыл җирендә бары картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен авырлыкларны җиңеп алар "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дигән лозунг астында эшлиләр. Колхозлар хәрби шартларда эшләүгә күчерелә. Аларнын эш сәгате 18әр, хәтта 20шәр сәгатькә сузыла. Беркем дә авырсынмый, беркем дә сыкраймый.
А.Б: ир-атлар сугыш кырларында батырларча көрәшкәндә, тылда калган карт-коры, хатын-кызлар, үсмер балалар җиңүгә үз өлешен кертте: көнне төнгә ялгап, завод- фабрикаларда эшләде, үзе ач килеш фронт өчен икмәк үстерде, төн йокламый оекбаш- бияләйләр бәйләде, терлек үстерде, кием текте... Алар да фронтның алгы сызыгында булды. "Бар нәрсә фронт өчен, барысы да җиңү өчен" - тыл батырларының девизы менә шулай иде. Буген бездэ сугыш вакытында армый -талмый хезмэт иткэн, сугыш хэм тыл ветераннары кунакта.
Э хэзер сузне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановка суз бирэбез.
-Медалльлэр тапшыру.
-
Күзләремә тирән эзен салган
Сугыш елларының шәүләсе.
Мәңгелеккә шаһит булып калды
Ятимлекнең кара пәрдәсе...
-
Йөзләремә сарылып, сеңеп калган
Үткән авыр еллар сулышы.
Төшләремә кереп эзәрлекли
Аерылуның ачы сагышы.
-
Йөрәгемне авыр яралады
Язмыш сынаулары ул чакта
Сагыш- моңнар, кайгы- хәсрәтләрем
Юлдаш булды миңа һәрчакта...
-
Күңелемдә яши төер булып
Сугыш йоткан авыр балачак.
Күзләремә кунган моңсу караш
Гомерем буе озата барачак.
Жыр.
А.Б сүзе: Сугыш чоры балалары... Аларның да инде иң-иң кечкенәсенә 65-70 яшь. Вакыт аяусыз. Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз әкрен-әкрен арабыздан китеп баралар. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны!
-
Сабый гына идек ул елларда,
Җирләр сөреп, иген икмәдек.
Әткәйләрне сагнып елый-елый
Чүп утадык, башак чүпләдек.
Торып "кояш белән" көянтәләп
Су ташыдык тракторларга.
Йотып ачлык хисен, юандык без,
Тургай моңын тыңлап кырларда.
-
Тулпар атлар киткәч яу кырына
Үгез-тана керде тәртәгә.
Күпме малай үгез "дулавыннан"
Үксегәндер язгы иртәдә?!
-
Әниләр, әбиләр, без- үсмерләр
Урак урдык, бергә ярышып.
Истәлеккә кәкре урак эзе
Бармакларда калды ябышып.
-
Урган учмалардан көлтә бәйләп,
Сосланнарны бик күп тездек без.
Көнне төнгә ялгап, кырда эшләп,
Якынайттык җиңү көнен без.
Әле генә без тыңлаган шигырь юллары "Белеп үстек икмәк кадерен без" дигән шигыреннән иде. Икмэк тэменэ туя алмыйча яшэгэн апалар бүген бездә кунакта.
-
Сугыш чоры балалары дибез... Бүген бездә кунакта сугыш мәхшәрләрен үз башыннан кичергән абый бар. Апалар утыра.Аның да яшь буынга әйтер сүзе бар. Хэзер эйтергэ телэгэн кешелэргэт суз бирэбез.
Йомгаклау. Әйе, совет халкының үз-үзен аямыйча көрәшүе нәтиҗәсендә генә бу коточкыч сугышта безнең илебез җиңү яулады. Бик күп корбаннар аша гына җиңү таңы туды. Бик көттереп туды ул 9 май- җиңү таңы. Боларны онытырга безнең хакыбыз юк. Хакыбыз юк! Батырлар даны мәңгелек!
Алып баручы: хөрмәтле авылдашларыбыз - сугыш һәм хезмәт тыл ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана - Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр, Сезгә дан һәм мәдхия җырлар, Сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен, бу тантанага жыйдык.
-
Һәр чак безгә кояш көлеп карый,
Һәр чак зәңгәр безнең күгебез.
Без - яшь буын.
Иң бәхетле буын-
Дары исен белми күбебез
-
Әмма ул ис безнең канга сеңгән,
Әтиләрдән күчкән кан аша.
Ул еллардан без күрәбез әле
Нур уйнаган язгы таң аша.
-
Онытмадык илнең яраларын,
Тарих инде болар димәдек.
Сугышларның авыр хатирәсен
Йөрәкләргә салып төенләдек.
-
Аларны без кабат ишетмәбез,
Акыл барда, куәт, аң барда.
Без яшь буын, без - бәхетле буын
Жыр.
Картаймагыз эле ветераннар,
Сезнен алда без бик бурычлы.
Сезгэ тиеш бит эле бик куп язлар,
Сезгэ тиеш эле би куп назлар
" Син кайтмадын" жыры.
1 Бүгенге азат, бәхетле тормышыбыз өчен безнең әби -бабаларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкәннәр. Мәсәлән, шулар арасында бүгенге көндә исән-имин яшэуче ветераннарыбыз безнен арада.
А.Б. Фронтны икмэк, кием-салым белэн тээмин итеп
торган хормэтле апалар, аналар!
Без сезгэ сокланабыз. Жинугэ керткэн олешегез эйтеп бетергесез зур. Рэхмэт Сезгэ!
А.Б
Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкэгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын кутэрергэ,
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнен сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге-мэнге хэйран калырлык.
А.Б.
Уткэнен утлы елларнын
Искэртеп ата таннар;
Уткэнне искэ алырга
Жыела ветераннар.